16+

Өйдә тәртип урнаштырыгыз. Йолдызнамә (17-24 декабрь)

Өйдә тәртип урнаштырыгыз, аунап яткан әйберләрне үз урыннарына урнаштырыгыз. Сез үзегезне күпкә уңайлырак хис итәрсез.

Өйдә тәртип урнаштырыгыз. Йолдызнамә (17-24 декабрь)

Өйдә тәртип урнаштырыгыз, аунап яткан әйберләрне үз урыннарына урнаштырыгыз. Сез үзегезне күпкә уңайлырак хис итәрсез.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Ялыктыргыч эшләрдән баш тартыгыз һәм атнагызны сезне чын-чынлап сөендерә һәм рухландыра торган эшләргә багышлагыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Стресстан качу, депрессиягә бирешмәү өчен, булган хәлләргә тыныч карагыз һәм юк-бар өчен бәхәсләшмәгез.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Документлар белән эшләгәндә игътибарлы булыгыз һәм мөһим карарлар кабул итүне башка вакытка кичектерегез.
Кысла (22 июнь – 22 июль) Якыннарыгыз белән аралашу сезнең күңелегезне күтәрәчәк һәм яңа идеяләргә рухландырачак, шуңа күрә позитив кешеләр янында булырга тырышыгыз.
Арыслан (23 июль – 23 август) Өйдә тәртип урнаштырыгыз, аунап яткан әйберләрне үз урыннарына урнаштырыгыз. Сез үзегезне күпкә уңайлырак хис итәрсез.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Йолдызлар сезгә онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәчәк күңелле танышу вәгъдә итә.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Вак-төяк өчен борчылмагыз. Күп кенә мәсьәләләр үзләре үк хәл ителәчәк. Өстегезгә калынрак киенеп йөрегез, иммунитыгызны ныгытыгыз.
Чаян
(24 октябрь – 22 ноябрь) Көчегездән килгәннең барысын да эшләгез һәм сез яңа үрләр яуларсыз. Яңалыклардан курыкмагыз, кире какмагыз, заман белән бергә атлагыз.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Тормыш дәвам итә, үткән белән яшәмәгез. Барлык үпкәләрне гафу итегез һәм ккиләчәккә планнар корыгыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Йолдызлар сезгә хаерхаклы. Эчкерсез булыгыз, курыкмагыз һәм сез күптән хыялланган нәрсәгә ирешерсез.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Интуициягезгә колак салыгыз һәм сезне кайда уңыш көткәнен аңларсыз. Сезне чолгап алган кешеләр турында кайгыртыгыз.
Балык (19 февраль – 20 март) Тормышыгызга үзгәрешләр якынлаша, үзегезгә ышаныгыз һәм үз ниятләрегездән тайпылмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading