16+

Намуссыз җитәкчеләргә «алтын галош» кигезәчәкләр?!

Зарланудан, ачуланышудан мәгънә юк, киресенчә, намуссыз җитәкчеләрне бүләкләргә кирәк дигән фикергә килгән Тукай районы, Белоус бистәсе халкы. Гаделсезлек белән көрәшнең юлын уйлап тапканнар: җаваплылыктан качып йөргән җитәкчеләргә махсус антипремия булдырганнар.

Зарланудан, ачуланышудан мәгънә юк, киресенчә, намуссыз җитәкчеләрне бүләкләргә кирәк дигән фикергә килгән Тукай районы, Белоус бистәсе халкы. Гаделсезлек белән көрәшнең юлын уйлап тапканнар: җаваплылыктан качып йөргән җитәкчеләргә махсус антипремия булдырганнар.

Чокыр-чакырлы, пычрак, кардан чистартылмаган юлларны, проблемалы урыннарны алар фотога, видеога төшереп, интернет челтәренә элә башлаганнар, «лайк»ларга карап, әһәмиятен дә ачыклыйлар. Җитешсезлекне төзәтергә тиешле җитәкче берни эшләмәсә, аңа «алтын галош» тапшырыла. Галошны авыл халкы үзе бизи, иске, ертылып беткән аяк киемен алтынсу, көмеш төскә буйый.

«Алтын галош»ка беренчеләрдән булып, Белоустагы җитешсезлекләр өчен, Кече Шилнә авылы башлыгы Геннадий Харитонов ия булган. «Элек авылда юллар яхшы иде,бистә гөрләп яшәде, менә инде биш еллап юллар начар», – дип зарлана авыл халкы. Юллар – аларны борчыган бер проблема гына. Моннан тыш бистәдә мәдәният йорты, мәктәп юк. Югыйсә, Белоуста барлыгы 66 бала бар. Бистәдән район үзәгенә автобуслар йөрмәү дә үзәкләренә үткән.

– Бездән Чаллыга 12 генә чакрым, транспорт белән 15 минутта барып җитеп була, әмма автобус юк. Үземә дә хастаханәгә еш барырга туры килә. Мин – инвалид, 60 яшемдә. Гел дарулар кирәк. Кайчакта балалар машиналары белән илтеп куя, ләкин алар да гел эштән сорап китә алмыйлар. Юлда очраган машиналарга утырып, Чаллыга барабыз. Такси ялласаң, бер якка 350 сум түләргә кирәк. Миннән өлкәнрәк кешеләр дә бар бит, алар да шулай азаплана. Баштарак юлларны үзебез акча җыеп төзекләндереп карадык, әмма гел алай булмый бит инде, – ди Белоуста яшәүче Надежда Мельникова.
Җитәкчеләрне аз булса да кузгатып булмасмы дип, быел Тукай районы авыллары депутатлары берләшеп, беренче тапкыр «Алтын галош» антипремиясе булдырганнар. Кече Шилнә авылы урта мәктәбе директоры Гүзәл Михайлова әйтүенчә, кемдер бу премиягә юмор белән карый, кайберәүләр өчен ул соңгы өмет.
– Белоус авылында яңа төзелгән йортлар күп. Коммуникацияне рәткә китереп бетерә алмаганга, кайберәүләр газсыз, утсыз яшәргә мәҗбүр. Юл булмау да зур проблема, шуңа да Белоус халкы, чарасызлыктан, төрле алымнар куллана. Безнең авылда исә, шөкер, быел юлларны гел көрәп тордылар, әллә «алтын галош»ның файдасы тиде, – ди Гүзәл ханым.
Җитәкчеләр исә үзләре, алтын булса да, галошны өнәп бетерми. Антипремияле булган Кече Шилнә авылы башлыгы Геннадий Харитонов, моны яла ягу дип, авылдашларына шикаять тә белдергән. Әмма Татарстан тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, «алтын галош» өчен эш ачмаганнар. Тукай районы башлыгы да авыл җитәкчеләренә бу премиягә шаяру дип карарга киңәш иткән.
Ничек кенә булмасын, авыл халкы «алтын галош»ның файдасын күрә. Ниһаять, Белоус бистәсе юлларын төзекләндерү өчен акча бүлеп бирелгән. Хәзер белоуслылар, түземсезлек белән, ремонт башланганны көтә. «Әгәр җитәкчеләр вәгъдәләрендә тормасалар, галош белән генә чикләнмәбез, итек бүләк итә башларбыз», – диләр.

Сүзен-сүзгә

Кече Шилнә авылы башлыгы Геннадий Харитонов:

– Безнең Кече Шилнә авыл җирлегенә биш-алты авыл керә. Барлыгы 4 меңгә якын кеше яши. Белоус бистәсе урманга якын, Кама буенда урнашкан. Авыл кечкенә, шуңа да анда автобус җибәрү отышлы түгел. Шәхси автобуслар йөреп карады, әмма сигез кешелек «Газ»ельләр дә тулмый иде. Шуңа да, керемле булмагач, маршрутны ябарга туры килде. Авылда эш юк, яшьләр барысы да Чаллы шәһәренә барып эшләп йөри. «Алтын галош» антипремиясен Белоус халкы уйлап тапты. Бер яктан мәзәк тоелса да, җитди нәрсә бу. Галош белән генә хәлне үзгәртеп булмый. Безнең авыл җирлегендә ел саен 400ләп яңа йортлар салына, алар ялан кырда калкып чыга. Бюджеттан бирелгән акчага гына коммуникацияләр кертү, юлларны төзекләндереп бетерү мөмкин түгел. Халык үзара салым җыюдан да баш тартты. Быел, Татарстан Президенты карары белән, Белоус юлларын төзекләндерү өчен дәүләттән 58 миллион акча бүлеп бирелде. Ремонт эшләрен яз көне башларбыз дип уйлыйм.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading