Кукмаралар кызсамы... Кукмара табалары кызганнан ким булмый икән, билләһи. Институтны тәмамлаганнан соңгы 18 ел дәвамында группадашлар очрашуының бу кадәр тиз һәм уңайлы рәвештә килеп чыкканы юк иде әле.
Заманча технологияләрнең дә ярдәме тиде, институтта бер төркемдә укучыларның ватсапта да төркеме бар бит хәзер. Гөлнараның: «Печән белән җиләкне җыйдык, бәрәңге үсә, эш кимеде, очрашып алабызмы әллә», – дигән тәкъдимен күтәреп алганнарны Ләләнең: «Атна ахырына калдырмыйк, тизрәк уйлагыз. Мин кыздым, алайса суынам», – дип язып җибәрүе тәмам җилкетте. Илзирә белән Эльмира бик тиз уйладылар. Зөлфия белән Алсу, бар кешене барлап, хәтта 18 ел буе күрешә алмаган Римма белән Альбинаны да эзләп таптылар. Шулай булмыйча, укыганда да бер гаилә булып, бөтенебезнең әти-әниләрен, туган-тумачаларын белеп, бер-беребезгә кунакларга йөрешеп, аннары туйларда биешеп дигәндәй яшәгән идек бит без. Кызлар белән очрашабыз диюгә, әти-әниләр хәзер дә, безгә кайтып йөргән кызларга сәлам әйтегез, дип калалар. Кайткач, фәлән кыз бар идеме, нишләп яталар, дип сорашмый калмыйлар. Әйтерсең үз балалары...
Ә кызларга – афәрин! Җырдагыча, тиешле вакытка тиешле урынга бер Лилиябез – Тынычлык бистәсеннән, икенче Лилиябез – Балык Бистәсеннән, Алсуыбыз – сигез сыерын, Ләләбез бер дистә үгезен, авылдагы тавык та чүпләп бетерә алмаслык башка эш-мәшәкатьләрен ирләренә йөкләп, Кукмарадан килеп җиттеләр. Әле ул сыерларның өчесе бүген-иртәгә бозауларга торганда, эш кайнап торган җәй уртасында төп йорт киленнәренең 80 яшькә җитеп килүче каенаналары яныннан, кызлар белән очрашам дип, өйдән чыгып китә алулары – үзе бер батырлык, уйлап карасаң. Дөрес, сыерларга: «Зинһар өчен, мин өйдән чыгып киткәнче генә түзеп торыгыз», – дип ялынырга туры килгән килүен... Алары да акыллы шул, хуҗабикәләрен тыңлаганнар тагын.
Без беренче тапкыр очрашканда 17-18 яшьлек кызлар идек, шул вакыттан алып тагын 18 ел узган да киткән. Инде бүген кайбер кызларыбыз – үзләре 16-17-18 яшьлек егет-кызлар әниләре. Ә күңелләр һаман да шул 18 яшьлек чактагы кебек. Истәлекләр яңарды, имтиханны иртәнге якка билгеләп, кичке 7дә генә ала башлаган укытучылар да, уку йорты данын якларга спорт ярышына барулар да, Бөреле басуына кызыл чөгендер алырга җибәргәч, бер атналык эшне өч көндә «бәреп», калган көннәрне авылга бәрәңге алырга кайтып китүләр дә, «окно» була калса, якындагы кибеттән күмәч-кефир алып, берәр буш аудитория табып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырган чаклар да – барысы да кичә генә булган кебек. Әмма безгә очрашкан саен вакыт җитми кала, сөйләшеп туя алмыйбыз, вакыт чаба...
Әле дә ярый телефоннарда фотокамералар бар, әле дә ярый ватсап бар. Безнең минут саен юллаган фотоларны карап, «Бәкер» шифаханәсеннән безнең янга очып килеп җитәрлек булып утырган Люзиябезгә, скайп аша булса да элемтәгә чыккан Алсуга, очрашуларның берсенә дә килеп җитә алмый торган Даниягә, Лилиягә һәм Миләүшәгә ялкынлы кайнар сәлам!
Илсөя Зәйнуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар