Шәһри Казан

«Нәни кулы белән бармагымны эләктереп алгач, җиңәчәгебезне аңладым»

2016 елда Татарстанда 110 мең бала вакытыннан алда туган. Бүген медицина алга киткән заманда, җитлекмичә дөньяга килгән сабыйларны тәрбияләү мөмкин эш. Республика клиник хастаханәсендә 460 граммлы булып туган баланың да гомерен саклап кала алганнар иде. Мондый үзенчәлекле сабыйларны тәрбияләү турында Республика балалар клиник хастаханәсенең патология белән туган сабыйлар һәм җитлекми туган балалар бүлеге җитәкчесе неонатолог Фатыйма КАЗАКОВА белән сөйләштек.

Әни мәхәббәте баланы дәвалый

– Хастаханәдә җитлекмәгән бала табиб күзәтүе астында була. Өйгә кайткач, аны ничек карарга?
– Йөклелекнең 22-37 атнасында туган сабыйларны вакытыннан алда туганнар рәтенә кертәләр. Гадәттә, аларның авырлыклары – 500 граммнан, буйлары 25 сантиметрдан башлана. Баланың хәле канәгатьләнерлек булганда, ул мөстәкыйль рәвештә шешәдән ашый алса, имсә, даими рәвештә авырлык җыйса, йомышларын тоткарлыксыз үти алса, аны хастаханәдән өйгә чыгаралар. Әти-әнинең ярдәмчесез, нәни генә бәби өчен кайгыруы – гадәти хәл. Өйгә алып кайткач, алар сабый косса, очкылык тотса, еласа да борчыла. Сулыймы дип кат-кат барып карый. Әниләргә алдан ук кайбер нәрсәләрне өйрәтергә тырышабыз: әйтик, ничек дөрес итеп шешәдән ашатырга, баланы тотарга, юындырырга. Вакытыннан алда туган сабый белән ана – икесе бербөтен. Сабыйның сәламәтлеге күп очракта әнинең тәрбиясеннән тора. Неонатологлар әнинең мәхәббәте баланы һәрчак дәвалый дип кабатлый.

– Вакытыннан алда туган сабый гомер буе авыруларга бирешүчән була дигән сүзләр дөресме?
– Дөрес түгел. Ана баланы вакытыннан алда тудырган өчен үзен битәрләргә, гаепле санарга тиеш түгел. Бу баланы гел иркәләп үстерергә дә кирәкми. Дөрес, җитлекми туган балада әнисеннән күчкән авырулардан саклый торган антитәнчекләр азрак була. Шуңа бала инфекцияләргә бирешергә мөмкин. Бу очракта прививкалар ярдәмгә килә. Шулай ук нәни сабыйны кеше күп булган урыннарга да алып бармавың хәерле.

– Андый балалар мамык кебек җиңел, тотарга да куркыныч...
– Күп әти-әни нәни сабыйны кулга алырга курка. Имгәтермен дип уйлый. Чынлыкта исә бала уалучан түгел. Бала янына килгәндә, кулны сабынлап юарга, ике кул белән күтәрергә кирәк. Кискен хәрәкәтләр ясамаска киңәш ителә. Баланың башын кулның учы белән тоту мөһим, чөнки сабыйның муен мускуллары әле ныгымаган, тотмасаң, баш артка китә.

– Баланы имезергә ярыймы?
– Җитлекми туган сабыйлар, гадәттә, озак йокларга ярата. Аларның әллә ни ашыйсылары да килми. Һәр ике сәгать саен ашатсаң, шул җитә. Имү рефлексы бик салмак булган сабый белән җиңел түгел, ул көчсез, ашаганда, йоклап китәргә мөмкин. Әнидән зур сабырлык таләп ителә. Имә алмаса, баланы озак азапларга кирәк түгел, сөтне савып, шешәдән ашатсаң яхшырак. Мондый балаларның ашказаны кечерәк икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Баланы имезергәме, юкмы икәнен, гадәттә, балалар табибы әйтә. Авырлыгын авыр җыйса, организмны баета торган махсус туклыклы катнашмалар киңәш ителә. Аларда аксым, кирәкле витаминнар, минераль матдәләр күп була. Сөте булмаган хатын-кызлар вакытыннан алда туган сабыйларга ясалма катнашма бирә ала.

Көнгерә алымы

Реклама

– Көнгерә алымы нәрсә ул?
– Соңгы 15 ел дәвамында көнчыгыш неонатологлары «көнгерә методын» мактап туя алмый. Аның асылы: әни белән бала арасында тәнне тәнгә тидереп тыгыз элемтә булдыру. Баланы чишендереп, әнисенең ялангач күкрәгенә салалар һәм икесен дә җылы одеял белән төрәләр. Әлеге процедураны көненә берничә тапкыр бер сәгать буе кабатлыйлар. Тикшерү күрсәткәнчә, баланы ана тиешенчә җылыта ала. Бу вакытта сабый дөрес сулый башлый, аның йөрәк тибеше тигезләнә. Гомумән, балага әнисенең тавышын ишетү, исен тою мөһим. Шуңа да, бәбине ашатканда, киендергәндә, аслыгын алыштырганда, аның белән мөмкин кадәр күбрәк аралашырга киңәш ителә.

– Баланы юындырганда, нәрсәгә игътибар итәргә?
– Җитлекми туган сабыйны хастаханәдән кайтуга юындырырга кирәк түгел. Мохиткә ияләшсен өчен бер-ике көн көтсәң, яхшырак. Баланы кич белән, ашатырга 30-40 минут кала юындыру әйбәт. Бүлмә температурасы +24-26 градус, су 36-37 градус җылылыкта булырга тиеш. Суга марганцовка кушмасаң яхшырак. Бу сизгер тән өчен файдалы түгел. Ахырдан гына бер тамчы сабын белән баланың тәнен сөртеп чыгарга була. Башын иң соңыннан юарга кирәк. Коендырганда су юындыргандагыдан 1-2 градуска салкынрак булсын. Юыну кирәк-яракларын атнасына бер-ике тапкырдан да күбрәк кулланмавың яхшы. Сабыйны башта 3-5 минут кына, суга ияләнгәч, 15 минут дәвамында юындырырга рөхсәт ителә. Вакытыннан алда туган балаларның тир бүлеп чыгару бизләре эшләми, нәтиҗәдә аларның тәне тиз кыза. Шуңа да андый балаларны мунчага бары ике яшьтән генә кертергә киңәш ителә.

– Баланың дөрес җитлегүен ничек белергә?
– Әти-әнигә табиб белән һәрчак элемтәдә булырга кирәк. Белгечләр баланы гел күзәтеп торса яхшы. Бала авырлыгын даими җыярга тиеш. Әйтик, 1500-2000 граммлы булып туган сабыйлар, өч ай дигәндә, ике тапкырга арта. Бер яшь тулганда, дүрт-алты тапкырга авырая. Буй озынлыгына килгәндә, 27-38 сантиметрлы булып туган балалар бер яшьтән соң ай саен 2-3 сантиметрга үсәләр. Бер яшьлек бала, гадәттә, 70-77 сантиметр тирәсе була. Яшь ярымга кадәр баланың акыл үсеше дә акрынрак бара. Вакытында психологлар белән киңәшләшергә, башны эшләтә торган уеннар тәкъдим итәргә кирәк.

– Вакытыннан алда туган сабый яшьтәшләрен кайчан куып тота?
– Мондый балаларга җиңел түгел, аларның эчке органнары яралгыда түгел, якты дөньяга тугач җитлегеп бетәргә тиеш. Һәр баланың организмы үзенчәлекле. Шуңа да төгәл генә әйтеп тә булмый. Иң мөһиме – бала дөрес җитлексен. Тәҗрибәдән күренгәнчә, дөрес тәрбия бирелсә, дәвалану тиешенчә башкарылса, җитлекми туган сабыйлар үз яшьтәшләрен 1,5-3 яшьләрдә куып тоталар.


***

Әлфия Кусяпкулова улы Артурны вакытыннан шактый алда – 25 атналык чакта ук таба. Бала нибары 890 граммлы булып туа. Шунда ук сабыйның йөрәге бер камералы икәне ачыклана. Азрак авырлык җыйгач, Артурга Республика балалар клиник хастаханәсендә берничә катлаулы операция ясыйлар. Табиблар баланың гомере өчен ел ярым тирәсе көрәшә. Дәвалану курсы әлегә бетмәсә дә, хәзер баланың хәле канәгатьләнерлек, ул сулый, яши. Артурның әнисе Әлфия исә бу көннәрне куркыныч төш кебек искә ала.
– Улым махсус җылыта торган одеял астында ята иде. Мин аңа карыйм да елыйм. Шулчак ул нәни генә кулын чыгарды да минем бармагымны эләктереп алды. Бу мизгелдә баламның мине ишеткәнен, авырлыкларны җиңәчәгебезне аңладым, – ди Әлфия.
Ул баласына икенче гомер бүләк иткән табибларга бик рәхмәтле. Җитлекмәгән балалары булган әти-әниләргә бернидән дә курыкмаска киңәш итә Әлфия. «Безнең Казанда иң катлаулы операцияләрне дә ясый алган тәҗрибәле табиблар җитәрлек. Иң мөһиме – ышанырга кирәк», – ди ул.

Фото: pixabay.com/ru/baby

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: