16+

Ниакарагуада балалар ачтан үләләр! (юмореска)

Совет заманы. Арча районының Яңа Кенәр авылында мәктәп балаларын клубка җыелышка җыялар.

Ниакарагуада балалар ачтан үләләр! (юмореска)

Совет заманы. Арча районының Яңа Кенәр авылында мәктәп балаларын клубка җыелышка җыялар.

Тема: “Никарагуада балалар ачтан үлә.” “Правда” гәҗитен ятлап, шул темага күпмедер хәбәрдар булган  мәктәп укучылары сәхнәгә йөгереп чыгалар һәм, елап диярлек,  Никарагуада ачтан үлеп яткан балаларга теләктәшлек белдерәләр. Аларга укытучылар да кушыла. Җыелыш өч сәгатькә сузыла. Тамаклары ачкан, өйләренә кайтып, “әнкәй пәрәмәчләре”н сыпырырга  хыялланган сабый балалар, аяк тибеп, шаулаша башлыйлар. 

“Ка-а-а-йту юк! — дип кычкыра мәктәп завучы. — Нәстә! Никарагуадагы балаларга рәхәт дип беләсез мәллә!” Алтынчы сыйныфта укучы, хәзер инде Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында (халык телендә – “кулёк!) укытучы булып эшләгән, Татарстанның атказан артисты Азат Зарипов түзми, клубтан чыгып кача. Азатка бик каты эләгә, үзе әйтмешли, “яман каты!”. Шуннан соң аны озак кына комсомолга да алмыйлар. Никарагаудагы балалар ачтан үлмәсен дип, башлангыч сыйныфлар өчәр, уртанчылар бишәр, югарылар унар тиен акча җыйнап, ниһаять, өйләренә таралышалар.

Еллар узгач, студентларның  “Ягымлы яз” фестивален әзерләп йөрүче Азат Зарипов бу турыда театр бүлегенең кафедра мөдире Фирдания Исмәгыйль кызына сөйли. Һәм аларда бер шаян идея туа. Идея шактый гади: университетта Никарагаудагы ачтан үлүче балалар файдасына иганә  акчасы җыю. Кафедра бүлмәсенә иң беренче булып студентларга вокал серләрен өйрәтүче,  Татарстанның халык артисты Илсур Сафин килеп керә.

—Илсур, — дип җитди генә итеп сүз башлый Фирдания ханым, — Ниакарагуада балалар ачтан үләләр!
—Да вы што!  — Илсур  чын тетрәнү ала. Чыраена караганда – мәңгелек тетрәнү. Армия сафларында хезмәт иткәндә янгында янган сиртмәле, сирәк аксыл кашлары, сикереп, маңгай эченәргә  кереп югала. Күзләр тораташ булып катып кала, җырлаганда гына кебек, тегендә-монда йөрми.
Әйе, Илсур, ситуация шактый авыр...
И што!?

— Без Никарагуада ачтан үлүче балалар өчен акча җыйнарга булдык. Бу безнең намус эшебез, Илсур, үзең аңла, гражданлык бурычыбыз...
– Аңлыйм, аңлыйм, Фирдания Исмагиловна, - ди бу, - мин Никараугада балаларга чын күңелдән ярдәм итәргә әзермен.
Илсур! Син чын кеше!

– Күпме?
– Йөз сум.
  Кырык сигез яшендә әти булган,  ачлыкның, ятимлекнең нәрсә икәнлеген яхшы аңлаган, һич югында китаплардан гына булса да укып белгән Илсур йөз тәнкәне шундук өстәлгә чыгарып сала. Түзми (намуслы, шәфькатле җаннар гына шулай эшли!), – шул йөзлек өстенә тагын бер йөзлекне ата.

Башы бик әйбәт башлана бу уенның, уенчылар хәтта азартка кереп китәләр. Шулчак баянчы Кирам Сатиев пәйда була. Ул  булачак музыкантлар, җәгъни үзе кебек үк баянчылар әзерли.
– Кирам...
– Әйе, Фирдания ханым?!
– Никарагуада балалар ачтан үләләр!

Кирамның бер җире дә селкенми. Умыртка сөяген хәтерләткән сколиоз борыны, әзрәк очланып китсә дә, әлегә үз хәлендә кала. Якында, Татарстанда түгел бит әле, Аллага шөкер, каядыр Никарагуада. Кирам Сатиевны иң элек әнә шул уй сөендерә.
– Әйе, ишеттем...
– Каян?

 —Телевизордан...каян...көн-төн сүләп торалар. Бик  тә кайгырдым, бик...
Без йөзәр сум акча җыярга булдык.

- Акча? Кемгә?  - Акча сүзе Кирамны стопорга китереп кертә. Һәрбер “копейка”сын (аның сүзе!) сөекле хатынына вакытында алып кайтып бирергә күнеккән олуг музыкант өчен бу бигүк сөенечле хәбәр булмый.
– Никарагуада балалар ачтан үләләр!
– Ишеттем...- Кирамның тыны кысыла. - Йөз сум, дисез инде...
– Йөз сум биргәнче, Никарагуага барып, иганә концерты куеп кайтсаң, һәйбәтрәк булыр иде дә бит!  Тик шактый ерак шул — океан артында!
– Ни бит...
– Нәрсә?
– Иртәгә бирсәм — ярыймы?
– Ярый, ярый...
—Акчам бетеп китте! — Сүзен дөресләр өчен, Кирам кесә төпләренә суккалап ала. — Узган атнада бер бик зур шагыйрьнең кичәсендә гармунда уйнаган идем,  һаман да шуның акчасын ала алган юк. Шагыйрьләр белән бәйләнмә икән инде. Союз бирми, диләр.  Иртәгә бирерләр, бәлкем! Шуңа бик тә өметләнеп торам. Иртән торсам шуны уйлыйм, кич ятсам...шул...аңлагыз инде хәлемне...
Кафедрага, ашыга-ашыга, татар халкының яраткан җырчысы Римма Ибраһимова килеп керә. Шуңардан файдаланып, Кирам тиз генә чыгып шыла.
—Римма! — ди Фирдания ханым, түбән вә үтемле тавышы белән.
– Әйе!?
– Никарагуада балалар ачтан үләләр!
– Нишлим соң! — дип җавап бирә Римма. Җырчы ханымның ягымлы йөзе шактый кырыслана.
– Без иганә акчасы җыярга булдык!
–  Җыегыз соң!
– Йөз сум. Бирәсеңме?
– Юк, бирмим! — дип кырт кисә җырчы ханым.
– Акция...
—Мин бик күп катнаштым инде андый акцияләрдә, бик күп бушлай җырладым! Җитәр! Башкалар бирсен, башкалар җыйсын!

Римма ханым кафедрага ничек тиз керсә, шулай тиз генә чыгып та китә. Шуннан соң шушы кафедрада ук эшләүче бер яшь укытучы хатын керә. Нечкә күңелле, бик тә ягымлы хатын. Никарагуа балалары турында сүз ишеткәч, хатын, тетрәнеп,  елый ук башлый. “Сез нәрсә, Фирдания Исмагиловна, бу бит Никарагуа, йөз сум гына түгел, ике йөз сум бирергә дә әзермен мин!” — дип аңа тиешле сумманы чыгарып бирә. Фирдания ханым, ягымлы гына елмаеп, акчаны “бүрек” астына салып куя. Акция  көне буе бара һәм шактый зур уңыш казана. Җәмгысы мең ике йөз уналты сум акча җыйнала. Уналтысын кемдер тиенләп тапшыра...

Финалы аяныч: урыс фамилиясен йөрткән бер укытучы ханым кереп, бу уенны бөтенләй туздырып ата. “Гомер буе акча җыйдыгыз — монда акча, тегендә акча, что у нас за дела!” – дип туктый алмыйча акыра марҗа хатын.

 Фирдания ханым уенны туктатырга мәҗбүр була. Җыелган хәйрия акчаларын хуҗаларына кире кайтарып бирәләр. Ягымлы гына елмаеп, әлбәттә...

Ә бу идеянең авторы артист һәм режиссер Азат Зарипов һаман да бер сәер төш күреп чиләнә. Төшендә ул ачка каткан Африка балаларын бергә җыйнап, шулар яшәп яткан “арык” алачыкта  “Ягымлы яз” фестивален уздырып ята икән.

Ахир

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading