Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына – 90 ел
Казах далаларыннан кайткан кылганнар, кулъязмалар, тоткынлыктан килгән хатлар, китаплар, бер машина бәһасендәге чын француз хушбуе... Нәкыя апа ире Аяз Гыйләҗевнең бу истәлекләренә, «бисмилла» әйтеп, саклык белән генә кагыла. Ә иң кыйммәтле, кадерле хатирәләр аның күңел түрендә, хәтерендә саклана.
«Тормыш никадәр авыр булмасын – яшисе килә»
Сөйләшүебез үзеннән-үзе Нәкыя апа белән Аяз абыйның танышу, кавышу елларына барып тоташа. Нәкыянең апасы Аязның әнисенең энесендә кияүдә була. Шуңа да апасына бала карарга булышкан, аш-суга оста, чибәр, зифа буйлы Нәкыяне кечкенәдән күреп үсә Аяз. Нәкыя дә гел Аязны күзәтә: егетнең Казан университетына укырга кергәннән соң, фәкыйрьлектән, әти-әнисенә ярдәмче кирәк булганга, кире авылга кайтуына борчыла. Комсомолда эшләгән актив, төпле фикерле егет белән горурлана. Туры әйткәне өчен кулга алынып, лагерьга озатылгач, кадерле кешесе өчен кайгыра. Йөрәк хисләрен аңлаткан беренче хатларын Аяз абый төрмәдән яза. Хатларны айга бер генә җибәрергә ярый, анысы да рус телендә булырга тиеш. Шулай да егет җаен таба, Нәкыягә «вольныйлар» аша татар телендә хатлар юллый. «Нәкыя сеңлем, син мине бөтенләй онытып бетермәгәнсеңдер әле? Минем гомер шулай буталчыклы булды. Тормыш – кырыс, ул кешеләр күңеленнән чакматаш ясый. Әмма туган ил халкына, синең хакта уйлаганда, миндә иң җылы фикерләр генә уяналар. Хат яз». Хатлар язарга аеруча яраткан Аяз Гыйләҗев. Тоткынлыктан кайткач та, командировкаларда чакта да сөеклесенә көненә икешәр тапкыр хат сала торган булган.
– Аяз белән ел ярым хат языштык, аннары иреккә чыгарылгач, ел ярым җитәкләшеп йөрдек, шул рәвешле өч ел дәвамында аның тормыш иптәше ролен үтәдем. 1957 елның мартында өйләнештек, 45 ел ир хатыны булып яшәдем, вафатыннан соң менә инде 16 ел Аязның тол хатыны булып гомер итәм, – ди Нәкыя апа.
Аяз Гыйләҗев гомеренең иң авыр елларын да сагынып искә ала торган булган. Хәтта тоткынлык елларын да үзе өчен бәхет дип атаган.
– Хатларында да гел: «Бу авыр еллар миннән җитди кеше ясады. Тормыш никадәр авыр булса да, аның саен яшисе килә», – дип язды. Тоткынлыкта чакта ул авыр сынаулар аша тормышның нәрсә икәнен аңларга өйрәнде. Язучы кеше өчен бу мөһим, – дип искә ала хатыны.
Иреккә чыккач та, озак еллар кимсетүләрне тоеп яшәргә туры килгән Аяз Гыйләҗевкә. Баштарак язмаларын беркайда да кабул итмәгәннәр. Язучы, чарасызлыктан, хикәяләрен Нәкыя исеменнән дә бастырган. «Толстойга тартым иҗат итүче» яшь язучы Нәкыя Гыймадиеваның әсәрләрен бүген дә мактап телгә алучылар бар. Аяз Гыйләҗев кайбер мәкаләләрне журналист Мөкатдәс Йосыпов белән бергә әзерләп, «Яшь сталинчы» газетасында бастырып, гонорарын икегә бүлә торган булганнар.
– Ничек кенә булмасын, беркайчан да акчага аптырамадык. Аяз һәрчак җаен таба белде, – дип сөйли Нәкыя апа. Туйларын да өч көн бәйрәм иткән алар.
– Аязга коллегасы, язучы Галимҗан Сәгыйдуллин 300 сум акча биреп торган иде. Студентлар бишәр сумнан җыешты. Ул чакта итнең килосы 1 сум 80 тиен тора.Үзем күп итеп койка кайнаттым, туй күлмәге тектем. Рәхәтләнеп күңел ачтык.
Баштарак Яңа бистәдә кечкенә генә терәүле йортта яши башласалар, соңрак язучылар берлегеннән бирелгән зур фатирга күченәләр.
«Татарлык – һәркемнең канында, җанында»
Өй тулы истәлек. Музей диярсең. Һәр нәрсә Аяз абый турында сөйли, аның кул җылысын саклый. Шкаф тулы китаплар, фотолар, картиналар, Аяз Гыйләҗевнең үзе исән чагында җыеп барган хатлары, мәкаләләре, әсәрләренең нөсхәләре, стенка башында вазада казах далаларыннан җыеп кайткан кылганнар... Лагерьда чактагы эзләрен эзләп баргач, 1995 елда алып кайткан ул аларны. Шкафта китап басу машинкалары тора. Язучы каләмне кулына сирәк тоткан.
– Аязның язу өстәле беркайчан да булмады. Стенканың күтәртелмәле ишеген төшерә иде дә, аны чүпрәк бәйләнгән башлы таяк белән астан терәтеп, өстәл итеп куллана иде. Баштарак, фатир кечкенә дип, өстәл алмадык. Аннары, торыр урыныбыз иркенәйгәч тә, Аяз шул күтәртелмәле өстәлгә ияләште, машинкасын шунда куеп иҗат итә иде. Машинкаларның күбесен музейга бирдем. Китап басу машинкасы гаиләбездә элек-электән зур байлык булып саналды. Улларыбызга 16 яшь тулгач та, һәрберсенә машинка бүләк иттек, – дип сөйли Нәкыя апа.
Шкафтагы күн янчыктагы хушбуй флаконын да саклап тота ул: «Моны Аяз Мәскәүдән алып кайткан иде. Чын француз хушбуе. Бәясен белгәч шаккаттым, бер машина бәһасе диярлек иде ул. Исе бүген дә саклана».
Нәкыя апа күп истәлек әйберләрне язучының 165нче мәктәп музеена бүләк иткән, Дәүләт архивына бер машина язмалар тапшырган, ә бу экспонатлар белән хушлашырга ашыкмый.
– Аязымнан аерыласым килми, безнең нәсел әдәбиятка, тарихка битараф түгел, бу истәлекләрнең киләчәге ышанычлы кулларда, – ди.
Гыйләҗевләр өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Мансурлары – танылган драматург, Искәндәр – галим, профессор, Рәшат – табиб. Аяз Гыйләҗевне кырыс әти дип әйтеп булмый, шулай да «әтиегезгә әйтәм» дигән сүздән балалар шүрләп торганнар.
– Безнең гаиләдә татарча гына сөйләшегез дигән кискен таләп булмады. Әтиләре баштан ук әйтте: «Минем улларым музыканы үзләштерергә һәм чит телләрдә сөйләшергә тиеш». Хезмәт хакыма улларыма немец телен өйрәтү өчен репетитор яллый идем. Минем әни безнең белән 33 ел яшәде. Балаларны тәрбияләүдә аның ярдәме бик зур булды. Үзебез дә үрнәк күрсәткәнбездер. Гел татарча аралаша идек. Искәндәр кечкенә чагында китап укытмыйча йоклап та китми иде. Балалар әсәрләрен ятлап бетергән идек инде. Матбугатны өйгә яздырдык. «Чаян» журналының өстенә ята-ята укыйлар иде. Бүген дә яраткан газета-журналларымнан аерыла алмыйм. Әле менә 5 мең сумлык матбугатка язылып кайттым. Аяз: «Ана карынында ук Сәйдәш моңнарын, «Ак бүре» әкиятләрен тыңлап үсмәгән татар беркайчан да чын татар була алмый», – дия иде, татарлык ул – һәркемнең канында, җанында, – ди Нәкыя апа.
«Аяз цунами, торнадо иде»
Әсәрләрендә чагылган туры сүзлелегенә ишарәләп, Аяз абыйның кызып киткән чаклары еш була идеме дип кызыксынам. Нәкыя апа серле генә елмая:
– Цунами, торнадо иде Аяз абыегыз. Үземне дә мактый алмыйм – холык һәркемдә бар. Әни Аязны бик яратты. Ирем белән сүзгә килсәк тә, беркайчан арабызга кысылмады. «Үзең бардың, үзең яшә», – дия иде. Аяз минем өчен җан сакчым булды. Мин аның күндәм хатыны булып яшәдем. Хәзер дә берәр нәрсә эшләсәм, Аяз нәрсә әйтер икән дип уйлыйм, ул әле дә минем белән яши сыман.
Иренең балыкка йөрергә, су коенырга яратуын, урманга, табигатькә гашыйк булуын тәфсилләп сөйли ул. Тумышы белән Сарман ягыннан булса да, Аяз Гыйләҗевнең балачагы Зәй районы, Баграҗ авылында узган. Әсәрләрендә дә шул авыл табигате тасвирлана икән.
– Гомер буе миңа: «Әбисе, ничек син шулай тәмле итеп пешерәсең икән?» – дия иде, һәр ризыгымны яратып ашады. Бер ел урын өстендә ятканда да зарланмады: «бер җирем дә авыртмый», – ди торган иде. Картлык иртә килде аңа. Бер-беребезне хөрмәтләп, тигезлектә, балалар үстереп яшәгән чакларымны сагынам, – ди Нәкыя апа.
82 яшьлек Нәкыя апа бүген дә Аяз Гыйләҗевнең иҗатын киләчәк буынга тапшыру өчен тырыша. Язучының кулъязмаларын, хатларын туплап, алты томлык китап бастырган. «Бу җиңел булмады, күп җитәкчеләр бусагасын таптарга туры килде, шул чакта Аяз төшемә керде. Ишек аша: «Ник миңа хат язмыйсың?» – ди. «Чирләп киттем бит», – дип хәйләләмәкче булам икән. «Врачтан справка алып кил алайса», – ди, имеш. Аязның иҗаты белән кызыксынучы галимә Миләүшә Хәбетдинова белән төшне китап чыгару эшен тизләтергә кирәккә дип юрадык. Бу эштә ярдәм иткән өчен, мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга бик рәхмәтлемен»,– ди.
– Аяз һәрчак: «чын язучы булсам, мине, үлгәч, зурлаячаклар», – дия иде. Аның иҗатына битараф булмаган, мәгънәле әсәрләрен зурлаган халыкка зур рәхмәт. Аязымның рухы шат булсын,– дип сөенә ул.
12 февральдә Галиәсгар Камал театрында Аяз Гыйләҗевне искә алу кичәсе узачак. Шәһәр мэры теләктәшлеге белән, сентябрь аенда Аяз Гыйләҗев исемендәге фестиваль үткәрәчәкләр.
Комментарийлар