Май аенда бу хакта кызыксыну тагын да арта: 19 май пионер оешмасы оешкан көн, ләбаса.
Ялкынлан, учак, дөрлә югары,
Без – пионерлар, эшче уллары.
Киләчәк чорлар чакыра безне,
«Һәрвакыт әзер!» пионер сүзе.
Ул чорларның ялкыны турында үзе октябрят та, пионер да, комсомол да, мәктәптәге өлкән пионервожатый да булган, 28 ел гомерен мәктәптә балаларга белем тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллим Лидия ханым Низамова белән сөйләшәбез.
Лидия Низамова Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туып үсә. Мәктәпне 1983 елда бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Шул ук елны авыл мәдәният йорты директоры Вакыйф Галәвиев (хәзер мәрхүм инде – Л.Н.): «Гармунда да уйныйсың, җырлыйсың, биисең дә, нәкь менә синең эш инде бу», – дип, кызны сәнгать җитәкчесе итеп эшкә чакыра.
1987 елда, бала ялыннан соң, Югары Кибәхуҗа мәктәбенә өлкән пионервожатый булып урнаша Лидия ханым. Эше бик ошый аңа һәм җиңел бирелә. Өстәвенә янәшәдә рухландырып, нык ярдәм итеп торучы остазы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче Азалия Кәримуллина да бар бит. Үзенең дә яшь чагы, пионер оешмаларының гөрләп торган мәле. Пионер тормышында кайнаган еллар турында бик яратып, җылы итеп искә ала ул. Сүзне үзенә бирик әле.
Пионерга кердем бүген!
– Һәр класс отряд дип аталып, һәркайсы Марат Казей, Зина Портнова, Олег Кошевой, Муса Җәлил кебек шәхесләрнең исемнәрен йөртә, үз җырлары, девизлары, атналык, айлык, еллык эш планнары була иде. Ел дәвамында отрядлар үзара алдынгылыкта ярышып яши. Иң җаваплы бала отряд советы председателе итеп сайлап куела. Айга бер тапкыр отряд җыеннары оештырыла. Безнеңчә, сыйныф җыелышлары инде. Үрнәк укучыларны мактыйлар, укуы һәм тәртибе аксаучыларны тәнкыйть утына тоталар. Тик минем хәтеремдә бер генә баланы да пионердан чыгарган очрак булмады. Ул инде һәркем тарафыннан бик авыр кабул ителә торган соңгы чик иде бит. Һәр отрядның эшләнгән эшләре альбом булып тупланып бара. Ул альбомнар үзе бер сәнгать әсәре иде, кулдан, бизәкләп, фото һәм рәсемнәр белән иҗади итеп эшләнә иде алар.
Балаларның тышкы кыяфәте дә бердәй булып әллә каян күренеп тора. Кызлар матур көрән итәкләр, җиңнәренә пионерия эмблемасы беркетелгән ак блузкалар кия. Малайлар шулай ук ак күлмәктән, җиңенә шундый ук эмблема ясалган куе зәңгәр төстәге костюм-чалбардан киенә. Әлбәттә инде, пионерның төп атрибуты – шома итеп үтүкләнгән кып-кызыл төстәге галстук. Аңа шулкадәр зур игътибар бирелә ки, галстук өйдә онытылып калса, укытучыларның бу атрибут артыннан өйгә кайтарып җибәрүләре гадәти хәл санала. Хәтта галстугы бөгәрләнгән булса да, ул баланың исемен күрсәтеп, мәктәп газетасына – “Чаян”га ясап куялар.
Мәктәпнең барлык отрядлары дружинага берләшә. Югары сыйныфта укучы һәм бар яктан да үрнәк укучылар дружина советы председателе итеп сайлап куела. Мин эшләгән чорда дружина советы председателе булып Айгөл Яруллина һәм Альбина Кәримуллина эшләде. Бик җаваплы иделәр.
Һәр елны 22 апрель – Владимир Ильич Ленин туган көнне укучылар зарыгып һәм дулкынланып көтеп ала: ул көнне дружина сборы уза, ягъни бөтен мәктәпнең 4-8 сыйныф укучылары тантаналы линейкага җыела. Отряд председательләре үз отрядларының тезелүе һәм бәйрәмгә әзер булуы хакында дружина советы председателенә, иң азактан дружина председателе өлкән пионервожатыйга рапорт бирә иде. Шул рәвешле, барлык отрядларның сборга әзерлеген тикшергәннән соң, чараны ачык дип игълан итәм. Барабан, быргычылар озатуында дружина байрагын кертәләр. Шуннан соң 3нче сыйныфларны зурлап пионерия сафларына кабул итү башлана. Һәр бала тантаналы рәвештә алдан ятлап куйган пионер вәгъдәсен бирә. «Тырышып укырга!», «Өлкәннәргә ярдәм итәргә!», «Гадел булырга!», «Үз ватанының лаеклы гражданины булып үсәргә!»... Азактан яңа гына пионерга кабул ителгән сыйныф куйган әдәби-музыкаль монтажны карыйбыз. Югары сыйныф укучылары аларга пионерның кызыл галстугын бәйлиләр.
...1975 елда үземнең пионерга алынган көн дә мәңгегә истә калган. Башлангыч сыйныф укытучыбыз Сания апа Хаҗиева янәшәбездә торды. Концерт куйганда, миңа җыр башкару йөкләнде, шул бүгенгедәй исемдә калган:
Яңгыр яуса, ява бирсен
Барыбер күңелем шат минем.
Әнием, дим, беләсеңме,
Иң бәхетле көнем бүген –
Пионерга кердем бүген!
Куенымда – гармуным
Отрядлар арасында ярыш рухы көчле иде. Әйтик, дивар газеталары чыгару бәйгесе игълан ителде ди. Гадәттә, Яңа ел алдыннан иң көтеп алынган күңелле бәйге иде ул. Һәр отряд дәрестән соң калып, кичкә кадәр эшкә керешә. Хәзерге балаларга берәр эш йөкләсәң, алар: «Миңа моның өчен нәрсә була?» – дип фикерләргә гадәтләнгән. Ә пионер өчен иң зур дәрәҗә – беренчелеккә чыгу, отряд данын яклау һәм грамотага лаек булу иде. Матди бүләкләр түгел, ә җәмгыятьтә, кешеләр арасында хөрмәт казану кыйммәт бәяләнә иде.
Ике тапкыр була торган озын тәнәфесләрдә балаларның ялын оештыру да өлкән пионервожатыйга йөкләнгән. Беренче тәнәфестә өлкәннәр белән биюләр оештырабыз. Икенче тәнәфестә – башлангычларның күңелен күрәм: алар белән «Күз бәйләш», «Мәче-тычкан» кебек хәрәкәтле уеннар уйныйбыз.
Кайсы гына чараны искә алсам да, мине гармунсыз күргән кеше булмагандыр. Хәзерге сыман заманча аппаратуралар, микрофоннар да юк бит. Бөтен музыкаль бизәлеш – гармун. Яңа ел бәйрәмнәрендә башлангычлардан алып югары сыйныф укучыларының җыр-биюле чыгышларына барлык көйләрне үзем гармунда уйный идем. Һич уфтанмадым, гармундай уйнаудан хәзер дә, ул вакытта да бер ләззәт алып яшәдем. Югары сыйныфларда Шамил Газизов, Рәсим Низамов, Илнур Галиәхмәтов гармунда уйнарга өйрәнеп, үз сыйныф чыгышлары өчен уйный башладылар.
Кая барсам да, балалар җырлары язылган кассеталар, китаплар эзләп йөрү гадәткә кергән. Казан киоскларыннан яңа кассеталарны алып кайтам да, башта ул җырларны үзем гармунда уйнарга өйрәнәм, аннары шуларны балаларга өйрәтәм. 1988 елда яңа мәктәп ачылышына «Комета» магнитофоны бүләк иттеләр. Ул пионер бүлмәсендә тора иде, күз карасыдай саклап кына тоттык. Ул чактагы директорыбыз Габделбәр Миңнәхмәт улы Нургалиев мәктәпкә куе кызыл төстә өр-яңа баян алып кайтты. Ул күрекле дустым белән озак еллар балаларны җырлатырга, биетергә насыйп булды. Рәсемгә хирысым булу да эшемдә зур ярдәм булды. Компьютерлар барлыкка килгәнче, барлык стенд-плакатларны, бизәү эшләрен кул белән башкара идек бит. Тушь һәм перо белән язу, трафарет белән төшерелгән хәрефләр кисеп ябыштыру дисеңме. Һич арттырмыйча әйтә алам, мәктәпкә кулым тимәгән бер генә кабинет, бер генә почмак калмады.
Беркем дә читтә калмады
Пионер эшчәнлегенең юнәлеше биш маршрутка нигезләгән иде. Истә калганнары: «СССР – минем Ватаным» дигәне патриотик тәрбияне күздә тотты, «Гүзәллек дөньясы» – концертлар, «Көчлеләр, кыюлар, җитезләр» – спорт мәйданына тартты.
Тимурчыларның үз җырлары да бар иде:
Печән җыябыз җәен болында,
Карлар тотабыз кышын басуда.
Нык безнең адым, йөрәкләр кайнар,
Безнең комиссар – Аркадий Гайдар.
Без – тимурчылар, зирәк кеше без,
Һәркем өчен дә кирәк эшебез.
Нык безнең адым, йөрәкләр кайнар,
Безнең комиссар – Аркадий Гайдар.
Алты ел пионервожатый булып, эшемне бик яратып башкардым. Аннан башлангыч сыйныфларда укыта башладым. Яңа вазифага күчкәч тә ияләшеп китүе кыен булмады. Бөтен мәктәп баласы белән эшләгән энергиямне үз сыйныфыма юнәлттем. Өлкән пионервожатыйлыкта алган чыныгу гомер буена җитәрлек олы бер тәҗрибә булды.
Пионер оешмасына алмашка Варислар берлеге, соңгы елларда волонтерлык хәрәкәтләре барлыкка килде. Максатлар бер булса да, аерма бик зур инде. Волонтерлык – ул һәр кешенең шәхси теләк белән, ирекле рәвештә башкаларга ярдәм күрсәтергә әзер булуы. Ә пионериядә бер кеше дә читтә калмады, үзен отряды өчен җаваплы дип хис итте, булдыра алганча уртак эшкә өлеш кертергә тырышты. Пионер өчен игелек кылу – ул ниндидер акция генә түгел, яшәү рәвеше, тәрбия асылы иде. Хәзер лидерларны сыйныфлардан, мәктәпләрдән, районнардан сайлап, «иләп» алсак, ул вакытта яхшы укучылар арттагыларны тарта иде. Беркем дә үзен генә кайгыртмады, сыйныф белән алдынгылыкка чыгарга омтылды. Аның уңышы – отряд уңышы. Югары сыйныфлардагы үрнәк укучыларны түбән сыйныфларга вожатый итеп билгели идек. Варислар оешмасы да пионериянеке сыман атрибутларны булдырып, шундый ук зур максатларга ирешүне бурыч итеп куеп карады. Тик ни өчен заман оешмалары пионериядән калыша соң? Чөнки пионер аны кемдер кушканга гына эшләмәде, ә уртак идеяләр белән янды. Иң мөһиме – ихластан ышандык. Идеаллары бар иде. Үзен күреп-белгәндәй, юлбашчы Ленин бабабыз тырышып укыган, гадел булган, өлкәннәргә булышкан дип аның үрнәгендә тәрбияләндек. Коллективта яшәү дә алдынгы укучыларга үзләрен күрсәтергә киртә булмады, төркем эчендә «эреп югалмадылар». Барыбер башлап йөрүчеләр булдылар. Ә начаррак укучылар үзләрен читтә калган кебек хис итмәде, күләгәдә калмады, башкалар үрнәгенә иярде. Үзен коллективның бер кирәкле өлеше итеп хис итте.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, минем кебек ул елларның данын горурланып искә алучы элеккеге пионер һәм комсомоллар да хатирәләрне барлыйдыр. Үткән белән яшәп булмый, һәр заманның үз хикмәте. Тик белем-тәрбия алуда, игелекле шәхесләр тәрбияләгәндә, ныклы нигезгә таянырга кирәклеге бәхәссез. Яңа педагогик алымнарны үзләштергәндә, тарихта калган әлеге оешмаларның яхшы үрнәкләренә мөрәҗәгать итү бер дә начар булмас иде.
Ләйсән Низамова.
Казан
Комментарийлар
0
0
Буген пионерия туган кондэ уткэн еллардагы истэлеклэргэ бай булган эшемне-пионервожатый елларын искэ алып утырам. Чынлап та, нинди кунелле вакытлар булган бит.
0
0