Йортыбыз янәшәсендә яңа парк төзелгәч, яшь бала белән еш кына һава суларга шунда чыга башладык. Каршыбызга көн дә бер бала йөгереп килә. Беркөн – әбисе, икенче көн – бабасы, аннан әнисе белән.
Берничә тапкыр аларны күзәткәннән соң, аптырап: «Нишләп сез балалар бакчасында түгел, ничә яшь соң сезгә?» – дип сорамыйча кала алмадым. «Дүрт яшь ярым, бакчада урын юк», – диләр. «Ә электрон чиратка бастыгызмы? Өч яшьтән соң сез инде бакчада булырга тиеш!» – дидем гаҗәпләнеп.
Электрон чиратта чират җитмәде
Бу очраклы гына сөйләшүдән соң борчылып куйдым. Документлар тапшырылган, чиратка баскан, әле балага бер яшь тә тулмаган булса да, балалар бакчасына урнашу алай гына ансат булмаячагын аңлап алдым. Бала, сөбханалла, тере, моны өйдә карау бик кыен булачак, ә шәхси бакчага 18 мең сум түләргә безнең хәлдән килми. Шуңа да, бар эшемне ташлап, «бакча» мәсьәләсен кайгыртырга тотындым. Иң элек көн дә үземнең электрон чиратны барлыйм. Ачып карый торгач, чиратның еш кына үзгәрүен күрә башладым. Мәсәлән, без бер көнне – 23нче урында, бераздан 18нче булабыз. Чиратта кешеләр кими, без өскә таба күтәреләбез. Бераз вакыт үтү белән, безнең алда торучылар азая башлады. Берзаман нибары өч кенә кеше калды. Бакчага барыр вакыт та якынлаша, балабыз да ай үсәсен көн үсә дигәндәй. Менә-менә балалар бакчасына барабыз дип торганда, электрон чират 3нче урыннан 28гә күчмәсенме?! Ә аннан тагын түбәнрәк – 43нче урынга төшеп утырдык...
Электрон документта чират күчешен төрлечә аңлаталар. Кемдер ташламалы шартларда алдарак урыннарга дәгъва итә ала. Мәсәлән, күп балалы әниләр. Кайбер һөнәр ияләре – ташламаларга, аларның балалары төрле өстенлекләргә ия. Үземнең документларга сак карый торган гадәтем булганга, электрон чиратта «сикереп йөрүемнең» скринын компьютердагы эш өстәленә күчереп барган идем. Еш кына аларны ачып, чагыштырып та утырдым. Кайсы айда ничәнче урында булганбыз? Чират ничек үзгәргән? Шулай итеп, без янәшәбездә салынган яңа бакчага бара алмый калдык. Чиратыбыз җитә дигәндә, ташлама белән керүчеләр безне тагын артка чигерде.
Ике елга якын көтеп, исемлекнең һич кенә дә башына чыгып җитә алмаганга бер генә сәбәп бар кебек тоелды. Ул да булса – чиратсыз керүләр күп булу, чөнки шулай булмаганда, яшәгән микрорайоныбызда чират күптән килеп җитәргә тиеш иде.
«Кайсы бакча кирәк – шунысын сайлагыз»
Бакчага бару чираты үзгәрмәгәнгә күрә, башка төрле чараларга керештем. Мәсәлән, эш урыныннан хат язып, аны шәһәрнең бакчалар өчен җаваплы кешесенә тапшыру. Шулай эшләдек тә. Хатны калдырганга бер ай үтте – хәбәр юк. Баланы ияртеп, түрәләрнең кабул итү бүлмәсенә кабат бардым. Монда мине бик гаҗәпләнеп каршы алдылар һәм калдырылган хатны эзли башладылар. Ниһаять, таптылар. Түрә киңәшмәгә киткән. Шунда билгеле бер матбугат чарасының журналисты икәнлегемне белгәч, түрәнең урынбасарына җибәрделәр. Ишектән килеп керешкә: «Без сезгә язылабыз», – дип каршы алган урынбасарга елмаеп, үземнең бу юлы, уңайсыз булса да, шәхси мәсьәлә белән йөрүемне белдердем. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап, бакчалар буенча җаваплы кешегә керергә куштылар. Шунда кулымдагы бер төркем кәгазьне өстәлгә куеп, гозеремне җиткердем. Беренче соравым электрон чиратымның 3нче урыннан 43нче урынга «сикереп йөрүе» хакында булды. Андый хәлнең булырга мөмкин булмавы турындагы нотыгын тыңлап та тормастан, кәгазьләремне каравын үтендем. Болар барысы да электрон чираттан төшергән күчермәләр иде. «Безнең бөтен эш тәртиптә», – дигәненә электрон чиратка «чиратсыз керүчеләр» дә күп булуын әйтергә мәҗбүр булдым. Танышларым арасында чиратсыз гына керүчеләр, хәтта ничек урнаштырулары хакында да сөйләдем. Бу сүзләрдән соң аларның кемнәр булуын, исемнәрен сорадылар. Шунда башкаларны гаепләргә килмәвемне, бары тик тиешле урыныбызны алырга теләвебезне генә әйттем. Аннан соң миңа: «Сез нәрсәдә дә булса гаепләргә телисезме? Безнең эшне көн дәвамында видеокамера төшереп тора. Әнә карагыз», – дип, почмаклардагы камераларга төртеп күрсәттеләр. «Минем дә кесәдә диктофон эшли, ул да сезне яздырып бара!» – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Гәрчә кесәдә дә, сумкада да бернинди техник җиһазлар юк иде. Шуннан соң, әкияттәге кебек, каршыда өстәл кадәр компьютерда шәһәрдәге балалар бакчасының картасы ачылды: «Кайсын телисез – шунысын сайлагыз», – диделәр. Минем җавап бер генә: «Өйдән җәяүләп барырлык булсын». Балалар бакчасының янәшәдә булуы кулай. Сайладык. Кайчан барырга була дигән соравыма, «Иртәгә үк» дигән җаваптан ни көләргә, ни еларга белмичә чыгып киттем. Менә шундый бакчага эләгү тарихы. Менә дигән журналист тикшерүе өчен тема әрәм булды булуын. Бүген дә бу язмада кемнеңдер исемнәрен дә язуны максат итеп куймыйм, түрәләр әле дә үз урыннарында эшләвен дәвам итә. Әмма болай итеп бөтен кеше дә бакча даулап йөри алмый бит. Бәлки кемдер электрон чиратлардан да ризадыр, кем белә?!
Татарча да беләбез
Ә без бүген бакча белән инде хушлашабыз. Биш ел үтте дә китте. Бик яхшы итеп оештырылган чыгарылыш кичәләре узды. Кемнәрнеңдер әле бу көннәрдә булачак кына. Күңелле дә, моңсу да бәйрәм. Бигрәк тә балалар авыр кичерә. Ике яшь ярымда бакчага киттек, ике бакча алыштырдык (соңрак өйгә якынрак булганына ук күчендек). Баланың бакчага бармыйм дигән бер генә көне дә булмады. Укырга да, язарга да, биергә дә, шигырь сөйләргә дә, шахматка да бала шунда өйрәнде. Өстәмә түгәрәкләргә дә йөрттек. Әкиятләр сәхнәләштерделәр, күпме бәйгеләрдә катнаштылар. Соңгысы белән шәһәр турының ике урынына кадәр бардылар. Күмәк җыр-биюләр аларны шулкадәр берләштерде. Бервакыт төркемдә ике рус кызының татарча җыр җырлап утыруларын күреп шаккаткан идем. Тәрбиячеләре: «Алар шулай өйрәнгән җырларын искә төшереп, җырлап утыралар», – диде тыныч кына. Бакчада бигрәк тә тәрбияченең, музыка һәм татар теле белгеченең бергә җитәкләшеп эшләве дә әнә шулай яхшы нәтиҗәләр бирә. Шулай булмаса, мондый уңышларга ирешмәс тә идек. Кичә балаларның чыгышларын телевидениедән дә төшерергә килгәннәр. Балаларның телләрне белүе, чараларда актив катнашуы аларны кечкенәдән үк мәктәпкә әзер икәнлеген күрсәтеп тора. Боларны санавым да юкка түгел, моның кадәр эшчәнлекне көн саен эшкә чапкан әти-әни алып бара алмый. Өйгә кайткач та, ашарга пешерергә дә, хуҗалыкны да алып барырга кирәк. Ә бу уңайдан бакча эшчәнлегенең зур булуы бәхәссез, хәтта әби-бабайлар да моның кадәр итеп баланы карый алмый. Тик балалар бакчаларында урын җитмәү проблемасы бүген дә ачык кала. Бигрәк тә яңа йортлар күп салынган районнарда хәлләр катлаулы.
Хикмәт акчада түгел, әзерлексез алмыйлар
Балалар бакчасына йөргәндә, «түләү күпме, түгәрәкләргә ничек акча җиткерәсез» дип еш сорыйлар иде. Айлык түләү 3 меңнән артык булса, логопедлы төркемнәрдә 5 меңгә кадәр. Түгәрәкләргә йөртү өчен тагын 2-3 мең сум кушасың. Бала атна дәвамында берничә түгәрәккә йөри. Моннан тыш, соңгы елларда кизү төркемнәргә калучыларга аерым түләү куелды. Никадәр генә моны исбатламасыннар, без аның бернинди рациональ нәтиҗәсен күрмәдек. Сентябрь аеннан гыйнварга кадәр түләдек, әмма бер тапкыр да бу төркемгә калдырмадык. Барыбер йөрмибез инде дип, бу төркемгә калмас өчен, яңа елдан соң гариза яздык. Шунда ук минус 300 сум үзен сиздерде. Көннәрдән бер көнне вакытында ала алмагач, баланы өстәмә төркемгә кертмәүләрен белдерделәр. Ә безнең биш-алты ай йөрмәгән өчен түләгәнне исәпкә дә алучы булмады. Шуңа да күпчелек әти-әни гаризасын барыбер язып куя, нәтиҗәдә бу ата-аналардан өстәмә акча алуга кайтып кала. Боларның барысын кушкач, баланы бакчага йөртүгә киткән чыгымнар күпме бу, азмы? Моны әйтү кыен, тик кайчак түләүләргә акчаны чак-чак җиткергәнебез истә калган. Чыгарылыш төркемнәрендә күпләп акча җыялар икән дигән хәбәрләр дә таралды. Альбом, дипломнар әзерләү, шарлар кабарту, бакчадагы кичәдән соң төркем белән башка уен мәйданчыкларына барып уйнау – җәмгысы болар өчен 5 мең сумга якын акча тотылды. Шунысы уңайлы булды, акчаның яртысын алдан җыйган идек. Моннан тыш, киемнәр алуга 2 меңгә якын акча сарыф ителгән. Ел дәвамында мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөртү дә билгеле бер чыгымнар таләп итә. Хәзер мәктәпкә барганда, бала укый-яза белергә, билгеле тестларны чишәргә тиеш. Күпчелек мәктәпләрдә әзерлек төркемнәре эшли. Быел да әзерлек курсларында уку 700 сумнан башлап 3 меңгә кадәр итеп куелган иде. Төрле җирдә төрлечә. Күпчелек мәктәпләрдә ай саен, кайберләрендә еллык сумманы алдан түләттеләр. Билгеле, анда йөртү мәҗбүри түгел. Без бакчада ук укырга-язарга өйрәндек. Тик дәресләргә йөргән һәм тест биремнәрен яхшы эшләгән балаларның шул мәктәпкә керү мөмкинлеге дә күпкә зур. Мәсәлән, бөтен җирдә дә әлеге микрорайондагы балаларны укыту беренче урында тора, аннан соң яхшы тестлар башкарган балаларны да алырга мөмкиннәр. Шуңа да барырга теләгән мәктәбегезне белгәндә, анда әзерләү төркемнәренә йөрү яхшы.
Баланы һәрьяклап үстерү өчен бөтен көчне кызганмыйбыз. Моны төркемебездәге әти-әниләрдән чыгып та әйтә алам. Алар әле бакчадан тыш та төрле түгәрәкләргә – дзюдо, бассейн, хоккей, биюләргә йөртергә дә вакыт таба иде. Күп вакыт, акчада да түгел хикмәт, дисең. Бары тик балалар тәрбияле, акыллы һәм сәламәт һәм әти-әниләргә карата игелекле булсыннар. Бакча елларында моның өчен күп эшләнде. Әнә шулай күңелле һәм нәтиҗәле бакча еллары үтеп китте. Ямьле балачак иленнән теләсәк-теләмәсәк тә китәбез. Хуш, бакчабыз! Исәнме, мәктәп!
Рәсимә Галиева
Анна Арахамия фотосы
Комментарийлар