Бу атнаның шимбәсендә Чүпрәле районының Мунчәли авылында «Мунчәли укулары» узачак. Халкыбызның көтеп алган, районның брендына әйләнгән әлеге дини җыен 2008 елдан башлап һәр елны үткәрелеп килә. Чарага танылган хәзрәтләр һәм артистлар чакырылган.
Авыллардагы рухи-мәдәни мирасны, динне һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган чара буларак, аның эчтәлеге дә, масштабы да елдан-ел киңәя бара. Быел Мунчәли җыены 19 августка билгеләнгән һәм аның үзенчәлекләре турында безгә бәйрәмне оештыручы Ильмир Измайлов сөйләде.
– “Мунчәли укулары быел 16 тапкыр оештырыла. Быелгысы “Милли гореф гадәтләрнең киләчәге балалар һәм оныклар кулында» дигән тема астында узачак. Чарага быел да республикабыздан һәм күрше төбәкләрдән (Ульяновск, Чувашия, Мордовия, Пенза, Самара, Нижгар өлкәләреннән) күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре, артистлар чакырылган. Чарада Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мәхмүт хазрәт Шәрәфетдинов, Рөстәм хазрәт Вәлиуллинның вәгазьләре, үгет-нәсыйхәтләре яңгыраячак. Җыенны танылган журналист Илдар Кыямов алып барачак. 2023 ел, билгеле булганча, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. «Мунчәли укулары» дини җыенын да шушы кысаларда, рухи, милли-мәдәни, дини чара буларак тулыландырып үткәрергә җыенабыз. Гомумән, мәйданда милли-дини мохит хөкем сөрәчәк. Чарада катнашучыларны милли киемнәрдән килүләрен сорыйбыз.
Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклыйлар. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт” дигән. Без дә шушы фикерне искә алып, быелгы чарада күбрәк милли киемнәргә, гореф-гадәтләрәгә, йола күрешләргә, аларны саклауга һәм киләчәк буынга тапшыруга зур игътибар бирәчәкбез, – дип чакырды ул дини җыенга.
Чара иртәнге 9.00 сәгатьтә зур күләмле күргәзмә белән башланып китәчәк. Күргәзмәдә татар-мишәр халкының милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен, шәҗәрәләр, гаилә ядкарьләрен, шәмаилләр, халык уен коралларын, шәхси архив экспонатларын күреп булачак.
Махсус чатырларда чарада катнашучылар тамбурлы чигү, читек җөе традицияләре, милли орнаментлар белән күн әйберләре эшләү, “үшлек ясау, вокал, милли уен коралларында уйнау, шәҗәрәләр ясау, дизайн проектлар эшләү, нәсел тарихларыннан китап язу буенча остаханәләрдә катнаша алалар. Мастер-классларны Казаннан килгән махсус белгечләр, сәнгать осталары тәкъдим итәчәк.
Әдәбият сөючеләр өчен татар язучылары арасында иң популяр булган Зифа Кадыйрова белән очрашу булачак. Авторның язган китапларыннан күргәзмә-сату оештырылачак. Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вагыйзов белән Марат Галимов башкаруында дини җырлар, мөнәҗәтләр, нәшидләр яңгыраячак.
– Бәйрәмнең кадерле кунаклары, әлбәттә, балалар. Районыбызның барлык авылларыннан мәчеткә йорүче балаларны бәйрәмгә чакырып калабыз. Алар өчен интерактив уеннар, бүләкләр, күңел ачу чаралары булачак. Намаз вакыты җиткәч, азан әйтеп җәмәгать белән бергә өйлә намазы укылачак. Көннең икенче яртысында исә тагын бер чара “Шәҗәрә – нәсел агачы” бәйрәме үткәрү каралган. Теләүчеләр әлеге чарада үзенең нәсел шәҗәрәсе белән катнаша ала. Гаиләдә сакланган ядкарьләр, нәсел турында архив материаллары, истәлекле реликвийлар буенча аерым номинациялләр, бүләкләр тапшырылачак. Чарада әдәбият белгече, рәссам-хаттат, график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Наккаш үзе ясаган шәҗәрәләрен тәкъдим итәчәк һәм шәҗәрә ясау серләре белән уртаклашачак. Шәҗәрә бәйрәме “Риваять” этно-төркеме чыгышы белән үрелеп барачак.
Ә кичен исә барлык кунаклар өчен Татарстанның атказанган халык артистлары Резида Шәрәфиева, Равил Галиев һәм иҗатташ дуслары катнашында традицион зур бәйрәм концерты булачак. Шуны да әйтергә кирәк, бу чара Мунчәли җирлегендә үтсә дә, шунда яшәүче авыл халкы өчен генә оештырылмый. Ул барлык районыбыз халкының, якташларның, тирә-күрше төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең бергә җыелу, очрашу, күрешү урыны. Шуңа да җыенда барлык райондашларны да, читтә яшәүче якташларны да көтеп калабыз, – дип чакырды Ильмир Измайлов.
Комментарийлар