16+

"Әни, мин кыярны ... тыккан идем, кысылып калды..."

Соңрак Гүзәл эчке киемнәргә кадәр чишенеп, фотосын социаль челтәргә куярга дигән биремне дә үти әле. Акча эшләү теләге шул кадәр зур булдымы икән бу кызның? Әллә инде максаты игътибар җәлеп итүме, анысын белмим! 

"Әни, мин кыярны ... тыккан идем, кысылып калды..."

Соңрак Гүзәл эчке киемнәргә кадәр чишенеп, фотосын социаль челтәргә куярга дигән биремне дә үти әле. Акча эшләү теләге шул кадәр зур булдымы икән бу кызның? Әллә инде максаты игътибар җәлеп итүме, анысын белмим! 

"Можно ваш телефончик?" Юк, бу егетнең чибәр кыз белән танышканда бирә торган соравы түгел. "Ютуб" та Илья Соболевның махсус проекты шулай атала. Аның кысаларында, тапшыруга төшәргә килгән кеше сайлап алына. Ул кеше телефонын алып баручыга, ягъни Ильяга бирә һәм 10 минут дәвамында бөтенләй үк адекват булмаган гамәлләр кылырга яисә телефон кенәгәсендәге кешеләргә сүгенеп, мәгънәсез әйберләр язарга, шалтыратып, юк - бар (шулай ук мәгънәсез дип аңларга кирәк) нәрсәләр сөйләргә тиеш. 

Барлык биремнәрне үтәгән очракта, ул кешегә акча бирелә. Рус нәрсә генә кыланмас инде, диярсез. Кылансын. Татарга гына кагылмасын.

Хәтерләсәгез, Уфада чыгышы вакытында Руслан Белый Салават Юлаевны бандит дип атап, эш аздан гына судка барып җитмәгән иде.

Илья Соболев белән дә шундый ук хәл булырга мөмкин икәнен комик бәлки уйлап та карамыйдыр. Мессенджерларда Соболевның тамашасыннан бер өзек "йөри". Шоуда катнашучы Гүзәл исемле кыз телефонын Соболевка бирә. Анысы кызның әнисенә шалтырата һәм кыз әнисе белән бераз татарча сөйләшәчәген әйтә.

"... - Әйе, Гүзәл, привет кызым!
- Әни, мин кыярны ...мә тыккан идем, кыяр ...дә кысылып калды. Мин берүзем булган идем, мне было скучно, и огурец засунула в ..., мам. Кыяр ...дә кысылды. Мам, мин исерек түгел... ".

Бу бала маңкорт дисәң, татарча сүзләре акцентсыз. Сүзнең мәгънәсен дә аңлый кебек. Шәхсән миңа бу татар кызы өчен оят! Бәлки ул махсус татар телендә сөйләшкәндер? Гүзәлнең башындагы уйларын ярып карап булмый бит.

Бу видеоның бер өлеше генә. Дәвамын "Ютуб"тан эзләп табып карадым. Соңрак Гүзәл эчке киемнәргә кадәр чишенеп, фотосын социаль челтәргә куярга дигән биремне дә үти әле. Акча эшләү теләге шул кадәр зур булдымы икән бу кызның? Әллә инде максаты игътибар җәлеп итүме, анысын белмим! 

Татарча сөйләшсәң дә яратмыйлар, сөйләшмәсәң дә диючеләр булыр. Ничек инде ана телеңә сөйләшкән кешене яратмыйсың ди?! Тик һәр нәрсәнең үз урыны бар икәнен онытмаска кирәк! Һәм әлбәттә, татарга хас булган әдәп дигән әйберне балага кечкенәдән сеңдерү мөһим икәнен бу ролик тагын бер кат раслый! Татар телен болай популярлаштырмыйлар, җәмәгать! Аның башка юллары да бар. Мәгънәсезлектән көләрләр дә онытырлар, бәлки. Ә мәгънәле гамәлләр эзсез югалмас, Гүзәл туташ!

Лилия Локманова

Фото: видеодан скриншот

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Оятсыз!!! Бу кызый уз анасын да, узен хэм ботен татар халкын да мыскыллаган. Э урысларга татардан колергэ унайлы сэбэп. Шакшы, нинди пычраклык...

    Мөһим

    loading