16+

«Начар, диләр, барып тормыйм...»

Театрда утырам. Тамаша башланырга 10-15 минут вакыт бар әле. Артта исә гүзәл ханымнар гәп­ләшә: кайсы спектакль шәп тә, кайсы театрга барырга кирәк.

«Начар, диләр, барып тормыйм...»

Театрда утырам. Тамаша башланырга 10-15 минут вакыт бар әле. Артта исә гүзәл ханымнар гәп­ләшә: кайсы спектакль шәп тә, кайсы театрга барырга кирәк.

«Мәңгелек буран» миңа бөтенләй ошамады, аңламадым». «Ой, «Хуҗа Насретдин»ны карый да алмадым, дустым: «Шәп», – дигән иде югыйсә». «Бию пә­рие»нә барсаң ярый менә, теге биюче артист турында икән, шәптер ул». «Декабрьдә Кырым татарлары килә, диләр. Барырга кирәк әле, начар булмас ул». «Сишәмбе ниндидер спектакль куялар, ди. 5-6 сәгатькә сузыла икән. Авылдашлар барган, ошаган, рәхәтләнеп ял итеп кайтканнар. Үзләре белән ашарга да алып килгәннәр, ресторанда да моның кадәр эчмәдек, диләр». «Әйе, барырга әле. Атна уртасына ник куйдылар икән инде аны?». «Сүнгән йолдызлар»ны беренче тапкыр карагач, шундый ошаткан идем, икенчесендә карадым, вапще ошамады, әниләр килгән иде, барып та тормагыз, дидем»... Кыскасы, татар театры репертуарындагы нинди спектакльләрне карарга ярый да кемнәрне карамас­ка кирәклеген аңлап кайттым. Дөрес, ханымнар чәйнәгән тамашаларның барысын да карадым үзем. Үзем карадым.

Бездә әнә шулай үзең күрмәгән нәрсәләр турында бәя бирү гадәте бар. Кайсыдыр язучының чираттагы әсәренә дә бәя шулай гына бирелә. «Укырга кирәк, яхшы әсәр, диләр» яки «Укымыйм да, бу әсәрне начар, диләр»... Ниндидер кино чыкса да шулай ук. Гайбәт тарала, субъектив фикер туплана, бер кешедән чыккан фикер төрлеләнә-төрлеләнә массачыл идеягә әйләнә. Кайдан килә мондый хәл – аңлый алмыйм. Гайбәт сөйләргә һәм тыңларга яратуданмы (әнә бит, артымда утырган ханымнарның шәп фикерләрен дә тыңлап утырдым), имеш-мимешләрнең күплегеннәнме, әллә «авторитет» яисә «классик»ларның сүзләренә ышануданмы? Ышанырга яратабыз бит, монысын да кире кагып булмый. Кеше белми сөйләмәс, диләрме әле?

«...Бу спектакльне әллә ни мактамаганнар иде үзе, шулай да килдем әле». «Юк, шәптер бу. Әнә бит теге артист та килгән карарга, юк-барга йөрмәс иде инде». «Эше юктыр инде йә гаиләсе юктыр, башка театрның спектакленә килмәс иде»...
Фикер алышу дәвам итә...

Ә Кырым татарлары куячак спектакльгә барырга кирәк әле. Начар булмас, диделәр бит...
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading