Рәшит Ваһапов фонды матур традиция буенча быел да Казанда зур ифтар мәҗлесе үткәрде. Ифтар алдыннан фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов башкала журналистларын җыеп, фондка кагылышлы мөһим яңалыклар турында сөйләде.
“Ваһапов фондының һәр проекты шулкадәр үзенчәлекле. Алай гына да түгел, башыннан азагына кадәр уңышлы бара. Шуңа күрә Кайгыртучылар советы рәисе буларак, кайгырырга бер генә урын да юк. Кайсы гына проектны алсаң да, һәркайсы - уникаль”, - ди Р.Ваһапов исемендәге фестивальнең Кайгыртучылар советы рәисе Разил Вәлиев.
“Микрофонсыз концерт”
Бу проект татар эстрадасының яңа тарихында беренче тапкыр оештырыла. Исеменнән аңлашылганча, башкаручылар микрофонсыз чыгыш ясаячак.
Концертның музыкаль җитәкчесе һәм режиссеры – ТР Дәүләт Камера хоры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Миләүшә Таминдарова. “Мин бу проектка бик сөендем, чөнки, ниһаять, башкаручыларның тавышын бернинди бизәкләрсез ишетә алачакбыз. Микрофонга ничек кенә җырласаң да, сине ишетәчәкләр. Аның белән җырлар өчен әллә ни көч сарыф итәргә кирәкми. Ә син микрофонсыз җырлап кара! Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһаповларга микрофон бөтенләй кирәк булмаган. Эш кычкырып җырлауда түгел, ә җырлауның аһәңендә. Җырчы татар орфоэпиясе, фонетикасы, дикциясенең бөтен нечкәлекләрен белергә тиеш”, - ди Миләүшә ханым.
“Заманында Рәшит Ваһапов кебек талантлы артистлар микрофонсыз җырлаган. Аның микрофон тотып төшкән берәр фотосы юкмы икән, дип махсус эзләдем. Юк, андый бер фотосы да юк аның. Алар төрле шартларда авылдан авылга җәяү йөреп, көн саен концерт биргән”, - ди Рифат Фәттахов.
“Микрофонсыз концерт” 16 майда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Концертта чыгыш ясаячак кайбер артистларның исеме билгеле. Алар арасында Илһам Вәлиев, Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Алмас Хөсәенов, Рөстәм Насыйбуллин бар. Махсус кунак – Эмиль Җәләлетдинов.
Шуны да әйтергә кирәк, 5 майда “Микрофонсыз концерт” проекты өчен өстәмә кастинг узачак. Аны уңышлы үткән башкаручылар концертта катнашыр дип көтелә.
“Халык җәүһәрләре”
Күптән түгел Казанда үзешчән башкаручылар катнашында “Халык җәүһәрләре” дип исемләнгән концерт узды. Аның ни дәрәҗәдә уңышлы булуын концерт залының шыплап тулуы һәм тамашачының көчле алкышларыннан аңлап булгандыр.
“Бу проект тамашачыда бик зур хуплау, яклау тапты. “Конкурсны дәвам итегез” дип хәзер дә язалар, шалтыраталар. Май аенда “Халык җәүһәрләре гастрольләргә чыга. Максатыбыз – аны Ваһапов фестивале кысаларында түгел, ә мөстәкыйль милли-мәдәни проект дәрәҗәсенә күтәрү. Хәзерге вакытта бу өлкәдә эшләр алып барыла, ул уңышлы булыр дип уйлыйм”, - ди Рифат Фәттахов.
Разил Вәлиев әлеге проектны тормышка ашыру идеясен күптәннән уйлап йөргән. “Рифат әфәнде минем кебек кенә хыялланып калмады, тормышка ашырды. Киләчәктә бу проектка гармун, курай, кубызда уйнаучыларны, биючеләрне дә кертергә кирәк дип уйлыйм. Сәнгатьнең төрле жанрлары тәкъдим ителсә, проект тагын да баетылыр иде”, - ди ул.
Әлеге проектның сценарий авторы һәм алып баручысы – Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова. “Бервакыт сәнгать әһелләре белән бер табын артында утырганда, шундый әйтемгә тап булган идем: “Чишмәсе булса, эчүчесе табыла”. “Халык җәүһәрләре” концертыннан соң шундый фикергә килдем, чишмә нинди генә тирән булса да, аның суын эчәргә яратсак та, чишмәне чистартып, барлап тормасаң, ул югалырга мөмкин. Ә инде чишмә югалса, аның янына килүчеләр дә бетә. Халык арасыннан үсеп чыккан талантларга әһәмият бирми башлаган идек. “Халык җәүһәрләре”нә килгән тамашачы үзешчән башкаручыларның моң чишмәсен күрде, татып карады”, - ди Динә ханым.
Шулай итеп, “Халык җәүһәрләре” концерты 17 майда - Казанда (өстәмә концерт), 18 майда - Әлмәттә, 19 майда – Чаллыда, 20 майда – Түбән Камада узачак.
“Яңа татар җыры”
Март аенда икенче “Яңа татар җыры” конкурсының гала-концерты булып узган иде. “Безне кайвакыт тәнкыйтьләгән булалар. Әмма “Болгар радиосы”нда гел безнең җырлар яңгырый. Әйтик, Раяз Фасыйховның “Бер җылы сүз”ен көн-төн җырлаталар. Ә ТНВ каналында Марсель Вәгыйзовның “Әти гармуны” җырын бик еш бирәләр. “Тамашачы сорый”, - диләр. Бу “Яңа татар җыры” әкрен генә үз максатына ирешеп бара дигән сүз”, - ди Рифат Фәттахов.
Разил Вәлиев әйтүенчә, бу – катлаулы, авыр проект. “Дөньяда булмаган яңа татар җырларын табып, аларны сәхнәгә чыгару, аларга бәя бирү дә шактый катлаулы. Инде 240лап җырның берничәсе генә булса да, халык күңеленә кереп калса, бу зур уңыш дигән сүз”, - ди ул.
1 майдан өченче “Яңа татар җыры” конкурсы игълан ителәчәк.
“Казанда Шәрык базары”
Узган ел декабрьдә “Казанда Шәрык базары” Беренче Халыкара төрки эстрада фестиваленең ачылу тантанасы узган иде. Рифат Фәттахов әйтүенчә, ул авыр шартларга, санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулы чорына туры килде.
“Хәзер бу вәзгыять тынычлана кебек. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге проект Мәдәни инициативаларның Президент фонды оештырган конкурста 9 841 394 сум акча отты. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның: “Төрки фестивальләр күп җирдә үткәрелә, ләкин төп музыкаль фестиваль Россиядә булырга тиеш” дигән фикерен дә проектыбызны хуплау дип кабул иттек. Без бу фестивальгә зур өметләр баглыйбыз, чөнки төрки халыкларның уртак сәнгате, мәдәнияте булган, бар һәм булачак. Татар эстрадасының сыйфатын күтәрергә, аны дөньякүләм дәрәҗәсенә чыгарырга телибез. Ә моңа төрки дөнья аша гына ирешеп була. Безгә төрки эстрадасыннан өйрәнер әйберләр шактый”, - диде Р.Фәттахов. Аның сүзләренчә, әлеге проектта катнашырга теләк белдергән илләр көннән-көн арта бара. Алар арасында Мисыр, Гарәп Әмирлекләре, Кытай һәм башкалар бар.
Фестивальнең гала-концерты 22 октябрьдә “Казан Экспо” үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак. Башкаручылар составы тиздән билгеле булыр дип көтелә. Хәзерге вакытта Казахстаннан Роза Рымбаева, Үзбәкстаннан “Ялла” төркеме һәм башка мәшһүр артистлар белән сөйләшүләр алып барыла. Гала-концерт алдыннан төрки халыкларның аерым күргәзмәләрен оештыру күздә тотыла. Моннан тыш, 1 майдан онлайн тәртиптә һәр төрки милләтне тәкъдим итү планлаштырыла.
"Шәхси-дәүләти продюсерлык үзәге булырмы?"
Рифат Фәттахов журналистларны кызыксындырган тагын бер сорауга җавап бирде. Сүз аның продюсерлык эшчәнлеге турында. Хәтерләсәгез, Рифат әфәнде яшь башкаручылар белән бары тик алар хисабына гына эшләячәген белдергән иде. “Бу бер көн эчендә генә туган фикер түгел. Бушка килгән әйбернең кадере юк. Биш еллап элек ТР Мәдәният министрлыгына шәхси-дәүләти хезмәттәшлек нигезендә республика продюсерлык үзәге оештырырга тәкъдим иткән идем. Дөньяда андый продюсерлык үзәкләре бар. Әмма минем фикер хупланмады. Аның каравы өч ел элек ТР Мәдәният министрлыгы Филармония каршында продюсерлык үзәге ачты. Өч ел үтте, әмма әлеге продюсерлык үзәге ачкан бер генә яңа йолдыз турында да ишеткәнем юк әле. Бик күп талантлы яшьләрнең, бигрәк тә авылдан килүчеләрнең үз көче белән сәхнәгә чыгарга мөмкинлеге булмавын аңлыйм. Әмма һәрнәрсәнең үзгәреш чоры бар...” - диде Рифат Фәттахов.
Матбугат очрашуыннан соң, ифтар башланды. Ул “Туган авылым” ресторанында үткәрелде. Чакырылган 90лап кунак арасында Төркия, Төркмәнстан, Үзбәкстан вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре, танылган артистлар, язучылар, журналистлар һәм башкалар бар иде. Коръәнне Рөстәм хәзрәт Зиннуров укыды.
Комментарийлар