Шәһри Казан

"Әниемнең хәле начар бит!" яки ни өчен балага даруны сатмаганнар?

Ял көне иртән йөрәкнең сикереп-сикереп тибүенә уянып киттем. Сәер хәл... Болай булганы юк иде. Торып су эчкәч, рәтләнеп киткән кебек булды. Иртәнге ашны ашадык та, балалар белән урамга чыгып киттек. Көн шулкадәр эссе иде, шулай да җәяү шактый гына йөреп кайттык. 

Төштән соң хәл тагын начарланды. Кан басымын үлчәгән идем, бераз югары. Йөрәк тагын тегеләй сикереп тибә башлады, пульс ешайды. Күңел болгана. Нишләргә? Узган ел бер дустым аритмиядән йөрәгенә операция ясаткан иде. Нинди дару эчим икән, дип шуңа смс яздым. Ул әйткән даруны 10 яшьлек улыма язып бирдем дә даруханәгә җибәрдем. 

Бермазан елый-елый улым шалтырата: “Әнием, даруны бирмәделәр. “Балаларга сатылмый диде”, - даруханәдәге апа. Мин: “Әниемнең хәле начар бит”, - дидем. “Аңлыйм мин”, - диде, ләкин барыбер бирмәде”. “Борчылма, улым, елама, кайт өйгә”, - дидем көч-хәл белән. Болай булмый дип, “ашыгыч” ярдәм чакырттым. Бик тиз килделәр. Улым белән бер тирәдәрәк өйгә керделәр. 

Реклама

ЭКГ ясадылар, кан басымын төшерү өчен дару бирделәр. Хәлем җиңеләеп киткән сыман булды. Кич белән ирем теге даруны алып кайтты. Составын караган идем, төрле тынычландыра торган үләннәр һәм 50 процент спирт дип язылган. Менә ни өчен аны балага сатмаганнар икән!.. Составында спирт булганга. Ярый шулай булсын, ди. Ә бит очрагы гадәти түгел. Елар дәрәҗәгә җиткән баланың “әниемнең хәле начар” диюе дә роль уйнамаган, күрәсең. Ә шул даруга кеше гомере бәйле булса? Уйлап карасаң, бик четерекле момент бу. Кайда хаклык вә дөреслек?. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 8 август 2022 - 21:48
    Без имени
    Җаным(((