Шәһри Казан

Намаз вакытында көлеп җибәрүдән тәһарәт бозыламы?

Мөфти аңлатмасы

Әлеге сорауга җавап биргәнче, төгәлрәк булу һәм аңлаешсызлыклардан котылу өчен, “көлү” төшенчәсе белән бәйле кайбер күренешләргә ачыклык кертергә кирәк.

Шартлы рәвештә, көлүне, намазга йогынты ясау күзлегеннән караганда, өч төргә бүләргә мөмкин.

Синең яныңда утырган күршең ишетә алырлык дәрәҗәдә кычкырып көлү.
Көлү тавышы яныңда утырган күршеңә ишетелми, көлгәнеңне бары үзең генә тоясың.

Көлүгә илтүче йөз, ирен, күз торышы үзгәрү, әмма, асылда, бу көлү түгел. Әлеге күренеш елмаю дип атала, бу очракта бернинди дә тавыш чыкмый.

Югарыдагы әйтелгән күренешләргә карата хөкемнәр:

Хәнәфи мәзһәбе галимнәре намазда кычкырып көлү намазны да, тәһарәтне дә боза дигән бердәм фикердә тора. Намаз үтәлгән булып саналсын өчен, яңадан тәһарәт алырга һәм көлү сәбәпле бозылган намазны кабаттан укырга кирәк.

Көлүнең икенче категориясе бары намазны гына боза, тәһарәт бозылмый.

Намаз укыганда елмаю намазны да, тәһарәтне дә бозмый.

Дәлил:

Реклама

Иң беренче чиратта, оппонентлар файдасына дәлил сыйфатында кулланылырга мөмкин, әмма, хакыйкатьтә, хәнәфи мәзһәбе
галимнәренең хаклылыгын раслаучы хәдисне китерик:

Җәбир бин Абдиллядан тапшырылган: “Кем дә булса намазда көлсә, намазын кабаттан укысын, әмма тәһарәтне кабат алуга ихтыяҗ юк”. (Сахих Бохари, Китабүл вуду, 1/46)

Хәдистә телгә алынган “көлү” сүзе гомуми мәгънәгә ия һәм ул нинди дә булса сыйфат белән бирелмәгән. Димәк, бу хәдистә яныңда утырган кеше ишетерлек дәрәҗәдә кычкырып көлү әйтелгән дип аңларга кирәкми. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре дәлилләре җыелмасында әлеге факт биредә кеше бары үзенең көлгәнен генә ишетә алу турында әйтелә.

Ибн Хумам (рәхмәтуллаһи галәйһи) “Фәтхүл Кадир” китабында болай дигән: «Кычкырып көлүнең намазны да, тәһарәтне да бозуы хакында хәбәр итүче хәдисләр Пәйгамбәрдән ﷺ берөзлексез иснад (тапшыручылар чылбыры) белән дә, мөрсәл (табигыйн һәм Пәйгамбәр ﷺ арасында сәхабәне телгә алмыйча) чылбыры ярдәмендә дә килә. Хәдис фәне белән шөгыльләнүче галимнәр табигыйн һәм Пәйгамбәр ﷺ арасында сәхабәне телгә алмыйча Пәйгамбәрдән ﷺ тапшырылган хәдис ышанычлы тапшыручыдан килсә, аны дөрес дип саныйлар. Әлеге темага мөрсәл хәдисне Абел Алия, Хәсән Басри һәм Ибраһим ән-Нахаи тапшыра”.

Шулай ук Ибн Хумам (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай ди:
«Бөрөзлексез иснад (муснад) белән килгән хәдисләргә килгәндә, аларны берничә сәхабә тапшыра: Әбу Муса Ашари, Әбу Һүрайра, Ибн Гомәр, Әнәс, Җәбир һәм Гыймран бин Хөсәйн, Аллаһы аларның барысыннан да разый булсын».

Бохари хәдисләр җыентыгының танылган “Үмдәтүл Кари” аңлатмасында болай диелә: «Кычкырып көлүнең намазны да, тәһарәтне дә бозуы хакында дәлил сыйфатында Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 11 хәдисе бар, аларның дүртесе мөрсәл (ул табигыйн һәм Пәйгамбәр ﷺ арасында сәхабәне телгә алмыйча тапшырыла), ә калган җидесе муснад булып тора (өзлексез чылбыр буенча тапшырылган хәдис). (Үмдәтүл Кари, 3 том, 71 бит).

Ибн Гомәр радыяллаһу ганһумнән тапшырыла, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

«Кайсыгыз да булса намазда кычкырып көлсә, тәһарәтен дә, намазын да яңартсын» (Имам Мөхәммәд, «Әл Хүҗа», 1/2014, Ибн Гади, «Кәмил», 4/101. Бәйһакый, «әл Хиләфият», 1/389, номер: 699).
Зәйд бин Халидтән тапшырыла (Аллаһы аңардан разый булса иде), ул болай дигән: «Бервакыт Пәйгамбәр ﷺ үзенең сәхабәләре белән намаз укыган һәм шул вакытта бер сукыр кеше коега төшеп киткән, бу күренештән берничә сәхабә көлгән. Пәйгамбәр ﷺ намазны төгәлләгәч, борылган һәм аларга әйткән: кайсыгыз да булса көлгән булса, тәһарәтен яңартсын һәм намазын кабаттан укысын» («Сүнән Даракутни», 623)(6).

Хәдистән аңлашылганча, Пәйгамбәр ﷺ аларны ишеткән, димәк көлү тавышы ишетелгән. Һәм бу хәдисне бары шул мәгънәдә аңларга кирәк. Ә Җәбир радыяллаһу ганһүдән тапшырылган хәдис аны бары тулыландыру гына булып тора.

Йомгак сыйфатында Имам Мөхәммәд ибн Әл-Хәсән Әш-Шәйбаниның (рәхмәтуллаһи галәйһи) сүзләрен китерәсе килә: «Әгәр дә хәдисләр булмаса, кыяс (аналогия буенча фикер йөртү) нигезендә, барысы да мәлики мәзһәбе галимнәре әйткәнчә булыр иде (ягъни кеше намаз укыганда көлсә тәһарәт бозылмас иде), әмма кыяс мөмкин түгел, чөнки Пәйгамбәрдән ﷺ килгән хәдисләр бар, һәм моңа охшаш барлык очракларда да (аерым алынган темага хәдис булганда), без бары хәдистә әйтелгәнне генә эшләргә тиешбез” (Имам Мөхәммәд, «Әл Хуҗа», 1/204).

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Теги: намаз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: