16+

Пенсия турында ике сорауга ҖАВАП

Сорауларга Киров районы пенсия бүлегенең пенсияне билгеләү һәм исәпләү бүлекчәсе җитәкчесе Нинель Сабитова җавап бирә.

Пенсия турында ике сорауга ҖАВАП

Сорауларга Киров районы пенсия бүлегенең пенсияне билгеләү һәм исәпләү бүлекчәсе җитәкчесе Нинель Сабитова җавап бирә.

Минем өзлексез эш стажым 50 ел. 2001 елда пенсияне исәпләгәндә хата китмәдеме икән дип шикләнәм. Моны тикшертергә буламы?

Зәйнәп Хәсәншина, Аксубай.

– Пенсия суммасы, аны исәпләү турындагы мәгълүмат конфиденциаль характердагы булып санала. Шуңа да бу хакта бары теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә барып кына белергә була. Россия гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы 59нчы Федераль закон нигезендә, сез үзегезне борчыган сорауларны язып гариза тапшыра аласыз.

 

2017 елның гыйнварыннан быелның мартына кадәр пенсия турында мәгълүмат кирәк иде. Күпме түләгәннәре, ничә сум тотып калганнары турында беләсем килә.

Исемем редакция өчен генә.

Казан шәһәре Киров районының пенсияләр түләү турындагы бүлек җитәкчесе Ирина Бабичева әйтүенчә, бу мәгълүмат бары кешенең үзенә генә бирелә. Моның өчен сезгә Татарстанның пенсия идарәсенә паспорт белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук адресларыгызны күрсәтеп, язмача мөрәҗәгать итсәгез, пенсия бүлегеннән өегезгә мәгълүматны хат итеп җибәрәчәкләр.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Потери кормильцаларга артмыймы пенция

    Мөһим

    loading