Ишектән кергән Хәбир «Шашлык пеште!» дияргә дә өлгермәде, әнисен күтәреп алып, ишегалдына йөгерде. Гадәттә, Галимәне шәфкать туташына алып төшә иде ул. Бу юлы да карчыкны укол гына коткарып калды.
Өйдәгеләр Хәбирнең кайтуын дүрт күз белән көттеләр. Барысы да әниләре өчен борчылган йөз ясаганнар иде. Әнисен бүлмәсенә кертеп яткыргач, Хәбир аш бүлмәсенә чәйләп алырга кереп китте. Аның артыннан, аяк очына гына басып, калганнар да иярде.
– Сез, – диде Хәбир, бар батырлыгын җыеп. – Нәрсәгә кайттыгыз соң монда? Әнинең юбилеен бәйрәм итәргәме, әллә инде шушы диванына яткырып, соңгы васыятен тыңларгамы? Күрәм, барыгыз да ишле, икешәр-өчәр балагыз бар. Акчагыз да кесәгез тулы. Ә йөрәк дигән җирегездә әнигә булган хөрмәт хисе яшиме сезнең? Ул безне – дүрт баланы әтисез, берүзе үстерде, утка-суга да безнең өчен керде. Шушы нигездәге йортны да авыл халкы ярдәме белән төзетте. Хәер, сезгә нигез турында сөйләп мәгънә юктыр. Сез бит бу йортны елына бер – әнинең туган көнендә яисә пенсия алган вакытында гына кайтып күрәсез. Ә мин көн саен әнинең авыртудан ыңгырашып, су сораганын ишетәм. Аңа сезнең кыйбатлы күлмәк, бүләгегез кирәкми, бары тик җылы сүзегез, игътибарыгыз гына кирәк, туганнарым.
Хәбир алдан әзерләгән сүзләрен әйтеп бетермәде, күзен каплап, әнисе янына кереп китте. Өстәлдәге салкын чәен Рәхимә түгеп, яңаны ясады. «Әнигә чәй китерим әле», – дип ана янына ашыкты, ә икенче килене бүлмәләрне җыештырып алырга булды. Шау-гөр килгән балалар да, телефоннарын читкә куеп, урамдагы күрше балалар белән танышырга чыгып киттеләр. Галимә бит балалары белән менә шундый тату тормышны күптәннән күрергә хыялланган иде. Ләкин тирән йокысына талып, аны да төшендә генә күрде.
Икенче көнне балалары үз өйләренә кайтып киттеләр. Өйдә бары тик тынычлык һәм Галимә белән Хәбир генә калды.
Комментарийлар