30 октябрьдән – 7 ноябрьгә кадәр Владимир Путин карары нигезендә, Россиядә эшләми торган атна игълан ителде. Илебездәге алты төбәк – Самара, Воронеж, Новгород, Курск, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае безгә караганда, бер атна алдан “ковидлы каникул”ларга китте.
Дөрес, һәр төбәктә дә хәлләр бер төрле түгел. Мисал өчен, ут күршебез Самарада, дүшәмбе коронавирус йоктыручылар саны 1200гә якынлашкан иде. Ил буенча алар бу антирейтингта дүртенче урында. Ә Новгород өлкәсендә яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар 200дән аз гына артыграк булган.
Ура, яллар?!
– Башкалар белән очрашмау сыйфатында игълан ителгән эш көне булмаган көннәрдә бездән өебездә булу, ашамлыкка дистанцион заказ бирү һәм күп кенә башка чараларны үтәү таләп ителәчәк. Эшләми торган көннәр шатланып, бәйрәм итәргә дигән сүз түгел. Күп вакытыбызны өйдә, гаиләдә үткәрик, – дип өндәде Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина халыкны күптән кисәтте. Әгәр коронавирустан вакцинация акрын барса, авыручылар саны артачак. Димәк, катгый чикләүләр кертелү дә ихтимал, дигән иде ул. Фаразлары чынга ашты.
– Соңгы 2-3 атнада авыручылар санының интенсив артуы турында сөйлибез. Шуңа бәйле рәвештә, оператив штаб беренчеләрдән булып, төбәкләр арасында иң катгый чикләү чаралары күрде. Һәм шуны әйтергә кирәк, бүген Татарстанда чаралар комплексы Россиянең башка субъектларыннан, мөгаен, иң катгыедыр, – дип ассызыклады Патяшина.
Ул билгеләп үткәнчә, халык барлык күрсәтмәләрне дә үтәсә (QR-кодлардан файдалану, өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү, мәҗбүри вакцинация ясату), республикада хәлләр соңгы чиккә җитмәячәк.
Әгәр дә инде вазгыять катлауланса, “ковидлы каникул” тагын озайтылачак. Һәрхәлдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде.
Кошлар юлы буйлап – җылы якка
Дөресен генә әйткәндә, республика халкы ялларны 23 октябрьдән үк башланыр дип көтте. Чөнки федераль дәрәҗәдәге җитәкчелек Татарстанга коронавируска бәйле хәлләр буенча бер генә тапкыр шелтә белдермәде инде. Вакцинация күрсәткечләре түбән, авыручылар саны арта бара. Бер якта – кеше сәламәтлеге, икенче яктан бизнес вәкилләре Президентка көн саен “жалоба” бирә: “Без мондый шартларда үләбез!”
Эшмәкәрләрне дә аңлап була. Алар кулы астында эшләгән күпме кешенең ипие бу айда майсыз калырга мөмкин. “Нишләп вирус сәүдә үзәкләре, кибетләрдә генә бар? Ә театр-музейларда, балалар бакчалары, мәктәпләрдә юк?” – дип сорау яудыручы эшмәкәрләр дә аз түгел.
Акча дигәннән. Безнең халык акча юк, илдә хәерчелек, бәяләр арта дип зарланырга ярата бит инде. 2013 елның декабрь аен бик яхшы хәтерлим. Бәяләр арта икән дип, халык кибетләрдән өчәр телевизор күтәреп кайтты. Ә бәйрәмнәрдән соң ул телевизорларны кире илтте. Көн саен иртән кыйммәтле машиналар сатыла торган кибет яныннан эшкә йөри идем. Ике атна эчендә шул кибет буп-буш калды! Акча юк, диләр...
Менә хәзер дә, бер атналык эшләми торган көннәр игълан ителүгә, халык Сочи, Кырым, Төркиягә юлламалар ала башлаган. Арзанлы билетлар инде беренче ике көндә үк сатылып беткән. Хәзер Мисыр ачылгач, анда да юлламалар калмаган, диярлек. Бәяләре дә ымсындыра торган: Казаннан Мисырга бер атналык ял 22,5 мең сумнан башлана! Мәскәүдән очканда бу сумма 16,5 мең сум. Ә аннан соң авыручылар саны каян шул кадәр арта соң, дип гаҗәпләнәбез.
Хөкүмәткә, сәүдә үзәкләрен ябып, эшмәкәрләрне тилмерткәнче, бәлки вакытлыча булса да чикләрне ябып тору яхшырак булмасымы икән?
“Диван гаскәрләренә хезмәт итәм”
Укучыларыбыз арасында сораштыру уздырырга булдык. 30 октябрьдән игълан ителгән эшләми торган атнада халык нәрсә белән шөгыльләнергә уйлый икән?
Укучыларыбыз төрле җаваплар юллады. “Диван гаскәрләрендә хезмәт итәчәкмен”, “Диванда, юрган астында. Телевизор көне буе кабызган булачак, Алла бирса”, “Өйдә генә утырабыз, беркая да бармыйбыз. Сакланабыз”, – диючеләр җавап бирүчеләрнең якынча дүрттән берен тәшкил итә.
“Ял бирсәләр, нишләргә белер идем әле”, “Эшлибез” диючеләр дә аз түгел. Бу исемлеккә эш циклы туктала алмый торган оешмаларда; тормыш-көнкүреш өчен кирәкле оешмалар һәм предприятиеләрдә; дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында; күп функцияле үзәкләрдә; мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләр керә.
Кемдер исә сәяхәткә җыена. Чечня, Грозный якларына, Кырымга билетлар алган укучыларыбызның да булуы ачыкланды.
Комментарийлар