16+

Нәрсә телисез, шуны эшләгез: кызыклы ЙОЛДЫЗНАМӘ (15-22 октябрь)

Тормышның мәгънәсен эзләргә тырышмагыз, аның урынына өегезне әйбәтләп юып җыештырып чыгыгыз.

Тормышның мәгънәсен эзләргә тырышмагыз, аның урынына өегезне әйбәтләп юып җыештырып чыгыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Эш һәм йорт проблемалары арасында билгеле бер охшашлык бар. Дөрес эшләгән очракта, сез берьюлы ике куянның койрыгын тота аласыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Әңгәмәдәшләрегезгә артык авыр сораулар бирмәгез, чөнки бу аларның сәламәтлеге өчен бик зарарлы булуы ихтимал. Ә сезгә авыру әңгәмәдәшләр нигә кирәк?

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Сез “дуслар”  чолганышында калачаксыз. Әгәр дә бу сынауны ерып чыга алсагыз, бу батырлыгыгыз өчен бик зур күләмдә акча алачаксыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Сезгә интуициягез бик кирәк булачак. Әгәр дә ул кинәт кенә эшләүдән баш тартса, туганнарыгызның яки танышларыгызның интуициясеннән файдаланыгыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) Тормышның мәгънәсен эзләргә тырышмагыз, аның урынына өегезне әйбәтләп юып җыештырып чыгыгыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәчәкләр. Бу кешеләрне читкә этәрмәгез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Кибеткә кергәч, кирәкмәгән әйбер җыймагыз, акчаның бүтән нәрсәгә кирәге чыгачак.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Моңарчы беркайчан да эшләмәгән нинди дә булса яңа эш белән шөгыльләнегез. Сез моннан бик зур ләззәт алырсыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Көндәлек эш тәртибен төзүне озакка сузмагыз. Моны никадәр иртәрәк эшләсәгез, сезне эшне вакытында эшләмәүдә гаепләү ихтималы шулкадәр азрак булачак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Сез үзегезгә үзегез кыенлыклар тудырасыз. Тынычланыгыз, эшнең яртысыннан артыгы бөтенләй сезнең катнашыгыздан башка эшләнер.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Кайбер кешеләр сезнең сүзләрегезне йөрәкләренә якын кабул итәчәк. Шуңа күрә уйлап сөйләгез, югыйсә, Алла сакласын, әңгәмәдәшләрегезнең кайберләренә Ашыгыч ярдәм кирәк булмасын.

Балык (19 февраль – 20 март) Нәрсә телисез, шуны эшләгез.  Әлбәттә, әгәр дә бу әйләнә-тирә мохиткә һәм гаилә бюджетында артык  зур зыян китермәсә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading