16+

Ниндидер өтер билгесе дә кешенең киләчәген һәм язмышын хәл итә...(6 апрель – Тикшерү органы хезмәткәрләре көне)

Алар хакыйкатьне ачыкларга һәм канун бозучының гаебен исбатларга тиеш. Тикшерүчеләрнең гадәти булмаган эш көннәре ничек уза? Язмабыз шул хакта.

Ниндидер өтер билгесе дә кешенең киләчәген һәм язмышын хәл итә...(6 апрель – Тикшерү органы хезмәткәрләре көне)

Алар хакыйкатьне ачыкларга һәм канун бозучының гаебен исбатларга тиеш. Тикшерүчеләрнең гадәти булмаган эш көннәре ничек уза? Язмабыз шул хакта.

Бүгенге әңгәмәдәшебез – кайчандыр хокук сакчысы булып эшләүче абыйсына сокланып, әти-әнисен: “Мин дә милиционер”, – булам дип шаккаттырган Роберт Мингатин. Чирмешән егете ул, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләр тикшерүче. Унбер ел инде егет хокук сакчысы погоннарын йөртә һәм эше нинди генә катлаулы булмасын: “Тикшерүче ул минем сәләтем”, – ди.

Тикшерүче эше беренче чиратта кеше белән аралашудан гыйбәрәт. Әйтик, кеше катлаулы хәлгә юлыккан да, шуннан чыгу юлын эзли. Ә икенче яктан үз-үзен акларга теләүче җинаятьчеләр. Эшебездә очраклы кешеләр юк, дип саныйм. Чөнки бик азлар гына киеренке эшкә түзә ала: сорау алулар, катлаулы фаш итү схемаларын төзү... Тикшерүче эше һәрчак криминаль дөнья белән бәйле, димәк, ялган, алдану, мәкерлелек белән очрашкан кешеләргә ярдәм итү. Биредә салкын канлылык, кешегә ачкыч табу кирәк, – дип үз эше белән таныштырудан башлады сүзен Роберт.

– Тикшерүче психолог та булырга тиеш, димәк?
– Һөнәребезне археолог эше белән тиңләр идем. Һәр детальне исәпкә алып, моңарчы булган хәлләрне тергезү, мәгьлүмат эзләү, менә шулардан чыгып җинаятьнең картинасын төзү. Биредә төгәллек, таләпчәнлек, ә иң мөһиме – сабырлык кирәк. Җинаять урынын карау, эштә катнашы булган кешеләрдән сорау алу, тикшерү экспериментлары, кешеләрне күзгә-күз караштырып сөйләштерү, тентүләр һәм дәлилләрне кулга төшерү. Тикшерүче эше кабинетта утыру гына түгел. Иң мөһиме – җинаятьченең шәхесен билгеләү. Чөнки төрле версия булырга мөмкин. Ягьни ниндидер өтер билгесе дә кешенең киләчәген һәм язмышын хәл итә. Шуңа иң беренче чиратта нәкь менә шул кешенең әлеге эштә гаепле булуын күрсәтү, дәлилләр җыю. Нәкь менә тикшерүче – тикшерү-оператив төркеменең җитәкчесе булып тора. Нәкь менә ул җинаятьне тикшерү барышында башка төр хезмәтләрнең эшен оештыра. Эшнең ничек төгәлләнәчәге өчен дә нәкь ул җаваплы.

– Шау-шу куптарган берәр җинаять эше турында сөйләп үтегез әле.
– Татар әдәбияты тәнкыйтьчесе, галим Тәлгать Галиуллиның 70 еллыгы уңаеннан, 7 мең 500 данәдә аның 5 томлыгын бастырып чыгарырга булганнар.  Моның өчен Татарстан Министрлар кабинеты республика Фәннәр Академиясенә 2 миллион сум күләмендә акча бүлеп биргән. Әлеге оешма тендер үткәргән. Аны шәхси эшмәкәр откан. Әмма кирәкле данә урынына бары 655 данә китап бастырылган. 7 меңгә якын китап җитешмәгәнлеге ачыклана. Әлеге томлыклар республиканың барлык китапханәләренә җибәрелергә тиеш була. Галимнең нәкь юбилее алдыннан ачыклана бу җитешмәгән китаплар. Тикшерү барышында без Фәннәр академиясендә бүлек башлыгы Әбүталиповның торглар белән шөгыльләнүче хезмәткәре булуын, нәкь менә аның китап бастыручы шәхси эшмәкәр белән танышлыгы ачыкланды. Менә шул сәбәпле ул бу тендерда җиңгән дә инде. Әбүталипов исә барлык кирәкле документ, эш үтәлеше турындагы актларны имзалаган. Ә китаплар, аның әйтүенчә, Фәннәр академиясендә саклана, моны раслаучы товар накладные да булган. Чынлыкта, алар ачыкланмады. Әбүталипов, Мөстәкимов, Исхакова – өчесенә бергә 853 мең акча үзләштергән. Беренчесе өч елга гомум режимлы колониягә җибәрелде, Мөстәкимовка – ике ел хөкем ителде. Ә Исхакова ике үсмер баласы булуын исәпкә алып шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде.

– Һөнәрнең кыенлыкларын ничек җиңәсез?
– Эш күләменнән һәм аны үтәү өчен минималь сроклардан башны кая куярга белмәгән вакытлар да була. Кайчакта хәтта аз гына тоткарлану да кирәкле дәлилләр табарга мөмкинлек бирмәячәк. Ләкин кыенлыкларны бары хәрәкәттә булган кеше генә җиңә ала. Бик күп нәрсә эчке халәткә бәйле. Күз курка – кул эшли, монда бары тик эш күләме генә куркыта ала. Бер остазым: “Яхшы эшләр өчен, игьтибарны читкә юнәлтергә кирәк”, – дип әйткән иде. Эштәге кәефемне, авырлыкларны өйгә ташымыйм. Гаиләм, тормыш иптәшем һәрвакыт зур ярдәм күрсәтә.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Фотолар:

ТР Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ни генә сөйләсеннәр, алар иң кирәкле һөнәр ияләре.

      Мөһим

      loading