16+

Татар җырына дан!

Әлеге саллы хезмәтнең ничек башкарылуы турында “Мәйдан” телеканалының директоры Диана Рифхәт кызы Сафиуллина белән сөйләштек.

Татар җырына дан!

Әлеге саллы хезмәтнең ничек башкарылуы турында “Мәйдан” телеканалының директоры Диана Рифхәт кызы Сафиуллина белән сөйләштек.

"Мәйдан" телеканалы үз репертуарын мәгънәле җырлар белән яңарту, баету максатыннан 15 клип һәм 150 сәхнә язмасы төшерде. 

- Диана Рифхәтовна, 15 клип һәм 150 сәхнә язмасы төшерү идеясе ничек барлыкка килде?

- Беренче чиратта, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт белдерәбез. Клиплар төшерү эше нәкъ аның сүзләреннән соң башланып китте. Бер киңәшмә вакытында Президентыбыз татар телендәге видеоклипларның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын, аларның санын арттыру мөһимлеген әйткән иде. Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов - “Мәйдан” телеканалының актив тамашачысы. Бу хакта аның берничә тапкыр әйткәне булды. Билгеле, Президент әйткән сүзләр җиң сызганып эшләргә, яңа репертуар туплауга зур этәргеч ясады. Бу эштә безгә ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов ярдәм итте. Нәтиҗәдә зур эш башкарып чыктык: 15 клип һәм 150 сәхнә язмасы төшердек. “Мәйдан”, “ТНВ” һәм “ТНВ Планета” каналларының плейлистларын матур, мәгънәле җырлар белән баеттык. Клиплар һәм сәхнә язмалары 8 март көнне эфирга чыкты.

- Артистлар бу яңалыкны ничек кабул итте?

- Сөенеп кабул иттеләр, чөнки бу танылу һәм тамашчыга якынаю мөмкинлеге бит. “Мәйдан”, “ТНВ” һәм “ТНВ Планета” каналларын бөтен дөнья татарлары карый. Без йолдызларны, татар эстрадасының, татар сәнгатенең бөтен байлыгын дөнья буйлап сибелгән татарларга күрсәтәбез. Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге көндә “Мәйдан” телеканалын Россиянең 63 төбәгендә карыйлар. Ватандашларыбыз яшәгән һәр җирдә диярлек безнең телеканалны карарга була. Ә ТНВ телеканалы исә бөтен Россияне колачлый. Моннан тыш, безнең телеканалларны хәзер телефоннан да карарга мөмкин. Моның өчен телефонга ТАТ ТВР кушымтасын урнаштырырга кирәк. Хәзер күз алдына китерәсезме, бер артистны күпме кеше карый?! Шуңа да безнең проектларда катнашырга теләүче җырчылар бик күп.

- Татарда артистлар бихисап. Барысын да төшерү мөмкин түгелдер. Клипта төшүче җырчыларны ничек сайлап алдыгыз?

- Сайлау эше бик җентекләп башкарылды. Болар - татар җыр сәнгатенең иң яхшы тавышларының берсе. Клип төшерәсе җырларны сайлаганда, без җырчыларның тавыш сыйфатына игътибар иттек. Аларның күбесе яхшы тавышлары булып та, танылып китә алмаган яшь талантлар. Бу клиплар аларга чираттагы баскычка менәргә зур ярдәм булсын иде. Икенчедән, тәҗрибәле артистлар арасында 200-300 җыры булып та, шуларның 5-6сына гына клип төшерүчеләр бар. Ә бит тамашачылар аларның башка җырларын да көтә. Билгеле, андый артистларны да проектыбызга алдык. Зәйнәб Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Рәнис Габбазов, Алинә Кәримова кебек талантлы артистлар белән беррәттән “Бик Шәп Мәйдан” бәйгесенең икенче сезонында җиңү яулаган моңлы башкаручы Гөлнәзирә Талиповага да клип төшердек. 

- Диана Рифхәтовна, бу эштә "Мәйдан" каналының иганәчеләре бармы?

- Әйткәнемчә, клипларны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәменнән башка тормышка ашырыла алмас иде. Комиссия җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтовка аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Башкарган эшебезне тамашачылар югары бәяләр дип ышанабыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading