16+

Нәҗип Шәрипов: «Без әлеге тормышны күрдек, Аллага шөкер, ә яуда ятып калганнарны бик жәллим»

Җиңү ул – горурлык! 9 Май якынлашкан саен, бу турыда ныграк уйланасың. «Без – Җиңүчеләр!» дип әйтүчеләр рәтендә Нәҗип бабам булуы белән горурланам.

Нәҗип Шәрипов: «Без әлеге тормышны күрдек, Аллага шөкер, ә яуда ятып калганнарны бик жәллим»

Җиңү ул – горурлык! 9 Май якынлашкан саен, бу турыда ныграк уйланасың. «Без – Җиңүчеләр!» дип әйтүчеләр рәтендә Нәҗип бабам булуы белән горурланам.

Каршымда ул җыеп барган газеталар, документлар, беренче группа инвалидлык таныклыгы, үз кулы белән язган орден-медальләр исемлеге... Бик күп очрашуларга чакыралар иде бабамны. Ветераннар белән Мәскәүгә дә барды, Президентыбыз белән дә күреште. Һәр җиргә ашкынып, егетләр кебек матурланып, иң кирәкле сүзләрдән торган үтемле чыгыш ясап кайта иде.

«Мин – сугыш ветераны» дип горурлана иде. Үзен дә хөрмәтләделәр, төп йортта 31 ел кече малае Рәкыйп белән килене Фирая кадерендә, калган алты баласы, оныкларының тәрбиясендә яшәде. Хөкүмәт тарафыннан «Ока» машинасы, фатир белән бүләкләнде. «Без әлеге тормышны күрдек, Аллага шөкер, ә яуда ятып калганнарны бик жәллим», – дия иде ул. Үзенең дә тормышы җиңел булмый аның...

1925 елның 5 апрелендә Саба районы Алан-Елга авылында дөньяга килә Нәҗип Шәрипов. 2,5 яшьлек чакта газиз әнисе үлеп китә. Аннары өч ел эчендә биш үги анага «җитеп», ятимлек ачысын нык татый. Бертуган апасы Гадения белән ачлыктан хәер дә сорашып йөриләр, кыерсытуларга да түзәләр. Төп таянычы – газиз туганын аяныч үлем алып китә... Кызлар белән мәчет манарасына менеп уйнаганда, бер абзый ишекне ябып куйгач, мәет куя торган кабыктан куркып, йөрәк өянәге тота. Бабам җиде сыйныфны тәмамлагач, бер оешмада буфетчы булып эшли башлый. Эшләгән өчен җан башына 500әр грамм икмәк ала. Шунда гына тамаклары туя. Әтисе дә, сугышка киткәндә, «Улым, яшь булсаң да, синнән күргән игелекне беркайчан да онытмам», – дип саубуллаша...
Сугыш башлангач, 1924 елгы егетләргә чират җитә. Алар белән бергә бабам да 14 августта, үзе теләп, фронтка китә. 17 яшь була аңа ул вакытта. Егетләрне Ярославль шәһәренә кече лейтенантлар әзерли торган училищега китерәләр. Ләкин тәмамларга да өлгерми, аны 124нче гвардия укчы полкына кушып, фронтка озаталар. Бабам Дон елгасы буенда барган бәрелешләрдә беренче сугышчан чыныгуын ала. Елганың әле бер, әле икенче ярына чыгып сугышалар. Елганың суына кадәр кызара. Яраланмый калу могҗиза була. Ләкин сугышның икенче көнендә бабамны да шартлау дулкыны җиргә алып бәрә... Гомере бетмәгәнгәдер, әлеге мәхшәрдән аны Казан татары – Сәйфетдинов фамилияле өлкән лейтенант коткарып, зур авырлыклар белән кыр госпиталена китерә. Аның яралы кулын кисмәкче булалар, бабай ризалыгын бирми. Тугыз ай дәваланганнан соң, беренче группа биреп кайтарып җибәрәләр.

Аның сул кулының сөяге чыгып тора, бармакларын турайта алмый иде. Сыңар куллы булса да, шат күңелле, җор телле булуы, гармунда уйнавы белән кызлар күңелен тиз яулый үзе. 1949 елда Минниса әбием белән тормыш корып җибәрә. Биш кыз, ике ул сөеп үстерә алар. Ләкин 52 яшендә язмыш аны тол калдыра. Хатыны бакыйлыкка күчкәндә, ике баласы гына башлы-күзле булган. Бабам бу югалтуны бик авыр кичерсә дә, калган биш баласын да олы тормышка чыгара. Озак еллар авыл советы башкарма комитеты секретаре, аннан рәисе һәм башка җаваплы постларда эшли, җәмәгатьчелек вазифаларын башкара.

Олыгайган көннәрендә намаз әһеле булды, беребезне дә догадан калдырмады. «Яшь буын без татыган ачлык-ялангачлыкны, михнәтләрне күрмичә, бүгенге тынычлыкның кадерен белеп яшәсен иде», – дип еш кабатлый иде ул. Эх, хәзер бер генә көн аның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап утырырга иде...

Лилия Гатауллина, Казан

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading