16+

“Начальник ясарга теләделәр. Теләмәдем...”

Интернетта кемнәр белән генә танышмыйсың. Әллә нинди хикмәтле кешеләр бар. Адәм баласының күңел халәте үзгә, аның фикер йөртү мөмкинлекләре шундый зур. Үзебез дә сизмәстән алар дөньясы белән яши башлыйбыз.

“Начальник ясарга теләделәр. Теләмәдем...”

Интернетта кемнәр белән генә танышмыйсың. Әллә нинди хикмәтле кешеләр бар. Адәм баласының күңел халәте үзгә, аның фикер йөртү мөмкинлекләре шундый зур. Үзебез дә сизмәстән алар дөньясы белән яши башлыйбыз.

Яшерен-батырын түгел, без кайчак үзенчәлекле авторларны да шулай эзләп табабыз. Алар аннары безнең төп язучыларыбызга әйләнә дә куя. Үзенчәлекле авторларыбызның берсе Габдулла абый Исмәгыйлов белән дә шулай таныштык. 
– Мин ноябрьдә “чишенә” башладым. Хәзер минем яшерен серләр аз калып бара. Укучыларыма да кызыгым бетә инде. Сезне нәрсә кызыксындыра алыр, башка бер акыллы уй килми, – дип башлады ул очрашкач сүзен. 

– Габдулла әфәнде, моңарчы фикерләрегезне укучыларга тәкъдим иткәнегез булдымы? Сез төп белгечлек буенча кем?
– Камчаткадан алып Белоруссиягә чаклы СССРны ерып чыктым. Ял итеп түгел, эш белән. Артиллерист, штамповщик, агроном, комсомол секретаре, төзүче, шәһәрне яшелләндерүче, яшелчә совхозында да, Казанда беренче тимер ишекләрне уйлап чыгарып, шуларны куючы, евроремонт, бакчачы, ике оныгымның бабасы, тагы әллә кемнәр мин. Болай үзем кызыклы кеше. Мине белүчеләр, миннән начальник ясарга бик теләделәр. Мин теләмәдем. Квартира һәм бар нәрсәне үз кулларым белән генә эшләп таптым. Диннәргә ышанмыйм, ә Аллаһка ышанам. Мин ул темаларны өйрәндем.

– Язмаларыгыз бик кызыклы. Күптәннән язасызмы? Ник шулай “чишенә башларга” уйладыгыз?
– Эшсез читен. Тик ятмас өчен дача сезоны ябылгач, үземә кызык ясадым. Майда оныклар белән бакчага китәм. Торуларына көн дә кечкенә чиләк каен җиләге, көн дә мунча. Әйберләрне аз утыртам. Бик җиңел генә, дөньяны куаламыйча гына яшим...

– Габдулла агай, сездә тормыш тәжрибәсе шактый күренә. Ул язмаларыгызда да сизелә. Бу гыйлемнәр кайдан? 
– Гомерем буена укыдым. Кеше сүзенә ышанмыйм. Бер әйбер кызык тоелса, шуларны күпме таба алам, шулчаклы чыганактан барлыйм һәм анализлыйм. Рус, татар тарихлары бик күп ялганны үзенә сеңдергән. Аеруча, татарны начар, кыргый, надан итеп күрсәтү өчен шулай эшләнгән. Атны йөгәнләгән, ияр уйлап тапкан, бау ишкән, тәгәрмәчне уйлап чыгарып арба ясаган... Борынгы татарлар яшәгән җирләрдә хәтта кош сөягенә тишекләр ясап, шунда хайваннарның кылы кыстырылып теш шеткаларына чаклы табып алына.

–Телнең бөтен нечкәлекләрен тоеп язасыз. Моның чишмә башы кайдан икән?
– Мин татар гаиләсендә үскән, хатыным татар. 1500 елларга чаклы дип әйтерлек бабайларны беләм. Без Җәнибәк нәселеннән, ыру тамгасы өч япле тарак. Әти сарык бәрәннәренең колагына шул билгене сала иде. Колхозга биргән атның да янбашына шул тамга салынган булган.

– Бу тормышта нәрсәне кире кайтарып булмый дип уйлыйсыз?
– Ата-анага биреп җиткезә алмаган җылылыкны... Гафу үтенеп тә, алар исеменә хәер биргәндәй кыланып та, аларның өсләренә олы таш бастырып, чардуганнарын буяп та... Ул аларга кирәкми. Үткәннәрне кире кайтарып булса да, язмышымны үзгәртмәс идем. Бары тик әти-әниләргә игътибарлырак булыр идем.

– Киләчәк куркытмыймы? Оныкларыгыз өчен борчыласызмы? Сез нинди бабай?
– Мин бик яхшы бабай. Мин хәтта бакча юлларын калын тактадан дугалап ясап, ел саен аларны шлифовать итеп, салават күпере төсенә буйыйм, Йөзләрчә чәчәк үстерәм, һәм мин аларга чын матурлыкны күрсәтеп үстерәм. Бакчада да китапханәм бар. Кызыбыз рәсемнәре белән Казанда, Петербургта үз яшьтәгеләре арасында беренче урыннарны ала. Ике яшьтә башта барабан сорады, аннары скрипка... Шулай итә-итә хәзергә рәсемдә тапты үзен. Бәлкем, дизайнер булыр. Бу минем чик – миңа бернәрсә дә кирәк түгел. Бары тик оныклар исән булсын.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading