16+

Җәннәт ачкычына тиң куар-код: куллану буенча инструкция

11 октябрьдән Татарстанда күпчелек өчен мәҗбүри вакцинация игълан ителде. Зур сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннарга керер өчен хәзер безгә бераз читрәк яңгырый торган QR-код таләп ителә. Әмма аны теләсә кемгә бирмиләр. Кодлары булганнар да бөтен ишекне дә диярлек ачарга сәләтле бу ачкычны таба алмый интегә.

Җәннәт ачкычына тиң куар-код: куллану буенча инструкция

11 октябрьдән Татарстанда күпчелек өчен мәҗбүри вакцинация игълан ителде. Зур сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннарга керер өчен хәзер безгә бераз читрәк яңгырый торган QR-код таләп ителә. Әмма аны теләсә кемгә бирмиләр. Кодлары булганнар да бөтен ишекне дә диярлек ачарга сәләтле бу ачкычны таба алмый интегә.

QR-код коронавируска каршы вакцина ясатучыларга яисә ковид белән авыртучыларга бирелә. Моның өчен иң элек “Дәүләт хезмәте порталы”на (“Госуслуги”, Россиянекеннән карарга, Татарстан порталы белән бутамагыз!) керергә кирәк. Хәзер барыбызның да кулында телефон, шулай булгач бу хезмәтнең кушымтасын гына да телефонга куярга мөмкин. Моннан тыш, “Госуслуги Стоп коронавирус ” кушымтасы аша да QR-код табу мөмкинлеге бар.

Порталдагы шәхси кабинетыгызга кергәннән соң, эзләү функциясе аша “Вакцинация” дип җыясыз һәм система автомат рәвештә сезгә сертификатны күрсәтәчәк.
Сертификатның аскы өлешендә QR-код урнашан була. Аны телефоныгызга саклап куярга кирәк. Код белән керә торган урыннарда шуны күрсәтергә кирәк булачак.
Әгәр дә сез авырткансыз яисә ковидка каршы вакцина ясаткансыз, ә сертификат “Дәүләт хезмәте порталы”на килмәгән икән, ул вакытта “Пожаловаться на отсутствие сертификата” функциясенә басу таләп ителә.

“Дәүләт хезмәте порталы”ннан QR- код алу өчен сезнең мәгълүматларыгыз (русча әйтсәк, “учетная запись”) расланган булырга тиеш. Мәгълүатлар расланмаган очракта, элеккеге кебек Күп функцияле үзәкә бару таләп ителми. Чөнки бу эшне хәзер банкларның мобиль кушымталары ярдәмендә башкарырга була.

Мондый мөмкинлек хәзерге вакытта “Сбербанк”, “Ак Барс Банк”, “Тинькофф Банк”, “ВТБ”, “Почта Банк”, “ПСБ Банк”, “МТС Банк”, “СКБ Банк” һәм “Авангард Банк”ы мобиль кушымталарында бар.

Әйдәгез мәгълүатларны раслауны “Сбербанк Онлайн” мисалында карыйк.
Беренче эш итеп мобиль кушымтага керегез. Аннан эзләү системасы аша “Дәүләт хезмәте порталы”нда теркәлү” функциясен табыгыз. Шуннан соң шәхси мәгълүматларыгызны: телефон номерын, паспорт мәгълүматларын, СНИЛС, электрон адресыгызны тикшерегез.

Теркәүне бушлай СМС ярдәмендә раслап була. Моның өчен 0919 номерыннан сезгә “Дәүләт хезмәте порталы”ында мәгълүматларны раслауны сорап СМС белән код киләчәк. Шул кодны җавап итеп җибәрергә кирәк. Хезмәт бушлай.

Ярты сәгать узгач теркәлүнең статусын тикшерергә кирәк булачак. Моны “Операцияләр тарихы” функциясе аша белергә мөмкин.

“Ак Барс онлайн” кушымтсында бераз үзгәрешләр бар.
Иң элек кушымтага керәсез. Шуннан экранның аскы өлешендәге “профиль” дигән язуга басып, “Дәүләт хезмәте порталында өйдән чыкмыйча теркәлү узу”ны сайлыйсыз. Кушымтада мәгълүматларыгыз ачылачак. Аларны тикшереп чыгарга, тутырылмаганнарын өстәп куярга кирәк.

Шуннан соң “Даю согласие на обработку персональных данных” дигән төймәгә басасы һәм “Раслыйм” дигән урынга плюс куясы гына кала.

Айсылу Хәсәнова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading