1918 елда Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланды. Россия ул сугыштан мәгълүм Брест солыхы нигезендә чыга.
Әйе, Россия иле һәм, димәк инде, безнең татар егетләре дә ул канкойгыч афәттә катнашырга мәҗбүр ителәләр. Нинди генә газаплар кичерергә туры килми кешегә! 1914 елда яуга алынган татар солдаты Нәбиулла Сибгатуллинның истәлекләрен укырга насыйп булды миңа. Кешегә гыйбрәт булсын, дип язган ул үзе күргән михнәтләрне. Сүз дә юк, милләттәшебезнең бер гасыр элек күргәннәре теркәлгән әлеге язма кадерле ядкарь булып тора. Аны Нәбиулла абыйның кызы Рәшидә Идрисова апа саклаган. Аның рөхсәте белән кыскартып, солдат истәлекләрен газета укучыларына тәкъдим итәм.
1
Мин 1892 елда Акҗегет авылында туганмын (хәзерге Яшел Үзән районы). 1909 елда авыл мәктәбендә укып чыктым. 1910 елда, әти белән Алатырьга барып, разноска лимон сатып йөрдем. Җәен кайтып, Себергә Томски каласына киттем. Барганда, бөтен әйберләремне урладылар. Шулай да Томскига барып җиттем һәм әни белән бертуган Минһаҗ абыйларга төштем. Алар миңа күлмәк-ыштан бирделәр. Базарда алма сатып йөрдем. Туган авылга 1914 елның сентябрендә кайттым. Октябрьдә солдат хезмәтенә чыгып киттем, ноябрьнең 16сында Себердәге Хабаровски каласына киттек. Бер ай бардык. Анда 39нчы запасный полкта бик каты өйрәттеләр. 1915 елның март аенда сугышка киттек. Егерме биш көн баргач, Грозныйга җиттек. Шуннан сугышка кердек. Мариуполь тирәләрендә йөрдек. Мин 27нче Себер укчы полкында хезмәт иттем. 1915 елның 26 маенда дүрт кеше пленга эләктек. Безне өч тәүлек Благовещенскида тоттылар да Алманга җибәрделәр. Штаргард дигән каласында тукталдык. Анда өч ай тоткач, татар лагерена җибәрделәр. Военвург шәһәрендәге (Вольфсбург шәһәре булырга мөмкин. – Ред.) «Сусен» дип аталган лагерьга, анда 17 мең татар җыелды. Кышкы айларны шунда уздырдык. Ашарга бик начар булды, бака да пешереп ашаттылар. Ул лагерьда күргәннәрне язып бетерерлек түгел. Ходай күрсәтмәсен.
2
Май аенда боярларга, помещикларга эшкә тараттылар. Безне Приванцаль округындагы помещикка алып бардылар. Фреер Русиф атлы помещик-офицер җирендә эшләдек. Җәй буе шунда хезмәт иттек. Ашарга җитәрлек бирделәр. Көзен бәрәңге алдык, бик уңган иде бәрәңгесе. Шунда, нишләптер, ашауны начарлаттылар, ач эшләтә башладылар. Конвой бик усал кеше иде. Шмидт исемле. Атнага өч көн коры шалкан бирә иде. Селкенергә дә хәл юк, эшләргә дә кирәк. Ачтан үлмәс өчен, без, яшеренеп, бәрәңге пешерергә керештек. Кыш көнен голланка мичендә бәрәңге тәгәрәтеп ачлы-туклы чыктык. Җәй җиткәч, икенче конвой килде. Некинь исемле иде анысы. Безнең өчен яхшы кеше иде. Шунда эшләвебезгә ел тулганда, офицер үзе кайтты. Хуҗа булганы. Ашау начар икәнлегенә зарландык. Ул безне, сугыш вакыты, дип, швайн, дип орышты. Әмма ашны күп бирә башладылар, бәрәңгене дә арттырдылар. Мостафа исемле иптәшебезне лагерьга җибәрделәр. Без ун кеше эшли башладык. Ике кеше качты. Лагерьдан бер башкорт карты килеп җитте. Бер ай үткәч, теге качкыннарны яңадан алып килделәр. Без тагын унбер кеше булдык. Яңа конвой килде. Клещи исемле. Түлке шунысы начар иде: кичке сәгать тугызга хәтле эшләтте ул безне. Тагын ике иптәшебез качып китте. Конвойны алыштырдылар, тегеләрне дә тотып кайтардылар. Бусы да нык эшләтте: йолдыздан-йолдызга хәтле, җелеккә үтте.
3
Шунда өчебез – Хәмидулла Уфимский, Хуҗиәхмәт Бугульминский һәм мин качарга уйладык. 1917 елның 4 ноябрендә кичке сәгать 7дә байдан качып чыгып киттек. Төн буе бардык, таң беленә башлагач, урманга кердек. Суык булды. Кич җитеп, караңгы төште. Кузгалдык, урманнан чыгу юлын тапмадык. Адашып йөрдек. Кыргый дуңгызлар очрады. Курка башладык, безнең кулда бер нәрсә дә юк иде. Хәмидулла карт елый башлады. Бара торгач, бер ут күренеп китте. Авыл икән. Тирә-юньдә сазлык булгач, авылга кердек. Бер хатын очрады. Ул тагын бер хатынны тапкан да, шуның белән безне тотмакчы булып арттан килә башладылар. Тотсалар тотарлар дип, чапмадык. Әмма алар безне куып җитә алмадылар. Авыл читенә җиткәч, туктап калдылар. Тагын төн җитте. Бара-бара, бер өй янына килеп җиттек. Аның янында печән кибәннәре бар иде, шуның берсен чокып-казып кереп, йокы урыны ясадык. Иртән этләр килеп өреп йөрделәр. Тотсалар да, хуҗабыз ерак, аңа кайтармаслар дип уйладык. Кибәннән чыгып, тагын юл тоттык. Бара торгач, бер авылга барып кердек. Анда бала-чага: «Русский, русский», – дип кычкыра-кычкыра, безгә ияреп бардылар да авыл читендә калдылар. Без урманга кереп киттек. Аннан чыккач, атлыны күрдек. Ул тирес төяп килә иде. Без аны көтеп тордык та немецча исәнләштек. Ә ул рус әсире булып чыкты.
Без аннан юлны сораштык. Аның өйрәтүенчә барып, калага җиттек. Эшләми торган кирпеч заводында урын табып, кичкә кадәр йокладык. Утлар кабынгач, шәһәргә кердек. Урамда кешеләр йөри, ә безне туктатып, сорау бирүче булмады. Инде каланы чыкканда, өч немец марҗасы очрады. Без алардан, тырыша-тырыша немец телендә: «Бу нинди шәһәр?» – дип сорадык. Алар көлделәр, качып баручы әсирләр икәнлегебезне белделәр. Каланың исеме Иккермюнд, диделәр. Тагын өч чакрым узгач, авыл күренде. Анда бер карт немецны очраттык. Ул безне өенә алып керде, анда бер карчык бар иде. Карчык безне жәлләп елады һәм берәр кружка кофе эчерде. Ашыйсы да, эчәсе дә бик килә иде, яхшы булды. Карт безне бер йортка алып барып, хәрби формадагы кешегә тапшырды. Мылтык аскан дүрт немец шуннан безне Иккермюнд каласы комендантына алып барып тапшырдылар. «Ник качтыгыз?» – дип сорады комендант. «Без туган илне сагындык!» – дип җавап бирдек. Сорау алгач, шул йорт астындагы камерага төшереп ябып куйдылар. Иртән 100 грамм ипи һәм кофе бирделәр. Аннары тагын теге хуҗага алып киттеләр. Ике атнадан соң лагерьдан фельдфебель килеп мине тикшерде. Качкан өчен, өч тәүлек арест бирде. Суык бүлмәдә 200 грамм ипи һәм су биреп, өч тәүлек утырттылар. Аннары чыгардылар. Кышны шул хуҗага эшләп уздырдым.
4
Безнең арада ревматизм белән чирләүче карт бар иде. Аяклары авырткач, ул эшли алмый иде. Карт качарга уйлады. Бер көнлек ипиебезне аңа бирдек. Шуннан соң конвой бик ачуланды. Эштән кайтуга, безне бикләп тота башлады. Ә хуҗа – тугыз потлы юан офицер бикләмәскә куша. Шулай да конвой усаллыгын итте. Без өчәү качарга булдык. Минем икенче тапкыр качуым иде, шуңа күрә алдан бар әйберне әзерләдек. Яшертен генә җыендык, бүтәннәргә әйтергә ярамый – алар конвойга җиткерәчәк. Чөнки калучыларга читен була. 1918 елның июль аенда, урак башлангач, кичен чыгып тайдык. Ераграк китәргә тырыштык. Әгәр конвой күреп безне атып үтерсә, аңа 25 марка премия бирәләр. Законнары шулай иде. Без урманга кереп төне буе бардык, аннары яктыра башлагач, чыршылыкта тукталдык. Шунда көн уздырдык. Кичкә таба яңгыр ява башлады, өс-баш манма су булды. Түзә алмыйча, юлга чыктык. Бара-бара бер помещик хуторына җиттек. Анда салам эскерте күреп, шунда тукталдык. Саламны казып кереп йокладык.
Уянганда яктырган иде. Чыгарга өлгермәдек, бер төркем бала килеп эскерттә уйный башладылар. Өстән дә сикерәләр, баштан да таптап китәләр. Шактый уйнадылар безне таптый-таптый. Алар китеп караңгы төшә башлагач, юлга чыктык. Шулай алга барабыз: төнлә – юлда, иртән печән эченә кереп качабыз. Бара торгач, бер авылга килеп җиттек. Чиркәү янында мылтык тоткан каравылчы күренде, янында зур эте дә бар иде. Ул: «Һальт!» – дип, безне туктатты. Менә шул авылда тотылдык. Безне бер йортка кертеп яптылар. Анда 50ләп рус әсире бар иде. Иртән аларны эшкә тараттылар. Минем иптәшләрне дә берәм-берәм алып киттеләр. Мине иң соңыннан бер хатын килеп алды. Өенә җиткәч, бер кружка кофе һәм икмәк өстенә казылык кисәге салып миңа бирде. Шуны җайлап ашап җибәрдем. Аннары чалгы тоттырып, кырга алып китте. Анда бер урыс эшли иде инде. Аның белән арыш чаптык. Ике көннән анысы бетте дә, борчакка тотындык. Бер атналап эшләдек немец марҗасына. Шуннан соң безнең өчен талаша башладылар, һәрберсенә эшче кирәк. Бу хәл комендантка җиткән һәм ул тикшергән. Анысы безнең турыда лагерьга хәбәр иткән, ахры.
5
Озакламый мине «Сусен»га алып киттеләр. «Ник качтың?» – дип сорагач, «Туган илне сагындым», – дип җавап бирдем. Миңа биш тәүлек арест бирделәр. Ике атналап лагерьда тоткач, тагын эшкә җибәрделәр. Яңа команда белән, Берлиннан ерак түгел, бер помещикта эшләдек. Көз җиткән иде, берсендә хуҗа шәһәрдән кайткач, безгә яңалык сөйләде. «Тиздән сезне үзегезнең илләрегезгә җибәрәчәкләр», – диде. Без бик сөендек. Бер якшәмбе көнне конвойдан шәһәргә барырга сорадык. Ул безне үзебезне генә җибәрде. Иркенгә чыгуыбызга исебез китте. Калага баргач, рус солдатлары очрады. Алар белән «Здравствуйте!» дип исәнләштек, тукталып сөйләшеп алдык. Шәһәр халкы күңелсез иде, елаучылар да күренгәләде. Падишаһлары Вильгелм II дәүләттән качып киткән икән. Озакламый сугыш бетүе ишетелде.
6
Беркөнне кич конвой кереп, безгә, иртәгә сәгать дүрттә «Сусен»га китәсез, дип әйтте. Россиягә кайтарып җибәрәләр, дип тә өстәде. Ул чыгып киткәч, тотындык Польша әсирләренә артык әйберләрне сатарга, спиртка алыштырырга. Төнне эчеп, җырлап үткәрдек. 1918 елның 16 декабрендә лагерьга кайттык. Төрле җирләрдән эштән безнең кебек командалар кайта. Барысы да шатлана. Ертык-портык киемнәребезне яңага алыштырдылар. Өс-башларыбызны карагач, беркөнне берәр кирпеч икмәк, 25 сухой паек һәм берәр одеял тоттырып, станцага алып киттеләр. Эшелонга төялеп, Россиягә юл алдык. Воронович станцасына җиткәч, төшереп әбәт ашаттылар. Кичкә таба тагын кузгалдык. Караңгы төшкән иде инде, кинәт кенә поезд шапылдап туктады. Башлар бәрелгәләп бетте. Бераздан вагон күтәрешергә чакырдылар. Алдагы берничә вагон кырылып ята иде. Бер вагон идәнен күтәреп алсак, хәйран калдык. Анда сигез кеше такта кебек булып сытылган иде. Хәтта күзләре атылып чыккан. Ул аяк-кулсыз калганнарның хисабы юк. Без эшелон ахырында булганга аумаганбыз. Поезд крушениесен бер еврей ясаган, диделәр. Имгәнгәннәр калмадылар, ыңгыраша-ыңгыраша булса да исәннәр белән бергә, рәтле вагоннарга менделәр һәм тагын әсирләр төялгән эшелонны паровоз алга таба тартып китте. Змарински дигән станцага җиткәч төштек. Шунда немецлар сигез пулемет корып тезелеп яттылар. Әллә сугыш бетмәдеме соң, дип аптырап киттек. Россия ягыннан кызыллар килә икән, шуңа әзерләнүләре боларның. Әсирлектән кайтучы барыбыз да, туган илне нык сагынган идек. Шуңа күрә эшелонны көтеп тормадык, чикне җәяү чыгып киттек. Бер станцага җиткәч, безне, товарищи, дип, эшелонга утырырга чакырдылар. Юл үзәккә үтте. Озак кайттык, күмер юк, чи утын ягалар иде паровоз миченә. Көч-хәл белән Мәскәүгә, аннары Казанга җиттек. Өйгә 1919 елның 1 гыйнварында кайтып кердем. Әти-әни исән иде, елый-елый күрештек. Бөтенебез дә сөенештек.
Нәбиулла солдат өчен сугыш моның белән генә тәмамланмый әле: аны тагын гражданнар сугышына алалар. Тиф чире дә, ачлык та читләтеп узмый аны. 1942 елдан Икенче бөтендөнья сугышында да катнаша. 1986 елда вафат.
Ильяс САЛИХҖАН.
Кызы Рәшидә, улы Тәлгать, хатыны Сабира, Нәбиулла абзый.
Комментарийлар