16+

Нәнә пешергән умач-чумар ашлары сагындыра...

Үткәнне сагынып утыра башладымы, кеше гомернең картлык дигән фазасына керде дигән сүз. Культурный итеп “ностальгия” диләр инде моны.

Нәнә пешергән умач-чумар ашлары сагындыра...

Үткәнне сагынып утыра башладымы, кеше гомернең картлык дигән фазасына керде дигән сүз. Культурный итеп “ностальгия” диләр инде моны.

Әле менә яңа гына хөрмәтле әфәндем социаль челтәрдә яңалыклар тасмасында яшьлектә әнисе пешергән умач-чумар ашларын сагынып язган да, әйдәгез, балачакта әни пешергән нинди тәмле ашларны сагынасыз, истәлекләр белән бүлешегез әле, дигән.

Без үзебез күптән әби инде, ашларның да төрлесен пешерәбез, тәмле дә, тик менә балачакта нәнә пешергән умач-чумарларга җитми инде. Аның умачын бик ашыгыч булганда тиз генә уып ашка салалар иде инде. Токмач басып торырга вакыт юк, умач кына удым, дип. Инде аш өлгереп килә, бәрәңгесе пешеп җитә, шунда нәнә тирәнрәк савытка бер йомырка сытып, чүт кенә тоз салып, кулының яны белән генә умач уып сала, ул шунда ук ашның өстенә кабарып менә дә аш та әзер була.

Шундый вак кына камыр, үзе шундый тәмле, нәнәнекен карап торганда шундый җайлы да, үзең уа башласаң, андый вак булмый шул менә. Нәнә өч минутта уып ашка салган умачны уарга миңа токмач басканнан да күбрәк вакыт кирәк, күпме тырышып та аныкы шикелле булмый. Хәзер умачны уган кеше дә юк бугай инде. Безнең балачак ашы, бер карасаң, нәкъ токмач ашы кебек, шул ук он, шул ук бер йомырка, ә тәме бөтенләй башка, нәнә ашы сагындыра. Әллә кайтса бер умачлы аш пешереп ашатыр иде дә, кайтыр җирләрдә түгел шул.

Һәрбер йорт баш хатынның (безнең авылда йорт хуҗасы хатын-кызны “йорт баш хатын” диләр) башында алдагы көннәргә меню төзеп куелган. Шул менюда берсекөнгә ипи чумары диелгән булса, аның хәстәрен бүгеннән үк, ягъни ипи пешергән көннән үк күрергә кирәк була инде. Әче арыш камырыңның кечкенә генә бер кисәген күәс төбендә калдырасың да, өстенә он сибеп, ике көнгә “онытып” торасың, аннан инде баштагы меню “иртәгә ипи чумары” дип хәбәр сала икән, кичтән басу борчагын чүпләп, кат-кат юып, суга салып куясың, бүрттерергә.

Иртән теге күәстәге камырыңны куна тактасына салып, ныгытып басып, башта тасмалап кисәсең, аннары бау кебек тәгәрәтәсең, ә казанда итле шулпаң кайный, теге бүрткән борчак белән бергә. Борчак пешеп җиткәндә генә бәрәңге белән суган салып җибәрәсең дә куна тактасындагы камырыңны чумар итеп тиз-тиз кисеп инде пешеп җиткән диярлек ашыңа саласың. Колмак чүпрәле әче арыш камырының исе дә өйгә тарала.

Мәктәптән үтереп ашыйсылар килеп кайтканда, ишекне ачуга шушы тәмле әчкелтем ис борынга килеп керүгә, безнең авылда әйтелгәнчә, җаның кунак була инде. Нәнә пешергән ашны сагынганда ипи чумарын пешереп караган бар, тик алай тәмле булмый шул нигәдер. Аның өчен үзебезнең басуда үскән борчак, үзебезнең басуда үсеп, Мәчкәрә тегермәнендә тарткан арыш оны, Аргыяк Гайниямал түти ясаган колмак чүпрәсе һәм ипи күәсе кирәк шул... һәм шуларның бөтенесеннән алдарак нәнә кирәк икән әле.

Хәзерге ак он камырын күпме генә әчетсәң дә алай тәмле булып әчеми ул, пешереп карадым инде.

Гамьсез, бер кайгысыз балачак. Сагынып сөйләргә генә калдың шул инде, үзең дә, ул чактагы гап-гади генә ашларың да.

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading