16+

“О-о-о, син үзебезнеке, син төрек”

Төркиянең Измир шәһәрендә яшәүче блогер, татар кызы Юлиянең сәхифәсенә ялгыш кына тап булдым.

“О-о-о, син үзебезнеке, син төрек”

Төркиянең Измир шәһәрендә яшәүче блогер, татар кызы Юлиянең сәхифәсенә ялгыш кына тап булдым.

Үзенең Юлия Измир” дип аталган  сәхифәсендә дөрес туклану серләре белән уртаклаша, моннан тыш безнең өчен кызыклы булган чит илдәге тормыш, көнкүреше белән таныштырып бара. Юлия белән элемтәгә кереп, Измирдәге тормышы турында сөйләвен үтендем.

– Юлия, ирегез белән ничек таныштыгыз? Үзегез кайсы яктан?
– Ирем Улаш исемле, беренче никахым төрле сәбәпләр аркасында барып чыкмады. 20 яшьлек улым Артур бар. Ә Улаш белән инглиз теле өйрәнү сайты аша таныштык. Гаҗәп инде. Шуннан соң языша башладык. Бераз вакыт үткәннән соң, ул мине Измиргә кунакка чакырды. Гаиләм белән таныштырырга телим диде. Килдем, якыннары белән күрештем. Ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Беренче никахтан улым булуы да куркытмады аны, ул бик сабыр, итагатьле кеше. 
Үзем тумышым белән Казастаннан, Бишкек шәһәреннән. Әнием линиясе буенча мин татар. Аның туганнары Казанда яши. Әниемнең нәсел җебе, гомумән, Кытай татарларына барып тоташа. 1940 елларда бу илдә репрессия башлангач, алар Кытайдан качкан. Менә шулай төрлесе төрле якка кайтып төпләнгәннәр. Туганнарым белән гел күрешеп торам, яки алар минем яныма кунакка килә. Әле язын олы апам Измирдә фатир сатып алды. Бөтенләй күченеп килергә җыенмыйлар, арендага бирәчәкләр.

– Төркиядә татарларга карата мөнәсәбәт нинди? Телне өйрәнүдә авырлыклар килеп тумадымы?
– Татарстанга һәм татарларга карата мөнәсәбәт бик яхшы. Төрекләр безне ярата, үзләренең кардәшләре итеп саный. Хәтта бары татарлар яшәгән шәһәр дә бар. Аларны этник татарлар дип атарга була. Алар үз телләрен саклап калган. Кайбер татар милли азыкларын да Төркиядә яратып ашыйлар. Әйтик, чебурекны татарның  милли ризыгы итеп саныйлар. Әлбәттә, аның эчлеге төрле булырга мөмкин - сыр, йомырка  белән. Измирдә  үзем белән таныштырганда, “Мин татар” дип әйткәч, яратып кабул итәләр, “О – о, син үзебезнеке, син төрек”, диләр.
Төркиядә туганлык җепләре нык, алар бер-берсенә кунакка йөрешә, еш кына өлкән буын белән яшь гаиләләр бергә яши. Төрекләрдә өлкәннәргә ихтирам һәм җаваплылык хисе зур, алар пунктуаль, шул ук вакытта ашыгырга яратмыйлар, бер көйгә яшиләр. Биредә Россиядән килүчеләр бик күп, рус һәм татар җәмгыятьләре ачылган. Үзебезнең бәйрәмнәрне зурлап уздырабыз.
Сигез  ел эчендә  Измиргә тәмам ияләшеп беттем. Мин дә олы улым Артур да Төркия гражданлыгын алдык. Бик нык авырлык белән генә алдык без аны. Артур төрек мәктәбен тәмамлады. Хәзер лицейда бары яхшы билгеләргә генә укый. Горурлыгыбыз. Ирем Улаш Измирдә сәүдә компанияләренең берсендә хезмәт куя. Кечебез Микаэль балалар бакчасына йөри. Ә үзем күптән түгел дөрес туклану өлкәсенә кереп киттем. Нутрициолог һөнәрен үзләштердем. Дөрес туклану буенча курсларым бар. Күргәнегезчә, тик тормыйбыз. Тормыш бер төрле кайный. Измир тарихи шәһәр, әмма пляжда ял итү өчен туры килми.  Шоппинг яратучылар өчен бик күп базарлар бар, шул исәптән танылган һәм илдә иң матур Кемеральта базары, аның аша күпсанлы кибетләр үтә.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Юлия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading