16+

Мунча иясен күргәч, чәчем агарды

Төне буе керфек тә какмыйча, калтыранып чыктым. Икенче көнне, хәтта, урамга чыгарга да курыктым.

Мунча иясен күргәч, чәчем агарды

Төне буе керфек тә какмыйча, калтыранып чыктым. Икенче көнне, хәтта, урамга чыгарга да курыктым.

... Икенче курсны тәмамлап, авылга әти-әни янына каникулга кайттым. Көндез ике трактор печән кайтартканнар иде.  Шуны лапас башына урнаштыра-урнаштыра, ярты төн булган. Тузанга баткан эшчеләре өчен әни мунчаны ягып җибәрде. Кечкенә чактан ук мунчага үзем генә керергә курка идем. Гел олы апай белән йөрдек. Әмма бу юлы ул шәһәрдә калды.

 Сыер савасы, малларны карыйсы бар, үзең генә кер, дип, әни мине үземне генә кертеп җибәрде. Ләүкәгә утырып, чәчләремне юдым, коендым, бермәлне күземне ачсам, әни кергән дә, миңа аркасы белән басып тора. Өстендә озын халат, башы сөлге белән уралган.

Мин юынуымны дәвам итеп, аның белән сөйләшә башладым, ләкин ул җавап бирмәде. Аңа борылып карадым һәм шунда халат кигән бу сурәт алга таба атлады да, диварга кереп китте. Мин бар тавышка кычкырып җибәрдем, ишек тоткасына килеп тотындым, үземә тарта башладым. Янәсе, бу җенне кире кертмим. Шулчак теге нәмәкәй миңа таба борылды, шунда аның йөзе юклыгын күрдем.

Бар тавышка кычкыруыма мунчага әни йөгереп керде, ишекне ачмакчы булып, икенче яктан тарта башлады. Ә мин ишекне эчке яктан тартам. Шунда гына әни, бу мин, ач ишекне, диде.

Төне буе керфек тә какмыйча, калтыранып чыктым. Икенче көнне, хәтта, урамга чыгарга да курыктым. бөтен почмакта теге йөзсез шәүлә мине сагалый сыман иде. Әнием чәч бәйләмемнең агаруын күргән. Күрше әбигә үзем белән булган хәлне сөйләгәч, син мунча иясен күргәнсең, ул төнге уникедән соң мунча керергә бара, ә син аңа комачаулагансың. Бөтен кеше мунча кереп чыкканнан соң, ләүкәдә бер тустыган кайнар су калдырырга кирәк. Шулай итсәң, мунча иясе йорт хуҗаларына рәхмәт укыр, кергәндә тамак кырырга кирәк, диде. Шуннан соң догалар укып, мине өшкерде. Тынычланып киткәндәй булдым, әмма моннан соң беркайчан да төнге уникедән соң мунчага кермәс булдым. Юынырга барсам да, апай яки әнине ияртә идем.
Сезнең дә мунча иясен күргәнегез бармы? 

Айгизә Гомәрова

Фото: https://www.pexels.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди мунча иясе булсын инде,җеннар була ул вакытта.Икенче төнлә борчып йормас өчен куренгән берсе,әнисе суратенда.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мунча иясендэ,абзар иясендэ кургэнем бар.Хэр жирнен узенен иясе була.Кыямэт конендэ кешелэр женнэрне курерлэр дип КОРАНда язылган

      Мөһим

      loading