Беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Иртәме-соңмы, барыбыз да бу дөньядан китәчәк. Ә ахирәттә, кабердә адәм баласын нәрсә көтә? Кыямәт көненә кадәр аның җаны кайда яши? «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән без бу юлы барзахи тормыш турында сөйләштек.
«Мөэминнәр» сүрәсенең 99нчы һәм 100нче аятендә: «Динсезләрнең берсенә үлем килсә, ий Раббым, мине дөньяга кире кайтар, шаять мин кылмый куйган изге гамәлләрне кылырмын», – диелә. Әмма Аллаһы Тәгалә аңа: «Юк, син дөньяга кайтачак түгелсең. Кыямәткә хәтле сине барзах хәле көтә», – ди. Барзахи тормыш дөнья белән ахирәт арасында була, ул аларны аерып торучы бер пәрдә-киртә. Ана карынындагы балага 120 көн булгач, Аллаһы Тәгалә аңа бер фәрештәне җибәреп, җан кертә. Кеше бу дөньяда яши һәм гомере беткәч, җаны чыга. Җан ул – мәңгелек. Үлем сәгате җиткәч, кеше үлем фәрештәсен күрер. Әгәр ул иманлы кеше булса, фәрештә аңа ак йөзле булып күренә. Үлем фәрештәсе артында берничә фәрештә хуш исле ак кәфенлек тотып торырлар. Иманлы бәндәнең җаны җиңел һәм тиз алына. Аны савыттан агып төшкән соңгы тамчы белән чагыштырып булыр иде. Су тамчысы ничек төшә, кешенең дә җаны тәненнән шулай аерыла. Аны фәрештәләр, кәфенгә төреп, күккә алып менеп китәләр. Әлеге җан өчен күктә ишекләр ачык булыр. Җиденче катына менеп җиткәч, Раббыбыз аның кемнеке булуын сораячак. Фәрештәләр исемен әйткәч, аны изге китапка языгыз, дияр. Шуннан җан чыккан җиренә кире кайтарыла һәм күмгәнчегә кадәр тәне өстендә була.
Имансыз кешенең җаны исә юеш сарык йонына ябышкан тигәнәк шикелле булыр ди. Аны ничек итеп йолкып алалар, тәннән җан да шулай аерылачак. Ул кеше үлем фәрештәсен кара йөзле, куркыныч кыяфәттә күрер. Артындагы фәрештәләр дә кара кәфенлек тотып торыр. Күккә мендерелгәч, аның өчен ишекләр ябык була. Аллаһның әмере белән, җан хәерсезләр исемлегенә язып куела һәм аны җиргә бәреп диярлек төшерәләр. Мәетне кабергә иңдергәч, барзахи тормыш башлана. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең, мәет артыннан өч әйбер барыр, икесе кайтып китәр, берсе калыр, дигән сүзе бар. Аның белән туганнары, байлыгы һәм гамәле барыр. Туганнары белән байлыгы кире кайтып китә, ә гамәле кала. Шул гамәлләренә карап, ул җавап та тотачак.
– Мәеттән сорау алучы фәрештәләр мәетне кабергә куйгач ук киләләрме?
– Мөнкир белән Нәкир мәетнең туганнары, дуслары китеп баргач килә. Мәетнең җаны бу вакытта тәнгә кире кайта. Фәрештәләр аңа өч сорау бирә: «Раббың кем? Пәйгамбәрең кем? Динең нинди?» Мөэмин: «Раббым – Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә, Пәйгамбәрем – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәлайһиссәллам, динем – ислам», – дип әйтер. Имансыз кеше әйтә алмас, мин кеше нәрсә әйтте, шуны әйттем, аларга гына ияреп йөрдем, белмим, ди. Хәдисләрдә, шуннан соң фәрештәләр аны авыр чүкечләр белән кыйнарлар, диелә. Әгәр шул чүкеч белән тауга суксаң, ул тузанга әйләнер иде. Мәет шулхәтле каты кычкырыр, аның тавышын, җеннәр белән кешеләрдән башка, бөтен җан ияләре ишетер. Зират тирәсендә хайваннарның ул тавышларны ишетеп куркып куюлары турында сөйләүчеләр бар.
– Сабый килеш үлеп киткән балалар да кабер газабына дучар ителәчәкме?
– Пәйгамбәрләр, балигълык яшенә җитми үлгән сабый балалар, Аллаһ юлында корбан булган шәһитләр, эч авыруыннан үлгәннәр, «Тәбәрак» сүрәсен укучылар, җомга көнендә яки төнендә үлгән кешеләр кабер газабына дучар ителми. Тик монда шуны дөрес аңларга кирәк: имансыз кеше җомга көнне үлеп китсә, бу –кабер газабыннан имин булды дигән сүз түгел. Кабер газабыннан котылу ул – Аллаһының иманлы кешеләргә биргән бүләге.
– Кабердә ятканда, мәеткә җәннәт белән җәһәннәмне күрсәтәчәкләрме?
– Иманлы кешегә җәннәт ишекләре ачыла һәм ул, кайчан кыямәт көне җитәр икән, шунда керер идем, дип өметләнеп ята. Имансызы, кыямәт көне булмасын иде, кабердә генә ятар идем, дип ята ди. Риваятьләрдә сөйләнелгәнчә, мөэминнәрнең җаннары җәннәттә кош булып очып йөри, начар бәндәләрнеке җир астында газапта ятачак. Төгәл урыннарын әйтә алмыйбыз, чөнки барзахи тормыш ул безнең өчен яшерен галәм. Коръәндә, хәдисләрдә аның турында аз язылган. Бу урында 80нче елларда геологлар белән булган бер вакыйга турында сөйлисем килә. Геологлар скважинага, литосфер плитәләрнең хәрәкәтләнүен ишетер өчен, 12 000 метр тирәнлеккә микрофон төшергән. Шунда алар кешеләрнең кычкырган тавышларын ишеткән. Ул кешеләр ачынып кычкырдылар, дип сөйләгәннәр галимнәр. Шунда булган Аззаков дигән кеше соңыннан, мин коммунист, Ходайга һәм Библиягә ышанмыйм, әмма галим буларак, мин хәзер тәмугка ышанам, дигән.
– Без мәеткә кабер газабыннан котылырга ярдәм итә алабызмы?
– Әлбәттә. Балаларының догалары, биргән сәдакалары, Коръән укып багышлаулар аларның хәлен җиңеләйтә. Үзебез дә һәрдаим, Аллаһы Тәгаләдән кабер газабыннан саклауны сорап, дога укырга тиешбез. Пәйгамбәребез дә намазның азагында шулай дия торган булган.
- Хәзрәт, җаннар очраша аламы?
– Әйе, фәрештәләр аны күктә башка кешеләрнең җаннары янына алып киләләр. Танышларың белән ничек сөенеп күрешәсең, алар да, очрашкач, шулай шатлана. Бер хәдистән аңлашылганча, аннан, фәлән кешенең хәле ничек, дип сорашырлар. Әлеге җан, ул күптән вафат бит инде, сезнең янга килмәдемени, дигәч, тегеләре, аны инде алайса җәһәннәмгә алып киткәннәр, без аның белән очрашмадык, дип әйтерләр. Җаннар төштә дә күрешә. Миңа бер апа үзенең төше турында сөйләгән иде. Әнием өчен дә, абыем өчен дә гел дога кылам, әниемне гел матур итеп күрәм, ә абыйны нишләптер бер дә күрми идем, ди. Күпмедер вакыттан абыйны әни белән бергә күрдем. Әнидән, абый синең яныңда нишли, дип сорадым. Ул, кызым, абыең үзгәрде инде, хәзер минем янда, диде. Шуның өчен дә бу дөньяда изге гамәлләр генә кылып, ислам дине кушканча яшәргә тырышыйк.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Комментарийлар