16+

Муса Галләмов - ювелир! Котлыйбыз!

Халыкара класслы спорт остасы Муса Галәммов сөенечле хәбәр: көрәшченең дүртенче баласы туган!

Муса Галләмов - ювелир! Котлыйбыз!

Халыкара класслы спорт остасы Муса Галәммов сөенечле хәбәр: көрәшченең дүртенче баласы туган!

Муса Галләмов, көрәштә генә түгел, әти буларак та чын мәгънәсендә ювелир икән. Чөнки бүген аның дүртенче кызы дөньяга килде. Тормыш иптәше Эльмира белән алар Әдилә, Әмирә, Ясминә исемле кызлар үстерәләр иде. Билгеле булганча, бүгенге көндә Муса гаиләсе белән Лаешта яши һәм Лаеш районы командасы өчен чыгыш ясый. Кызларына 10, 5 һәм 3 яшь. Дүртенче кызлары Лаешта туган. Муса безгә хәбәр иткәнчә, кече кызларына Эмилия исеме кушарга җыеналар.

Беренчедән, котлыйбыз! Икенчедән, балаларының исән-сау булсын! Әлбәттә, малай да теләп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X