16+

Пенсия турында 3 сорауга ҖАВАП

Минем хезмәт кенәгәмдә ИЛС юк, диделәр. Пенсияне билгеләгәндә, 1997 елга кадәрге хезмәт стажы исәпкә алынмаган. Бу хакта төгәлрәк аңлатыгыз әле? Әминә Сәлихова, Казан.

Минем хезмәт кенәгәмдә ИЛС юк, диделәр. Пенсияне билгеләгәндә, 1997 елга кадәрге хезмәт стажы исәпкә алынмаган. Бу хакта төгәлрәк аңлатыгыз әле? Әминә Сәлихова, Казан.

ИЛС – шәхси исәп дигәнне аңлата, ягъни мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында булган гражданнар турында хисап алып барылу дигән сүз. Шәхси хисап алып бару бердәм системасы 1997 елдан бирле генә гамәлгә ашырыла башлады. Аңа кадәрге мәгълүмат аерым документлар ярдәмендә раслана. Әйтик, хезмәт кенәгәсе, хезмәт килешүе, эш урыныннан белешмәләр, хезмәт хакы алу турында документларда мәгълүмат чагылырга мөмкин. Тулырак мәгъ­лүматны теркәлү урыны буенча пенсия бүлекләреннән ачыкларга була, дип хәбәр итә Казан шәһәре Киров районы ­пенсия бүлеге белгече Зәлинә Минһаҗева.

Эш урыныннан пенсия фондына кертемнәр күчереләме, юкмы икәнен ничек белеп була? Сабир Рәхмәтуллин, Яшел Үзән.

Пенсия баллары, иминият стажы, эш урыныннан күчерелгән кертемнәр турындагы мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет, дәүләт хезмәтләре порталы, күп функцияле үзәкләр, теркәлү урыны буенча пенсия бүлекләреннән белергә була, дип аңлаттылар Казан шәһәре Киров районының пенсия бүлеге белгечләре.

Шәхси эшмәкәрләргә Пенсиягә чыгар өчен ничә ел стаж кирәк? Үзмәшгульләрнең пенсияләре ничек исәпләнә? Айлинә Газизова, Чаллы.

Казан шәһәренең Киров районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, иминият пенсиясен исәпләгәндә, эшмәкәрләрнең дә хезмәт стажына һәм пенсия кертемнәренә игътибар итәләр. Пенсия билгеләүне сорап соңрак мөрәҗәгать итүчеләр өстәмә коэффициент­лар ярдәмендә пенсия акчасын арттыра ала. Шулай ук үзмәшгуль кешеләрнең пенсия кертемнәре дә роль уйный. Эшмәкәрләргә быел пенсиягә чыгар өчен 10 ел хезмәт стажы һәм 16,2 пенсия коэффициенты кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading