16+

Намазын бүлеп аңлаткан

Хәзер телефонсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый. Күрше Мәмдүдә карчыкның бөтен балалары да телефонлы булды. Капканың теге ягына да сирәк кенә күз салган карчык телефоннарны ахырзаман галәмәте дип атады.

Хәзер телефонсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый. Күрше Мәмдүдә карчыкның бөтен балалары да телефонлы булды. Капканың теге ягына да сирәк кенә күз салган карчык телефоннарны ахырзаман галәмәте дип атады.

Ничек кабызырга, сөйләшергә, сүндерергә икәнен белмәде дә, белергә дә теләмәде. «Миңа тиздән каен төбенә китәсе, аннан беркемгә дә сөйләшүләр тәтемәде әле», – диде дә үз җаена йөрде.

Галәмәт нәрсә икән бу телефон: кайчан карама – кулда, кесәдә, колакта. Сөйләшәләр, куеп калдыралар, оныталар, югалталар дигәндәй.

Менә бәрәңге алыр вакыт җитә. Якшәмбе Казан каласыннан төялешеп кайткан балалар бакчага чыгып китәләр. Олы кыз Венера шулпага күз салгалап торырга куша да телефонны өстәлгә куеп чыгып китә. Мәмдүдә карчык намаз укырга ниятли. Кинәт телефон шалтырый башлый. Карчык, намазы бүленгәнгә канәгатьсезлек белдерсә дә, телефон янына килә. Кая басарга, ничек сөйләшергә белми басып торганда, телефон шалтыравыннан туктый. Шөкрана кылып, карчык янә намазын башлый. Яртылаш укып бетергән генә була, теге гөнаһ шомлыгы телефон тагын шалтырый. Карчык дога кыла да тагын өстәл янына килә. Шалтыраган телефонга иелә дә: «Венера бакчада әле. Кем әле бу?» – дип аңлатырга тырыша. Телефон тына. «Менә бит, аңлата алдым», – дип сөенеп, әби тынычлап намазына кабат тотына. Тагын шул хәл. Карчык бу юлы өстәлгә иелеп, ялтыраган экранга авызын үк тидереп кычкыра: «Балалар бәрәңге ала». Телефон гына «аңламый»: шалтырый да шалтырый.
Мәмдүдә карчык тәмам гарык булып аш бүлмәсенә кергәндә, шулпа өлгергән, балалар бакчадан эш бетереп кергәннәр. Карчык телефон маҗараларын сөйләп, арыган балаларының кәефен тагын да күтәрә, «аппетитларын» ачып җибәрә.

Мәкъсут Нуриев, Аксубай

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэй,телефон шалтыраганга гына намазны булмилэр инде.

    Мөһим

    loading