16+

Ни өчен фитыр һәм фидия сәдакаларын мәчет салдыру өчен бирергә ярамый?

Зәкят, гошер, фитыр, фидия һәм кәффарәт сәдакалары фәкыйрьләр хакы булган фарыз һәм ваҗиб сәдакалар булып санала.

Зәкят, гошер, фитыр, фидия һәм кәффарәт сәдакалары фәкыйрьләр хакы булган фарыз һәм ваҗиб сәдакалар булып санала.

Зәкят, гошер, фитыр, фидия һәм кәффарәт сәдакалары фәкыйрьләр хакы булган фарыз һәм ваҗиб сәдакалар булып санала. Аларны мөэмин һәм фәкыйрь булмаган кешегә бирү, яки юл төзәтү, күпер эшләтү, кое һәм чишмәләр ясату, мәчет һәм мәдрәсәләр салдыру кебек бөтен халык файдасы өчен булган гомуми эшләргә тотарга ярамый.
Алда әйтелгәннәрдән башка сәдакалар һәм бөтен халык файдасы өчен тотылган акчалар нәфел сәдакалары булып санала. Нәфел сәдакалары бирү – саваплы мөстәхәб гамәл.
Сәдака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла:
Әллааһүммә-хфәз сахибә һәзиһис-садәкати гәнил-аафәәти үәл-бәлиййәәти үәгфир зүнүүбәһүү үә әккид иимәәнәһүү үә әксыйр әмүәәләһүү үә үәффикһү гәләә хайри мәкасыйдиһ.
Мәгънәсе: Йа Раббым, ошбу сәдака бирүчене афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла һәм шулай ук аның гөнаһларын гафу ит. Аның иманын куәтлә, малын арттыр һәм аңа хәерле макстатларына ирешергә насыйп ит. 

(“Гыйбадәте исламия” китабыннан)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading