16+

Өйдә төп кагыйдә – бары татар телендә генә аралашу

Ләйсән Шакирова тумышы белән Азнакай ягыннан. Хәзер ул улы белән Мәскәүдә яши.

Өйдә төп кагыйдә – бары татар телендә генә аралашу

Ләйсән Шакирова тумышы белән Азнакай ягыннан. Хәзер ул улы белән Мәскәүдә яши.

Әти-әнисе үзешчән музыкантлар. Бала чагыннан ук Ләйсән җырлый башлаган, хәтта акробатик күнегүләр ясап башында йөргән. Дөрес, ул вакыт аның бу сәләтенә игътибар бирүче булмаган. Киресенчә, тәртип бозасың, дип кызны почмакка бастырганнар. Тик иҗатка булган мәхәббәте кызны музыка мәктәбенә алып килгән. Ул фортепиано сыйныфына укырга кергән.

– Гаиләдә өч бала идек. Әти-әни гел эштә, булсын дип тырыша. Кыскасы, мине мәктәпкә йөртергә кеше булмады, ахыр чиктә мәктәпне ташларга мәҗбүр булдым. Укыганда тик тора белми идем: чигү түгәрәгенә дә йөрдем, рәсем дә ясадым, биедем дә, гитарада, фортепианода уйнадым. Хәтта үз төркемем дә бар иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Лениногорскидагы музыка-педагогия көллиятенә укырга кердем. Иҗатка тартылу мине кабат музыка дөньясына алып килде,– дип сөйли Ләйсән.

 Студент чакта да җитмеш төрле һөнәр дә аз иде аның өчен. Спорт белән кызыксынган, йөзәргә өйрәнгән. Соңрак Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Академия хоры бүлегендә белем алган. Булачак тормыш иптәшен дә студент чагында очраткан. “Укыганда, балага уздым. Әле дә хәтерлим, хорда басып торганда күкрәк астындагы улым миңа җырларга комачаулый иде. Моны күреп, укытучы гел дәрестән чыгарып җибәрә. Улыма Равил дип исем куштым. Анда да музыкага сәләт күрәм. Ул кечкенә чагыннан ук һәр көйне игътибар белән тыңлый, отып кала иде”, – дип искә ала әңгәмәдәшем. Улы да үзенә ошаган. Кул кушырып утыра торганнардан түгел. Хәзер ул тугызынчы сыйныфны тәмамлаган. Кызыксынмаган өлкәсе, кулыннан килмәгән эше юк. Фотога да төшерә, пневматик кораллар җыя, милли ризыклар ярата.

– Әни кунакка килгәч, улым аңа заказын әзерләп куйган була инде. Мәскәүдә милли ризыклар тансык. Өйдә пешерәбез анысы, тик менә әни кебек, күңел җылысын салып пешереп булмый. Бәлеш, өпочмак яратабыз. Улым җәй көне әбисе янына авылга кунакка кайтып китә. Шунда татар телен чарлап килә. Өйдә төп кагыйдә – бары татар телендә генә аралашу. Равил илләр гизәргә хыяллана. Татарларны бик җаваплы, гадел халык дип бәяли, – дип сөйли Ләйсән.
Мәскәүдә татарлар җитәрлек. Бер берсе белән аралашып, тату яшиләр. “Әни белән телефоннан сөйләшкәнне хезмәттәшләрем тын да алмый тыңлап тора. Татар теле бик моңлы яңгырый, ди алар. Үзем дә туган телнең көчен тоям. Ул җанны дәвалый, сагынуны баса. Татарча сөйләшүче берәрсен ишеткәч, рәхәт булып китә. Хәтта, татарчага өйрәт әле дип килүчеләр дә бар. Мин хәзер психолог булып эшлим. Тугыз ел музыка өлкәсендә укып вакытымны бушва сарыф иттем дип борчылган идем,юк икән, татар җырларын рәхәтләнеп кулланам. Алар тынычландыра”, – ди Ләйсән Шакирова.

Лилия Сербан.
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading