16+

"Нишләп чит ил балалары татар телен өйрәнә, ә безнең милләт балаларына татар теле кирәкми?"

Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышында мәктәпләрдә татар теле дәресләрен укыту мәсьәләсен күтәрде.

"Нишләп чит ил балалары татар телен өйрәнә, ә безнең милләт балаларына татар теле кирәкми?"

Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышында мәктәпләрдә татар теле дәресләрен укыту мәсьәләсен күтәрде.

Депутат, “Бала-Сити” гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе Альбина Насыйрова фикеренчә, тел өйрәнү өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә бар. Әти-әниләрнең теләкләре генә юк.

“Комитет утырышы алдыннан мин Вахитов районындагы мәктәпләрдә булдым. Татар теле укытучылары белән күрештем, китапханәчеләр белән сөйләштем. Бүгенгә 1нче, 98нче, 102нче мәктәпләрдә меңләгән бала белем ала. Китаплар белән проблемалар юк, һәр балага да китап җитәрлек. Татар теле укытучылары бар. Мин башка күренешкә тап булдым.

Меңләгән укучысы булган мәктәптә 48 төркемдә татар телен чит тел кебек өйрәнә. Бары тик ике төркемдәге балалар гына, ә аларда 5-7-10 бала утыра, татар телен туган тел итеп сайлаган. Китаплар да бар, укытучылар да, искиткеч методикалар да кулланыла. Нишләргә безгә? Ни өчен татар гаиләләре үзләренең балаларын татар төркеменә бирми? Укытучыларга да агитация ясагыз, рус төркемендә татар баласын күрәсез икән, үз төркемегезгә күчерегез, дим. Монда укырга җиңелрәк, диләр. Барысы да җиңел генә уздырасы килә. Монысы кызганыч.

Үзебезнең мәктәбебездә 315 бала белем ала. Алар арасында татар балалары да, рус балалары да, чит ил балалары да бар. Бездә мондый күренеш, 115 бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. Тагын 200 бала, алар арасында чит ил балалары да бар, татар телен чит тел кебек өйрәнә. Бездә чит илдән килгән бер малай бар һәм ул: “Минем көчлерәк төркемдә, татар балалары белән укыйсым килә”, дигән. Мин гаҗәпләнәм: нишләп чит ил балалары татар телен өйрәнә, ә безнең милләт балаларына татар теле кирәкми”, - ди Альбина Насыйрова.

Мәгариф оешмасы җитәкчесе сүзләренчә, нинди программа кабул ителсә дә, алар шул программа нигезендә белем бирергә риза. “Әмма тиешле нәтиҗәләргә ирешү өчен атнага ике дәрес үткәрү генә бик аз”, - дип саный ул. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading