16+

Пенсия яше дә, күләме дә артачак

Кичә Дәүләт Думасы пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Үзгәрешләрне бары тик «Бердәм Россия» партиясе генә хуплады, калганнар – КПРФ, ЛДПР һәм «Гадел Россия» пенсия законына кертелгән үзгәрешләр белән килешмәде.

Пенсия яше дә, күләме дә артачак

Кичә Дәүләт Думасы пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Үзгәрешләрне бары тик «Бердәм Россия» партиясе генә хуплады, калганнар – КПРФ, ЛДПР һәм «Гадел Россия» пенсия законына кертелгән үзгәрешләр белән килешмәде.

Россия хөкүмәте тәкъдим иткән үзгәрешләр белән Дәүләт Думасын хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин таныштырды. Ул моңа кадәр әйткән фикерләрен кабатлады. Аерым алганда, министр хәзерге вакытта гамәлдә булган пенсиягә чыгу яше узган гасырның 30нчы елларында ук куелган булуын әйтте.

– Пенсияләр инфляциягә караганда ике тапкырга күбрәк индексацияләнәчәк. Мондый хәлнең Россиядә булганы юк иде әле, – дигән ул, законны хуплап.
Моннан тыш, Максим Топилин пенсионерларның пенсияләрен арттыруның башка юлы юк, дип белдергән. Аның сүзләре буенча, 2024 елга эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсияләренең күләме 20 мең сумны тәшкил итәчәк.
Ә менә КПРФ, ЛДПР һәм «Гадел Россия» партияләре лидерлары закон проектына кискен каршы чыкты. Мәсәлән, КПРФ фракциясе башлыгы Геннадий Зюганов законны кабул итмәскә чакырды, чөнки аның фикеренчә, «балалар һәм оныклар моны гафу итмәячәк». Зюганов, хезмәттәшләренә трибунадан мөрәҗәгать итеп: «Сез нәрсә эшләгәнегезне аңлыйсызмы?» – диде.
Матбугат чаралары язганча, Россия Дәүләт Думасы утырышына «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре урынбасары Сергей Железняк махсус килмәгән, чөнки, имеш, ул пенсия яшен арттыруга каршы булган.

Фото: Гөлнара Зиннәтуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading