16+

Өй юуның үз тәме

Май бәйрәмнәрендә халык бакчада мәш килә, орлыкка бәрәңге әзерли, кардан әрчелгән җирдәге пычракны җыештыра һәм өй юа. Бер кат язгы эшләр тәмамлангач, күмәкләп өй юу йоласы элек-электән килгән. Шәһәр кешесе өй юуның тәмен, бүрәнәләрне ышкып юганнан соң чыккан агачның хуш исен белмидер дә. Ә менә авыл кешесенә бу яхшы таныш.

Өй юуның үз тәме

Май бәйрәмнәрендә халык бакчада мәш килә, орлыкка бәрәңге әзерли, кардан әрчелгән җирдәге пычракны җыештыра һәм өй юа. Бер кат язгы эшләр тәмамлангач, күмәкләп өй юу йоласы элек-электән килгән. Шәһәр кешесе өй юуның тәмен, бүрәнәләрне ышкып юганнан соң чыккан агачның хуш исен белмидер дә. Ә менә авыл кешесенә бу яхшы таныш.

Иртә белән үк урын-җирне, мендәрләрне өй түбәләренә кояшка чыгарасың. Газга чиләк белән су кайнатырга куясың. Ул арада күршеләр, туганнар да өмәгә җыела. Ток сукмасын өчен утны өзгәч, аякка балтырлы галош­лар киеп рәхәтләнеп юасың. Кыюраклар түшәмне сөртә. Буй җитмәсә, өстәлгә урындык куеп баса, без тимер сиртмәле карават башына озын такта куеп та менә идек. Кемдер ул арада тиз генә тәрәзә челтәрләрен агартып куя. Ул гәпләшү, серләшү: өмәдәгеләр нинди генә кызык хәлләр сөйләмиләр, яшьлекләрендәге кадерле хатирәләрне яңарталар.

Ахырдан бергәләп чәй эчүләре үзе бер рәхәт иде. Хәзинәсендә ни бар – хуҗабикә барын да өстәлгә чыгара, тоз­лы кыяр, духовкада тәгәрәткән бәрәңге, өй токмачыннан аш... Кичкә таба һавада җилләнеп кипкән челтәрләрне үтүкләп элеп куйгач, өй яктыргандай була, сафланып китә. Ялтырап торган өйне күреп, арыганнар да онытыла.


Өй юганда өч киңәш

1. Эшләгәндә музыка кабызып куйсагыз, кеше белән күңелле хәлләр турында сөйләшә-сөйләшә өй җыештырсагыз, эшнең беткәне сизелмичә дә калачак.

2. Өйне зоналарга бүлеп аз-азлап җыештырсаң уңайлы.

3. Кирәкмәгән әйберләрне вакытында ташлап барсаң яхшы. Әйбер азрак булган саен, өйне тәртиптә тоту җиңелрәк.


Ярата идем өй юган чакларны. Кызганыч, хәзер бу йола онытылып бара. Агач бүрәнәле өйләре дә калмады бугай инде. Стенада обой, тарттырылган түшәм, пластик тәрәзә. Күршеләр дә хәзер элеккечә бер-берсенә йөрешми.

Өй юу дигәннән, кешеләргә тәрә­зәләрен, өйләрен юарга тәкъдим иткән хезмәтләр дә җитәрлек. Коттеджларда яшәүче түрәләр генә түгел, шәхси йорт белән торучы гади халык арасында да тәрәзәләрен кеше чакыртып юдыртучылар бар. Бәясенә килгәндә, бер тәрәзә өчен уртача 250-300 сум алалар.

Кечкенә балалы әниләр, өске катта яшәүчеләр, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр бу хезмәтләрдән еш кулланалар икән.

Галимнәр исә, өй җыештыру сәла­мәтлек өчен файдалы, гомерне дә озынайта, дигән нәтиҗәгә килгән. Көн саен 15-20 минут өй җыештыру, хәрәкәтләнү йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә, ди.

 

Сез өй юасызмы?

Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты:

– Ел саен өй юабыз, көннәр генә җылы булсын. Без җырчыларга үтәли җил ярамый бит. Ишегалларын инде күптән җыештыра башладык. Ирем Камил көздән калган яфракларны себереп түкте. Безнең йортның мәйданы – 550 квадрат метр. Гадәттә, өйне үзем җыештырам. Иң өске каттан башлап, һәр этажны тәртипкә китереп барам. Мин бит татар хатын-кызы. Кешедән эшләткәнем юк. Тәрәзәләрне юу белән шөгыльләнгән махсус хезмәтләр дә бик уңайлы анысы. Моңа кадәр алардан файдаланганым юк иде, бәлки быел чакыртасы да булыр, ә бәлки иптәш кызларым белән өмә ясарбыз. Өмәнең бар күңеллелеге дә бергәләп көлешә-көлешә эшләүдә бит. Аннары күмәкләп чәй эчәбез. Подвалыбыз да бар, анысы Камил карамагында. Анда ­бильярд, теннис уйнау урыны бар. Арысак, шунда төшеп теннис уйнап менәбез. Сауна, мунча керәбез. Өй юу – безнең өчен матур бер традиция. Тормышның рәхәтен күреп яшәргә язсын, эшләп тапкан малларыбызның хәере булсын.

 

Камилә Шәһәбиева, «Болгар» радиосы журналисты:

– Андый гадәт күптән бетте инде. Авылда электәге кебек өй юган юк. Үзем Арча ягыннан, анда киленебез өйне тәртиптә тота, Кукмарада каенанамның өендә обойлар, зурлап өй юасы юк. Балачактагы күңелле хатирәләр буларак кына искә алабыз инде өй юуларны.

 

Кәримә Сафиуллина, газета укучыбыз:
– Без Мәскәүдән Яшел Үзән районының авылына яшәргә күченеп кайттык. Әнинең тузанга аллергия, шәһәр шау-шуы да туйдыр­ды. Кыскасы, без чын авыл өе сатып алдык. Тәрәзәләрнең рамнары, идән, түшәм агач. Стеналары да бүрәнәдән. Яз көне рәхәтләнеп өй юабыз, бүрәнәләрне мунчала белән ышкый-ышкый юабыз. Шундый тәмле агач исе чыга. Рәхәт. Өй юарга сәламәтлек һәм матур көннәре генә булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading