16+

Нәргизә социаль челтәрдә иренә икенче хатын эзли

Сәер кастингта 50 кыз катнашкан, кайберләренә 15 яшь тә юк.

Нәргизә социаль челтәрдә иренә икенче хатын эзли

Сәер кастингта 50 кыз катнашкан, кайберләренә 15 яшь тә юк.

Мәскәүдә яшәүче 21 яшьлек Нәргизә Тлеумбетова социаль челтәрдә иренә икенче хатын эзли. Кәләшкә ул ышанычлы ир, үе белән дуслык, кыйммәтле бүләкләр һәм аерым бүлмә вәгъдә итә. Икенче хатын кызлыгын югалтмаган, 22 яшьтән олы булмасын һәм хиҗабтан булырга тиеш.
“Комсомольская правда” язганча, Нәргизә белән элемтәгә керүчеләр күп икән. Ул үзе Россия законнары буенча кияүдә түгел. Мөселман ире аркасында әти-әнисе белән ачуланышкан.

Нәргизә ире белән танышулар сайтында танышкан. Ике атнадан очрашканнар һәм кыз егеткә шунда ук ошаган. Сергей берничә атнадан кызның өенә килеп, туй булачагын хәбәр иткән. Ул ике ел элек ислам кабул иткән. Кыз бу вакытка атеист булган. Шулай да мин этник мөселман, дигән Нәргизә үзе турында. 2020 елда дини традицияләр буенча туй булган. Туйга бер көн кала ире икенче хатын алырга теләве турында әйткән. Каршы булсаң, икенче хатын алмыйм, дигән. Ике айдан кыз аңа икенче хатын алырга үзе әйтә. Аныңча, гаилә зур булырга тиеш. Ире дә хыянәт итмәс. Бу – гөнаһ, ә икенче хатын – ислам өчен чит күренеш түгел. Икенче хатынны үзе табу өчен социаль челтәрдә кастинг та уздыра. Кызлар аңа фото һәм анкеталарын җибәрә башлаган. Бер кыз белән Нәргизә танышкан да. Әмма, билгеле бер сәбәпләр аркасында, ул кызны хатын ролендә күрмәгән. Ире өйләнсә, загска бармаячагын, ислам законнары буенча гына өйләнешәчәкләрен дә әйткән.

Нәргизә беркая да эшләми. Риелтор ире акчасына яши. Интервью редакциягә килү өчен акчасы булмавын да әйткән.
Социаль челтәрләрне үстерү буенча белгеч Алла Толстая әйтүенчә, үзләрен популярлаштыру өчен кешеләр төрле сюжет уйлап таба.
– Кемдер үзен президент хатыны ди, кемдер ире ташлаган өч балалы хатын дип таныштыра. Икенче хатын эзләү дә ялган. Кыз мөселман булмаса да, ире дигәне чынлыкта абыйсы булса да аптырамыйм, – дигән ул.

Фото: https://www.instagram.com/nargiza.9910/

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading