Авылларда эшнең гөрләгән чагы. Өй эчендә дә, йорт-бакча тирәсендә дә эш җитәрлек. Без дә укучыларыбызның хәлләрен белешеп алдык.
Айзат Каюмов, Әтнә районы, Күлле Киме авылы:
– Ел әйләнәсе үрдәк асрыйбыз. Әле дә шул эш белән мәшгуль. Үрдәк тотуның сере гади: иң мөһиме – аслары коры булсын. Асларына мин һәрвакыт агач чүбе салып торам. Ояларында вентиляция яхшы булырга тиеш. Гадәттә, үрдәкләр үз асларыннан чыккан газдан агуланып үлә. Шулай ук җәйге сезонда колхозда эшләп алабыз. Үзебезнең дүрт машина бар, колхоз икене биреп тора. Менә хәзерге вакытта «КамАЗ»да ашлама ташыйм. Хезмәт хакы зарланырлык түгел. Җәй көне без кырда булгач, өй тирәсендәге эшләр хатын белән әни өстендә. Бездә яз быел бик соң килде, бакчабыз әле дә чи. Шуңа күрә бер нәрсә дә утыртмадык, хәтта сука да тыкмадык. Узган елларда 3-9 май арасында утыртып бетерә идек инде бәрәңгене.
Эльвира Сөнгатуллина, Лаеш районы, Державино авылы:
– Без үзебез шәһәр кешеләре, ләкин җәебез авылда уза. Быел бала белән декрет ялында утырам, шуңа авылда бик яшәп булмас, мөгаен. Ләкин кайтып бәрәңге, башка яшелчәләр утыртып, тирә-якны чистартып килдек инде. Без күпләп бал кортлары тотабыз. Алдагы елларда кортлар бик күпләп үлгән иде, быел, Аллага шөкер, исән-саулар. 80 баш умартабыз бар. Җәй көне аерып, бал җыю вакытында санын 100гә җиткерергә исәп бар. Умарталыкта чистарту-яңарту эшләре бара. Үлгән кортларны алабыз, кирәк булса – яңа ояларга күчерәбез. Рамнарны әзерләү эшләре бара. Кыштан үлгән кортларны ыргытабыз. Ә төнәтмәләрне җәй көне үлгәненнән ясыйбыз.
Гөлнара Маликова, Саба районы, Йосыф-Алан авылы:
– Бу ялларда кишер, чөгендер, суган утырттык. Быел беренче тапкыр редис утыртып караган идем, ничек булыр. Бәрәңгене баздан күзәнәкләндерергә дип чыгарып куйдык. Әлегә аны утыртырга иртәрәк, җир өлгермәгән. Тизрәк тәрәзә төпләрен дә помидор үсентеләреннән арындырасы килә. Көннәр җылытып киткәч, табигать яшелләнгәч, күңелгә дә рәхәт. Бакчам тулы лалә, нәркис чәчәкләренә карап, елмаясы гына килә.
Айзат Зарипов, Балык Бистәсе районы:
– Мин «ЛОГОС» агрофирмасында агроном булып эшлим. Хәзер бик кызу чәчү эшләре бара, бер көнне дә бушка сарыф итәргә ярамый. Быел бездә генә түгел, бөтен республика буенча чәчү эшләре бик авыр бара. Узган атнада көннәр бик салкын булды, җир өлгермәгән иде әле. Бу атнада инде кыздыра. Мондый шартларда чәчү эшләрен тизрәк бетерергә кирәк. Быел беренче тапкыр май өчен җитен утыртып карадык. Ничек булыр. Күпләп көнбагыш утыртабыз. Икесеннән дә яхшы керем чыга. Сөтнең бәясе төшкәннән-төшә бара. Хәзер солярка бәясен арттырып куйдылар – 44 сумга җитте. Бер литр солярка алу өчен өч литр сөт сатарга туры килә безгә. Авыл хуҗалыгы мактанырлык хәлдә түгел.
Алисә ШӘРӘФИЕВА сораштырды.
Зөлфия Хәлиуллина фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар