– Җырга тартылу, сәхнә тормышына кереп китү ничегрәк килеп чыкты?
– Соңыннан, армиядән кайткач, авыл хуҗалыгы институтына кердем. Эшләп укыдым инде. Кичләрен мәдәният йортларына йөри идем. Ул чакта җыр ансамбльләре гөрләп тора иде бит. Мәдәнияткә игътибар зур иде. «Ялкын», «Якты елга» дигән ансамбльләр бар иде, мин шунда җырладым. Ошый иде. Җырчы булудан бигрәк, җыр серләренә төшенү теләге сәнгать училищесына китерде. Монда инде концертларда да ешрак чыгыш ясый башладым. Яратучылар да барлыкка килде. Мин вокал укытучым атаклы опера җырчысы Рәйсә Нуриевага һәрвакыт рәхмәт әйтеп яшим. Күп нәрсәгә өйрәтте. Ул вакытларда мин җырларга яратсам да, бу минем төп эшемә әйләнер дип уйламый идем. Барысы да көтелмәгәнчә килеп чыкты. Балтач районында концертлар куеп йөргәндә, Нәҗип исемле бик талантлы музыкант егет минем җырларны магнитофонга яздырган иде. Шул язма очраклы гына Вадим Усмановка килеп эләккән. Ул елларда Вадим Усманов «Союз» студиясе белән хезмәттәшлек итә иде. «Бу бит коммерческий голос», – дип, мине эзләп табарга кушкан. 1994 елда шулай беренче альбомымны чыгардылар. Тиз арада таралып беткәч, икенчесе дә, өченчесе дә чыкты. Шулай итеп, көтмәгәндә-уйламаганда, халык мине җырчы булырга мәҗбүр итте. Хәзер 20 елдан артык вакыт сәхнәдә үткән. Программаны һәрвакыт яңартып торабыз, һәрвакыт гастрольләрдә йөрибез. Репертуарымда күренекле композиторлар, шагыйрьләр иҗат иткән 500дән артык җыр бар. Унар-унбишәр ел буена янәшәмдә таяныч булып барган иҗатташ дусларым – иҗат коллективым бар.
– Дуслар дигәннән... Үз коллективыгыз турында әйттегез инде... Ә аннан тыш та артист дусларыгыз бармы, әллә сәхнәдәшләр белән дус булып булмыймы?
– Дусларым җитәрлек, Аллага шөкер. Сәхнәдәшләрем арасында да, башка өлкәдә көч куючылар арасында да.
– Ә аяк чалучылар? Дошманы күп була бит инде танылган кешеләрнең...
– Дошманнарым юктыр дип уйлыйм, беркемгә дә начарлык кылмадым бугай. Мохтаҗларга һәрвакыт кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Аяк чалучылар... Әйтә алмыйм... Бәлки, яшьрәк чакта булгандыр инде алар, хәзер барысы да онытылган. Ә бәлки булмаганнардыр да. Һәрхәлдә, ниндидер эшемә аркылы төшеп яки аяк чалырга тырышып йөргән җитди кешеләр барлыгын тойганым юк.
Комментарийлар