16+

Организмда тимер җитмәүнең билгеләре нинди?

Табиб Людмила Лапа кеше организмында тимер җитмәү нәрсәдә чагылуын аңлатты.

Организмда тимер җитмәүнең билгеләре нинди?

Табиб Людмила Лапа кеше организмында тимер җитмәү нәрсәдә чагылуын аңлатты.

Әгәр дә кешенең йөзе ак, ул һәрчак үзен арган итеп хис итә һәм еш башы әйләнә икән, аның организмында тимер җитми дигән сүз. Терапевт-табиб Людмила Лапа шундый аңлатма бирә.

Әгәр дә үзегездә мондый билгеләр сизәсез икән, кичекмәстән анализлар тапшырырга кирәк. Болар: кан анализы, тимер һәм ферритинга анализлар.

Табиб билгеләп үткәнчә, анемия күп очракта, ашкайнату системасы белән проблемалар булган кешеләрдә очрый.

Анемия 10 процент россиялеләрдә очрый икән. Аның авыр формалары белән интегүчеләр дә бар. Шуңа да организмда тимер җитмәүнең беренче билгеләре күренүгә, табибка мөрәҗәгать итү зарур, дип киңәш бирә Людмила Лапа “Вечерняя Москва” сайтындагы әңгәмәсендә.


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading