16+

Ничек итәк сайларга?

Кыска итәк аякны озын күрсәтә, свитер, водолазка, футболка белән кияргә була.

Ничек итәк сайларга?

Кыска итәк аякны озын күрсәтә, свитер, водолазка, футболка белән кияргә була.

А-силуэтлы итәк идеаль булмаган ботларны яшерә. Аяк­ны кыскарак күрсәтә. Блузка, водолазка, джемпер белән кия аласыз.

Туры итәк гәүдәне төз күрсәтә, тездән түбәнрәк булса, буй кыска күренә. Блузка, водолазка белән кияргә киңәш ителә.

Плиссе итәк (бөрмәле) зур гәүдәлеләрне тагын да юан күрсәтә. Ябыграк кешеләр кисә дөресрәк.

Күп катлы итәк ботны озынайта, юан гәүдәлеләргә килешми.

Карандаш итәк аякларны төз күрсәтә. Артык нечкә һәм юан ботлыларга килешми. Блузканы эчтән калдырып киегез.

Кояш итәк билне нәзек күрсәтә.

Лалә чәчәгенә охшаган итәк буйны һәм аякларны кыс­ка күрсәтә.

Озын итәк төз булмаган аякларны яшерә. Буйны кыс­карткан кебек була.

Фото: kakprosto.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading