16+

Өйләнде дә, “мачо”дан “кляча”га әйләнде... Ирне хатыншага әйләндермәс өчен нишләргә?

Һәрбер хатын-кыз кыю, үз көченә ышанган ир турында хыяллана. Андыйлар белән тормыш алып бару җиңел: йорт та саласың, балалар да алып кайтып үстерәсең. Ирләр “диван экземпляры”на ничек әйләнә соң? Кем гаепле?

Өйләнде дә, “мачо”дан “кляча”га әйләнде... Ирне хатыншага әйләндермәс өчен нишләргә?

Һәрбер хатын-кыз кыю, үз көченә ышанган ир турында хыяллана. Андыйлар белән тормыш алып бару җиңел: йорт та саласың, балалар да алып кайтып үстерәсең. Ирләр “диван экземпляры”на ничек әйләнә соң? Кем гаепле?

...Менә ул үзенә тиң булырдай ярны сайлап ала. Ул ир матур да түгелдер бәлки, ләкин барыбер үзенә каратып тора. Кыз аңа тормышка чыга. Ә ни өчен соң башта “мачо” итеп күзалланган егет, тора-бара, чираттагы “диван экзепляры”на әйләнә? Андый ирне теләү түгел, ипи артыннан гына җибәрергә кала шул...
Ирләр “диван экземпляры”на ничек әйләнә соң?

Шунысы кызык, бу проблема хатын-кызларның үзләре аркасында туа, ди белгечләр. Туйга кадәр җитез егет кызның йөрәген яулап алыр өчен әллә нинди адымнар ясый. Мотоциклга да утырып йөртә, йолдызлы күкне дә гизәргә вәгъдә итә, тагын әллә ниләр кыла. Ә менә Мендельсон маршыннан соң мондый җәһәт әйберләр хатын тарафыннан хупланмый. “Җаным, син бит олы кеше, шул кыядан егылып җәрәхәтләнсәң? Син мине бигрәк яратмыйсың...” – дип яный ул.

Ир, мондый әйберне ишеткән саен, яраткан хоббисыннан баш тарта, үзен гаепле итеп тоя. Хатынының тынычлыгын саклап, гаилә өчен дип, кызыксынган шөгыльләрен арткы планга күчерә, аннан бөтенләй дә оныта. Тормышның яме бетә. Зәңгәр экраннан барган футбол белән хоккейдан башка берни дә кызыксындырмый кебек, чөнки ул шулай эшеннән, гаилә проблемаларыннан бераз ял итә ала.

“Берәрсе гаиләдән алып китсә?”
Икенче бер ситуация. Әлеге дә баягы ир альпинизм яки башка бер экстремаль спорт төре белән шөгыльләнә, ди. Көннәрдән бер көнне дуслары белән походка дип 200 чакрымга китеп бара. Үзе яшь, актив, үзенә җәлеп итеп тора. Аралашу даирәсе дә киң: гаилә, өй, эш белән генә чикләнмәгән. Хатын: “Минем иргә сокланучылар табыла бит. Гаиләдән алып китсәләр үзен?” – дип кайгыга бата. Һәм ул бу куркуын бетерер өчен, ирен өйдән чыгармыйча, этне бәйдә тоткан кебек, үзенә бәйләп куя. Аңа мең дә бер кирәкмәгән эш тапкан булып, тәки походка җибәрми. 

“Ә нигә миңа үзгәрергә, ул үзгәрсен!”
Чын “мачо” энергиясе аңкып торган ирне үз яныңда тоту, әлбәттә, кыенрак. Моның өчен хатын-кызга һәрвакыт үз өстендә эшләргә туры киләчәк. Фигурасын саклаган, үзенә җәлеп итәрлек, иренең хоббиларын аңлаган, үзенең шөгыльләре булган, дөнья хәлләре турында сөйләшә алырлык әңгәмәдәш кенә ирнең күз явын алырлык хатын-кыз була ала. 

Өстәвенә, көчле ир мөһим карарларны үзе чыгарырга тырыша, ә хатынның фикере демократия законы буенча киңәш кебек кенә бәяләнә. Лидер-ир янында хәйләкәр булып, майлап тора белергә кирәк шул. 

Ә хатын-кызларның күбесе идеаль ир турында хыяллана, әмма үзләре моның өчен берни дә эшләргә теләми. Һәм ирне үзгәртергә тырышып, ихтирам дигән әйберне онытып, аның гаилә башлыгы ролен артка чигерәләр. Хатын иренең дус-ишләре турында теләсә-нәрсә әйткәләп, араларын боза да, юрганны үз ягына тарта башлый. Ә иң котычкыч нәрсә – ул: “Әнә минем кызларның ирләре белән аралаш, яки әйдә минем белән кибеткә” диюе.

Ихтираммы, әллә уңайлыкмы?
Артыңнан бер олау сумкаларыңны күтәреп йөргән ир-иптәш, әлбәттә, шәп инде ул. Савыт-саба, идән юган ир дә әйбәт. Әмма аның белән бер заман күңелсез була башлый...

Эх, мескенкәем, ирнең күзендә бер мәхәббәт очкыны да калмый. Элекеге кебек көчле, бераз куркыныч энергия дә аңкып тормый аңардан. Теге вакытта үзең җибәрмәдең бит. Яраткан хоббилары булмагач, ул очкын вә энергия каян килсен инде?

Әәә! Иң кызыгы, хатын үзен көчле җилкә артында түгел, җәберләнгән итеп хис итә башлый. Күрше бүлмәдә пылесос күтәреп йөргән ир өстәлгә йодрыгы белән китереп биреп, үз фикерен белдерә аламы? 

Ир булып яшәсен
Ир-ат үзенең табигый энергиясен саклап калсын өчен, тормыш иптәшенә аның бу ягын кабул итәргә кирәк. Һәм аны үзгәртү белән дә маташмаска.

Ирегездә нинди сыйфатлар күрергә теләр идегез? Көч, куәт, дәрт, җаваплылык, үз сүзендә тору, ышанычлы булу... Ир-кеше бу сыйфатларны гомере буена үзендә үстерә, саклый. Аңа каршы килмәгез, үзегезгә дә тиңләмәгез. Хатын-кыз һәм ир-ат җаваплылыгы бер үк әйбер түгел. Хатын-кыз күбрәк гаилә һәм йорт эчендәге атмосфера өчен җавап бирә. Ә ирләр тышкы якка тартыла. Нәкъ менә гаилә башлыгы шушы гаиләнең җәмгытьтәге урынын булдыра, аны саклый. 

Ирдән савыт-саба юдырганчы, аннан шул савыт-сабаны юа торган машина сорагыз. Футбол, походка да җибәрегез үзен. Кияүгә чыккансың икән, аны ихтирам итәргә кирәк. Балаларны тәрбияләү турында күбрәк уйлагыз. Әтисе улына чын ир нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавап бирердәй үрнәк булсын. Ә кызына киләчәктә әтисе кебек кыю, көчле егет эзләргә ярдәм итсен. 

Үзегезгә дә аңа кызыклы булыр өчен тырышырга туры килер. Менә шулвакытта гына ХАТЫН-КЫЗ бәхетенең нәрсә икәнлеген аңаларсыз!

Мансур Фатыйхов, 18+

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading