16+

Онколог, кардиолог, невролог, эндокринологлар Татарстан авылларында яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшерергә чыга

Россия күләмендәге акция кысаларында, табиблар авыл халкының сәламәтлеген тикшерә. «Авылга игелек» акциясе 15 сентябрьдә башланган иде.

Онколог, кардиолог, невролог, эндокринологлар Татарстан авылларында яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшерергә чыга

Россия күләмендәге акция кысаларында, табиблар авыл халкының сәламәтлеген тикшерә. «Авылга игелек» акциясе 15 сентябрьдә башланган иде.

Республикада беренчеләрдән булып бу акциягә Яшел Үзән районы кушылды. Волонтер-медицина хезмәткәрләре, табиблар Карахуҗа авылына барды.

Фельдшер-акушерлык пункты янында гриппка каршы вакцина ясаттылар, шулай ук теләгән кеше рентгенга да төшә алды. Болардан тыш онколог, кардиолог, невролог, эндокринологка күренергә мөмкин иде. Теләгән кеше канындагы шикәр, холестерин күләмен үлчәтте. Тәмәке тартучылар исә тын алу системасын тикшертте.

Карахуҗадагы фельдшер-акушерлык пункты 400дән артык кешегә хезмәт күрсәтә. ФАПның җитәкчесе Айназ Гарәфиева әйтүенчә, авылда барлыгы 107 бала, 68 пенсионер исәпләнә. Элек фельдшер-акушерлык пункты агач бинада урнашкан булган. 2012 елда дәүләт программасы кысаларында, аларга заманча, җиһазландырылган медицина объекты салганнар.

– Халык белән сәламәтлекне саклау, дөрес туклану, йогышлы авыруларга карата вакцина салдыру буенча кисәтү эшләре алып барабыз. Шөкер, бездә гриппка каршы бар кеше дә диярлек прививка ясата. Файдасын күрәләр.Акция кысаларында табибларның килүе авыл халкы өчен бик яхшы, – ди фельдшер.

Табибларга күренергә шактый кеше килгән иде. Әлфия Мусина акциядә теләп катнаша.
– Авыл халкының шәһәргә барып йөрергә вакыты юк. Аннары һәр белгечкә алдан аерым язылырга кирәк, ә монда барысы бер урында, җитмәсә бушлай. Белгечләрдән кирәкле киңәшләр алдым, – ди Әлфия апа.

Рентгенга төшерү машинасы янында чиратын көтеп торган Гадилә апа Касыймова да табибларның авылга килүенә сөенә.

– Флюорография ясатыр вакытым җитеп килә иде, үзләре килү яхшы булды әле, – ди.
Табиблар халыкка медицина хезмәте күрсәтсә, авыл халкы алар өчен концерт әзерләгән иде. Урамда җыр-бию тынмады. Мәктәптә, акция кысаларында, медицина темасына лекцияләр укыдылар. Яшел Үзән медицина училищесы студентлары кан басымын үлчәү буенча мастер-класслар уздырды. Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге белгечләре башлангыч сыйныф укучылары арасында «Сәламәтлек кубигы» дип исемләнгән викторина үткәрде.

«Авылга игелек» бөтенроссия акциясен төп оештыручылар – Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм волонтер медицина хезмәткәрләренең иҗтимагый хәрәкәте. Татарстанда барлыгы 900 волонтер-медицина хезмәткәре исәпләнә. Аларның күбесе – студентлар. Татарстандагы волонтер-медиклар иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге төбәк координаторы урынбасары Оксана Юдина үзе дә кайчандыр гади волонтер булган.

– Волонтер булу күп кенә медицина хезмәткәре өчен кирәкле сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә. Кеше белән аралашырга өйрәнәсең, тәҗрибә туплыйсың, – ди Оксана.
Икенче волонтер-педиатр Анастасия Шикалева да бу юнәлешне яшьләр өчен әзерлек мәктәбе дип саный.

– Бер нәрсә өмет итмичә, мохтаҗ кешегә ярдәм итү рәхәтлек бирә, – ди Анастасия.
Волонтер-медиклар акция кысаларында бу атнада Карахуҗа авылы фельдшер-акушерлык пункты территориясендә өмә уздырачак. «Авылга игелек» акциясе 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Татьяна Сабурская, Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе баш табибы:

– «Авылга игелек» бөтенроссия акциясендә республикада беренчеләрдән булып Яшел Үзән волонтер-медиклары катнашуы сөендерә. Яшьләрне бу өлкәгә тарту бик мөһим. Укып бетергәннән соң, яшь белгечләр авылларга эшкә кайтырлар дип ышанасы килә. Авылга белгечләр халык соравы буенча чакырылды. Бездә дә, башка районнардагы кебек, иң еш очрый торган авырулар йөрәк-кан тамырлары системасы, онкология белән бәйле.

Яшел Үзән, Карахуҗа

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading