16+

Өйдән торып та имтихан бирергә була

Озакламый югары уку йортларында урак өсте башлана. КФУ ел саен кабул итү кампаниясенә үзгәрешләр кертә. Быел - алар берничә.

Өйдән торып та имтихан бирергә була

Озакламый югары уку йортларында урак өсте башлана. КФУ ел саен кабул итү кампаниясенә үзгәрешләр кертә. Быел - алар берничә.

Абитуриент биш вузның 10 юнәлешенә дә гариза тапшыра ала, – дип хәбәр итә КФУның укыту эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский. Әмма вуз белгечләре булачак студентларга төп юнәлешләрне төгәлрәк ачыкларга киңәш итә.

– Кабул итү кампаниясе 20 июньнән эшли башлый. Быелгы төп яңалык шунда: документ тапшырганда, абитуриент кайсы имтихан нәтиҗәләрен тапшырачагын үзе хәл итә. Ул югарырак баллы булган имтиханны сайлый ала. БДИ кәефтән дә тора, имтихан вакытында абитуриент каушарга да мөмкин. Вузда исә тагын сайларга мөмкин булган фәннәр тәкъдим ителә. Бу имтиханнар абитуриентларның мөмкинлеген арттыра, – ди Дмитрий Таюрский.

КФУга документларны онлайн аша да, вузга килеп тә, почта аша да салырга мөмкин. Документларга теркәүнең таләпләрен бүгеннән үк сайтта таныша аласыз. “Студент булам” бүлеге аша вузга керергә теләүчеләр бүгеннән шәхси битләрен ачып куя, өйрәнә ала. Кабул итү комиссиясе җитәкчесе Александр Бабик әйтүенчә, студентларга беренче бирем шул булачак.

Имтиханнарга килгәндә аларны өйдән торып та тапшырырга мөмкин булачак. Сезнең әзерлекне, күчерү-күчермәвегезне робот ачыклаячак. Шуңа бөтен имтихан бирүчегә гап-гади шартлар тудырылган булырга тиеш. Тирә-якта артык предметлар имтиханга тапшырганда комаучауламаска тиеш.
Иҗади имтиханнарга килүчеләргә документларны 10 июльгә кадәр тапшырырга кирәк булачак, чөнки 12 июльдән эчке сынаулар башланып китә.

Россиягә эпидемиологик хәлләргә бәйле 34 чит ил абитуриентлары гына килә ала. Бу исемлеккә үзгәрешләр керүе дә мөмкин. Булачак чит ил булачак студентлар имтиханнарны шулай ук дистанцион да, вузга килеп тә тапшыра ала, дип хәбәр итә КФУның Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading