16+

Әниләргә кадер-хөрмәтне кызганмыйк!

Менә әниләр көне дә килеп җитте. Шуңа күрәдер, бу матур бәйрәм турында сүз барганда иң беренче чиратта әниләребез күз алдына килә.

Әниләргә кадер-хөрмәтне кызганмыйк!

Менә әниләр көне дә килеп җитте. Шуңа күрәдер, бу матур бәйрәм турында сүз барганда иң беренче чиратта әниләребез күз алдына килә.

"Әни" дигән назлы сүз эченә мәрхәмәтлелек, изгелек, сабырлык төшенчәләрен сыйдыра ул. Ходай Тәгалә  шуңа күрә  хатын кызны нәкъ менә  ана булу өчен яраткандыр да бу дөньяга. Шул ук вакытта аның нәфис иңнәренә үтә дә катлаулы вазыйфаны йөкләнгән. Безгә алар алдында баш иясе генә кала.

Ноябрь азагында ел саен бәйрәм итә торган көн - Әниләр көне - барыбыз өчен  дә  кадерле бәйрәм. Бу бәйрәмдә аеруча әниләргә игътибарлы булырга тиешбез. Чөнки Әни - безне якты дөньяга тудырган, гаилә җылысын саклаучы, балаларын, оныкларын ихластан яратучы, тормышта акыллы киңәшләре белән булышучы олы җанлы, изге зат. Оҗмахка юлның әниләрнең аяк астыннан узуын исебездә тотып, әниләргә һәм барлык гүзәл затларга җылы сүз, ихтирам, кадер-хөрмәтне кызганмыйк.

Россиядә һәм Татарстанда бәйрәмнәр бик күп, тик без көтеп ала торган бу матур бәйрәм - иң кадерлеседер. Чөнки Әниләр - җир йөзендәге иң изге затлар. Менә шушы изге затларны - Әниләребезне - нурлы бәйрәмнәре белән тәбриклим. Һәркемгә исәнлек, иминлек, балалар изгелеге телим. Аларны Ходай сәламәтлектән, мәхәббәттән аермасын, балалары, оныклары шанландырып кына торсын иде.

Тукай районы Калмия авыл китапханәсе мөдире Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading