16+

"Нинди әни инде мин, берне дә карап бетерә алмыйм. Бүтән бәби табарга да түгел..."

Яңгыр белән кояш алышынып торганда, балалар белән урамда йөрергә дә җайсызрак. Анда юеш, монда – пычрак. Таудан бер шуып төшсәләр дә тезе, артлары лыч су була. Әмма чыкмыйча да булмый.

"Нинди әни инде мин, берне дә карап бетерә алмыйм. Бүтән бәби табарга да түгел..."

Яңгыр белән кояш алышынып торганда, балалар белән урамда йөрергә дә җайсызрак. Анда юеш, монда – пычрак. Таудан бер шуып төшсәләр дә тезе, артлары лыч су була. Әмма чыкмыйча да булмый.

Әле беренче бала тугач нинди генә һава торышы булса да, көненә ике тапкыр чыгып, икешәр сәгать йөртеп кайтырга тырыша идем. Кар яуса да, яңгыр астында дождевик каплап чыга идем. Врачлар куша бит! Балага һава кирәк! Сырмалы ыштаннар, капюшон һәм бияләй киеп, элек урман кисәргә баручы ирләр кебек, китәсең коляска белән кар ерып... Хәзер инде мөмкинчелек булганча.

Бүген дә яңгырдан соң балалар мәйданчыгында кечкенәсен алдымда тотып утырам. (Йокламаганда коляскада ятасы да, утырасы да килми). Яныма бер мөлаем гына кыз килеп утырды. Татарча матур итеп:
– Арыдым, сезнең янга утырсам ярыймы? – дип сорады. Гадәттә урысча сүз башлыйлар. Татарча ишеткәч рәхәт булып китте.
– Әйе, утырыгыз монда, – дип кырыйгарак шуыштым. Аның да алдында безнең кечкенәбез тирәсендәге бала. Бернәрсә дә сорап өлгермәдем, үзе сөйли башлады:
– Арыдым әле. Врачка таксида барган идек, автобус белән кайттык. Перевязкаларны күрсәтергә бардык. Бер як кулына кайнар су эләгеп, бераз пешкән иде. Хәзер инде Аллаһка шөкер. Врач карады бүген, төзәлеп килә инде. Без әле күптән түгел генә монда күчтек. Әле ике атна гына. Квартирабызда мебель да юк диярлек. Өстәлдә ясап куйган чәй иде. Ходункида йөгереп килеп, өстәл аягына бәрелде дә, чайкалып китеп шуннан чәчрәде. Ярый әле суына башлаган иде бераз. Күз алдымда бит, күз алдымда!.. Үзем шунда булганда, - дип өзгәләнде.
– Борчылмагыз инде шулчак, төзәлә бит әкренләп, – дигән идем.
– Нинди әни инде мин, берне карап бетерә алмыйм, әтисенә дә әйттем. Безгә бүтән табарга да түгел, – ди. 

Балага ун ай булачак. Әле беренчеләре икән.
– Алай димәгез, бер бала да бер дә еламыйча, берәр төшен авырттырмыйча үсми инде. Төзәлер, узар, – дим.

Шулчак минем кыз ком һәм әрем, тузганак яфракларыннан “пешергән аш” китерде.
– М-м-м, тәмле булган, рәхмәт, кызым! – диеп мактый-мактый “ашап” алгач, яңа танышларны да сыйлагач, сүзебезне дәвам иттек.
– Болары да сезнекеләрме? – ди.
– Әйе, икесе мәктәптә әле, – дим. – Үскәндә төрлесе була инде. Әле йөри башлагач чабып егылалар да, шкаф япканда бармак кыстыру, тезе белән бәрелү, шырпы керүләр булырга мөмкин.
– Шулайдыр инде. Без РКБга барган идек. Анда халы-ы-ык, чират зур. Бездән кечерәкләр дә, зурраклар да килгәннәр. Кемнең маңгае ярылган ишеккә бәрелеп, кем биектән егылган, кем батарейка йоткан. Исем китте!
– Менә шул, әйтеп тә бетердегез, – дим.

Бераз тынычлана төшкәч, балаларның исемнәрен, яшьләрен, кая торуларыбызны сөйләштек. 

Ә мин уйга калдым. Беренче бала кечкенә вакытта мин дә шулай кечкенә балалы әниләр янына килеп, үзем сүз башлый идем. Яңа шәһәр, танышларым юк диярлек. Поликлиникада, урамда да сөйләшергә кеше табылса, рәхәтләнеп сөйләшә идем. Моның сәбәбе гадидер.

Менә хатын-кыз укый, эшли, кияүгә чыккач та яллар төрлечә уза. Кунакка барасың, үзеңә кеше килә. Гел кешеләр арасында.

Аннан көтеп алган нарасый туа. Әтисе көне буе эштә, кичен генә кайта. Кечкенә белән бик кунак йөреп булмый, чакырырга да куркыныч. Бәлки авыру иярер. Яңа туган бала әле сөйләшми. Һәм көне буе яшь әни йә балага сөйләп йөрергә, йә кем белән дә телефоннан сөйләшергә мөмкин.
– Бу, эт! Ул “вау-вау” ди! Бу песи! Ул “мияу” ди!.. Әйдә уйныйбыз, киенәбез, аш пешерәбез...

Иптәш кызларың, туганнарың көндез эштә, кичен үзеңнең вакыт булмый. Шалтыратсалар да синең бала турында сөйләвең аларга аңлашылмый, кызыксыз тоела. Ярый әле хәзер социаль челтәрләрдә төрле әти-әни группалары күп. Интернетта борчыган сорауга җавап табуы авыр түгел. Әмма ул әлегәчә булган актив тормыш белән бер түгел. Изоляциядә каласың төсле.

Ни өчен урамда йөргәндә әбиләр килеп киңәш бирә башлый? Шапкасын төзәт, алай ит, болай ит, дигәч үзләренең тормышын, балаларын сөйлиләр. Чөнки аларга да телевизор карау гына җитми.

Кешегә кеше кирәк. Аралашу кирәк. Җанлы аралашу. Сөйләшү!

Ковид вакытындагы өйдә бикләнеп яту вакытында ирекнең, рәхәтләнеп күрешеп чөкердәшүләрнең тәмен тагын да тоя төштек кебек.

Хәзер балалар комда уйнаган арада киресенчә, сөйләшмичә, мең дә бер тапкыр "әни, әни" дигәнгә җавап бирмичә, ватсапта җыелган класс җитәкчеләре, родительский комитет, туганнар, башка чатларны укып, җавап биреп өлгерсәм дә шатланам. Язам. Киресенчә, әзрәк тынычта утыру җаен карыйм. Әмма, елмаеп торган матур кызчыкның әнисе Гөлназ телефонымны язып алырга сорагач, каршы килмәдем. Иртәгә дә чыккач күрешербез дип сүз куештык та, ашатырга вакыт дип, өйләргә таралыштык. Шалтыратсын, бушатсын эчен. Сөйләшербез туйганчы...

Рәмзия Юсупова

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading