16+

Өч тәңкәлек әҗәт!

Якын туганым – апам белән сөйләшеп, хәл-әхвәлләрне белештек. Җәйге эсселек кимегәч, җизнинең улы белән, якыннарын зират кылырга дип, туган авылына киткәнен әйтте. Җизни сугыштан соңгы авыр, нужалы елларда туган. Ул чор сабыйларның балачагы мохтаҗлыкта үткән.

Өч тәңкәлек әҗәт!

Якын туганым – апам белән сөйләшеп, хәл-әхвәлләрне белештек. Җәйге эсселек кимегәч, җизнинең улы белән, якыннарын зират кылырга дип, туган авылына киткәнен әйтте. Җизни сугыштан соңгы авыр, нужалы елларда туган. Ул чор сабыйларның балачагы мохтаҗлыкта үткән.

Чөнки гади колхозчыга рәтләп хезмәт хакы түләнмәгән. Сугышка чаклы тол калган, Ислам кануннары белән яшәгән, кырыс холыклы, гадел Гамилә әбиләре гаилә дилбегәсен кулыннан бер дә ычкындырмаган.

Шуклыкка бай балачакның әби белән бәйле булган бер күңелсез вакыйгасы җизнәбезнең күңелендә нык уелып калган һәм аны гел борчый икән. Бала җүләрлеге белән әбинең өч тәнкә акчасын чәлдергән булган. Әби, юклыкны сизеп, сораштыргач: “Мин алмадым” – дип ышандырып, җавап кайтарган. акланган. Тора-бара бу вакыйга үзе үк гаилә тарихы тузанына күмелгән. 

Җизни 8 нче сыйныфныны тәмамлауга, укырга керергә дип, авылдан ерак башкалага китеп барган. Һәм шунда төпләнеп калган. Ә армия сафларында хезмәт иткәндә әбисе бакыйлыкка күчкән. 

Олыгая барган саен балачак җүләрлеге, яки шуклыгы белән ясалган ялгыш адымы җизнине гел борчып торган. “Шул вакыйга исемә төшкән саен миңа оят, эсселе-суыклы булып китәм. Ул бурлык үзем өчен гомерлек сабак булды. Мин беркайчан да башка кеше әйберенә тырнак белән дә кагылмадым. Үземне шул шуклыгым өчен Гамилә әбием кичерер идеме икән?!” - дип, гел үз-үзенә сорау бирә икән. Хәзер әбисенең иске чардуганы белән ташын яңага алыштыру максатын куйган һәм аны кышкы суыклар башланганчы тормышка ашырырга ниятләгән. 

Үзем дә студент елларында бер төркемдәшемнән ӨЧ ТӘНКӘ алып торган идем. Нишләп аны сабакташыма вакытында бирмәгәнмен, хәзер әйтә алмыйм. Көндезге бүлек булса да, төркемебез таркау иде. Укып бетергәч, бер тапкыр да очрашканыбыз булмады. Бигрәк тә, рус төркемендә укыган сабакташларның кайдалыгы билгеле түгел.  Хәдисләрнең берсендә: «Бурычтан сакланыгыз! Дөрестән дә, бурыч ул – төннәрен кайгыру, көндезен исә кимсенү сәбәбедер» – диелә. Менә шул ӨЧ ТӘНКӘЛЕК ӘҖӘТЕМ миңа тыңгылык бирми, гел исемә төшеп, үземне борчып тора...

Әҗәтле булып яшәмик, моңа юл куймыйк. Күңелсез хәлләрне булдырмау үзебездән генә тора бит. 

Миләүшә Сафина, 
Казан – Биектау – Мәмдәл.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading