16+

1 апрельдән пенсия күпмегә арта?

1 апрельдән социаль пенсияләр артачак. Аның кемнәргә кагылачагын һәм ничә сумга артачагын Татарстан пенсия идарәсенең Вахитов районы пенсия бүлеге җитәкчесе Флида Арсланова аңлатты.

1 апрельдән социаль пенсияләр артачак. Аның кемнәргә кагылачагын һәм ничә сумга артачагын Татарстан пенсия идарәсенең Вахитов районы пенсия бүлеге җитәкчесе Флида Арсланова аңлатты.

Социаль пенсияне кемнәр ала? Бу төр пенсия инвалидларга (шул исәптән инвалид балаларга), әти-әнисез калган тома ятим сабыйларга, бер тәрбияләүчесен югалтучыларга бирелә. Шулай ук билгеле бер сәбәпләр белән, әйтик, эш стажы җитәрлек булмау аркасында картлык буенча пенсиягә чыга алмаган кешеләргә дә социаль пенсия билгеләнә. Аны ир-атлар – 65 яшь, хатын-кызлар 60 яшь тулганнан соң алырга хокуклы.

Моннан тыш, дәүләт пенсия белән тәэмин итә торган категория кешеләр: хәрбиләрнең, Бөек Ватан сугышы ветераннарының, Ленинград блокадасында катнашканнарның, радиациядән һәм Чернобыль һәлакәтендә зыян күргәннәрнең дә пенсиясе артачак. Быел социаль пенсияләр 2,9 процентка индексацияләнәчәк. Флида Арсланова әйтүенчә, кемнең пенсиясе күпмегә артачагы һәр кешенең пенсия суммасына карый. Пенсия кешенең эшләү-эшләмәвенә бәйле түгел. Шунысы да бар: закон нигезендә эшкә урнашкан кешенең социаль пенсиясе бетерелә.

Билгеле булганча, пенсияләре бик аз булган эшләмәүче пенсионерларга федераль социаль өстәмә түләүләр кушыла. Быел, шул рәвешле, иң аз пенсия суммасы да төбәктәге яшәү минимумы суммасына җиткереләчәк. Татарстанда ул 8232 сумны тәшкил итә.
«Апрельдән соң тагын пенсияләр артачакмы?» дигән сорауга Флида Арсланова, 2018 елның августыннан эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре индексацияләнәчәк, дип белдерде. Дөрес, пенсия әллә ни артмаячак. Иң күбе дә өч пенсия баллына гына. Гади итеп аңлатканда, акчаларга әйләндергәндә, бу 244 сум 47 тиенне тәшкил итәчәк. Кыскасы, акмаса да тамачак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    244 сум - бик күп. Куплю жене сапоги!

    Мөһим

    loading