Тагын бер кызыклы факт – шагыйрьнең әнисе мулла кызы булган. «Әни хуҗабикә иде. Мулла кызы, 1928 елда рактан үлде», – диелгән документта. Муса Җәлилнең автобиографиясеннән бу мөһим фактлар шагыйрьнең кечкенәдән әнисеннән дини тәрбия алганлыгы турында сөйли.
Муса Җәлилнең әтисенең абыйсы кулаклыкта гаепләнелгәне дә күпләр өчен яңалык. «Туганнарым арасында чит илгә китүчеләр юк. Әтиемнең абыйсы 1930 елда озатыла. Бу хакта мин ишетеп кенә беләм. Аның белән беркайчан да элемтәгә кергәнем булмады», – дигән ул автобиографиясенең ахырында.
Документлар арасында Татар дәүләт опера театры хезмәткәрләре өчен кадрлар исәбе алып бару кәгазе дә бар. Анда да Муса Җәлилнең биографиясе чагыла. Ул тормышына, эшенә кагылышлы 37 сорауга җавап биргән. «Театр хезмәткәрләре арасында эшегезгә кем эшлекле характеристика бирә ала?» дигән сорауга Муса Җәлил Башкорт опера театры режиссеры Бакировны, Киев опера театры директоры Аркановны, Мәскәү драма театры сәнгать җитәкчесе һәм директоры Каверинны атаган. Күренгәнчә, шагыйрьнең сәнгать өлкәсендә дә танышлары, дуслары шактый булган. Документта Муса Җәлилнең Казандагы төгәл адресы да күрсәтелгән: Поле Ершов урамы, 2/1, 19нчы фатир.
«Хәлем шулайрак булды»
Россия Федерациясе Архив фондының Дәүләт уникаль документлар реестрына кергән документлар арасында Муса Җәлилнең ТАССР Югары Советының президиумы рәисе Г.А.Динмөхәмәтовка язган хатлары да саклана.
Хатның берсен шагыйрь Мәскәүдән хәрби хезмәткә киткәнче язган. «Шушы ике көндә Көнбатыш фронтта хәрәкәттәге армиягә китәм. Приказ көтәм. Фронттан сезгә язып торачакмын. Хушыгыз, кайнар сәлам белән сезнең Муса Җәлил», дигән ул хат азагында. 1942 елның гыйнварында Муса Җәлил соңгы тапкыр Казанда була. Шәһәрдә аның хөрмәтенә озату кичәсе оештыралар. Хатта Муса Җәлил шул кичәне тасвирлый, иҗатташ дусларының ышанычын аклар өчен, барысын да эшләргә әзер булуын белдерә. Татар телендә язылган бу хатында шагыйрьнең ни дәрәҗәдә тыйнак булуын да күрергә була. «Мондый матур кичә җыеп, анда Имаметдинов һәм Кутуйның миңа карата артык зурайтып речь сөйләүләреннән миңа, әлбәттә, бик уңайсыз булды. Мин моның өчен бик борчылдым, бик уңайсызландым. Оялып, кая керер тишек тапмый аптырап утырдым. Чөнки артыграк мактап, артыграк куертып җибәрделәр. Шулай да, иптәшләремнең миңа шундый җылы карашы һәм чын күңелдән әйткән теләкләре мине бик дулкынландырды. Семьям мин юкта хөкүмәт кешеләре тарафыннан үзенә зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелгәнен сөйләде. Моның өчен шулай ук сезгә рәхмәт укыйм», – дип мөрәҗәгать иткән шагыйрь Динмөхәмәтовка.
Икенче бер хат шулай ук кызыклы, анда шагыйрьнең җаваплы булуын күрергә була. «Динмухаметов ага! Бер нәрсә өчен сез мине зинһар, гафу итә күрегез! Мин сезгә 600 сум бурычлымын, ләкин һаман шуны бирә алганым юк. Киткәнче, ничек тә акча ала алмадым. Иптәшем Әминәгә курстан язган идем. Ул бер акча алганда сезгә барып, туры китерә алмаган. Аннан тагын тотып бетергән. Ул шушы көннәрдә Татгосиздаттан алачак һәм шунда ук сезгә китереп тапшырыр. Сез мине болай озак тоткан өчен кичерегез инде. Хәлем шулайрак булды. Сәлам белән Муса. 1942 ел, 23 гыйнвар», – диелгән хатта.
Комментарийлар