16+

Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган Казан кызы Евгения Тарасова: “Боз өстендә нейтраль байрак астында басып торсак та, трибуналарда Россия байрагын тоткан спортчылар бик күп иде. Бу безгә ярдәм итте!” (Фото, Видео)

Кичә Казанга Олимпия уеннарының көмеш медалистлары Евгения Тарасова белән Владимир Морозов кайтты. Спортчыларның яллары озакка сузылмаячак – өч атнадан алар Милан шәһәренә Дөнья чемпионатына китәчәк.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә туып үскән Евгенияне каршыларга “Казан” аэропортына әнисе, тренерлары, аның белән бер бозны бүлешкән яшь фигуристкалар да килгән иде.

-Игътибарыгыз, җан атуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Әни сине монда көтәләр дисә дә, мине шулай каршы алырсыз дип уйламаган да идем. Миңа социаль челтәрләрдә дә бик күп хатлар, котлаулар килде. Мин аларның барысын да укыдым. Мөмкинлек булганда җавап бирергә тырыштым. Барыгызга да рәхмәт! – диде Евгения күз яшьләрен чак кына тыеп. 

Фигуралы шууда егетләр җитмәве сизелеп тора. Евгенияне автограф алырга дип сырып алган спортчы кызларның күбесе ялгыз шуу белән шөгыльләнә. Евгения дә бит 2010 елга кадәр ялгызак булган. Владимир белән шууларына да ни бары 7-8 ел. Башкалар да Тарасованы ялгызак күрә бугай, самолеттан төшмәс борын партнерына “Евгения ялгыз шууга күчер дип курыкмыйсыңмы?” дигән сораулар яудара башладылар. 

-Безне Казанда гына аералар, ә калган җирдә без гел бергә. Аерым-аерым инде чыгыш ясый алмаячакбыз, - диде Владимир. 

Спортчылар нейтраль флаг астында чыгыш ясауның авыр булуы хакында да яшермәде.  
-Боз өстендә нейтраль байрак астында басып торсак та, трибуналарда Россия байрагын тоткан спортчылар бик күп иде. Алар Россия дип җан атып торды! Бу безгә ярдәм итте, - диде Евгения. 
- Иң мөһиме без медаль алып кайттык. Ә байракның булу-булмавы икенчел мәсьәлә. Нейтраль статуста чыгыш ясау бик авыр булды. Ләкин сезнең ярдәм белән без бу авырлыкны җиңеп чыга алдык! – диде Владимир. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading